Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Икътисад, бюджет һәм Яңа елга әзерләнү турында

Узган сишәмбедә муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗановның предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, шәһәрнең кече һәм урта бизнес вәкилләре белән чираттагы очрашуы булды. Очрашуда ТР Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе А. Семенычев катнашты.

Безнең муниципаль районның агымдагы тормыш эшчәнлегенә кагылышлы һәм якындагы елларга перспективалары, Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнү турындагы мәсьәләләр тикшерелде. Муниципаль район башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы Л. Ситдыйкова шәһәр һәм районның тугыз айдагы социаль-икътисадый үсеше турында җентекле отчет белән чыкты. Аерым алганда, үзебездә җитештерелгән товарларны төяп озату күләме, 7,6 миллиард сумга үз көчебез белән эшләр һәм хезмәтләр башкарылган. Кайбер машина төзелеше предприятиеләрендә җитештерү күләме кимү күзәтелә. Шул ук вакытта азык-төлек тармагы яхшы күрсәткечләр белән эшләде: 1,4 миллиард сумга продукция төяп озатылган, җитештерү күләме үсеше темпы 126 процент тәшкил итә. Шәһәр буенча уртача хезмәт хакы 16 мең сум, район буенча 11 мең сум тәшкил итә.
Аннан соң муниципаль районның финанс-бюджет палатасы рәисе Н. Карманова җыелучыларга җирле бюджетның табыш өлешен үтәү проблемалары турында хәбәр итте. Бүгенге көнгә җирле бюджетка салымнар буенча җыеп бетермәүләрнең 24 миллион сумга якын тәшкил итүе билгеләп үтелде.
Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнү чаралары турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Р. Миңголов хәбәр итте. Бу юлы ТҖС җитәкчеләре инициатива күрсәттеләр, алар һәр микрорайондагы берәр ишек алдында чыршы урнаштырырга тәкъдим иттеләр. Предприятиеләр һәм оешмалар биналарын, аларның территорияләрен иң яхшы бизәүгә муниципаль конкурс уздырылачак.
Моннан тыш, "Тест -Татарстан" республика серти­фикацион-методик үзәге вәкиле В. Жуков тарафыннан энергопаспортларның булу-булмау (ул киләсе елдан башлап барлык предприятиеләр һәм оешмаларда да булырга тиеш) һәм объектларны энергетик тикшерү темасы кузгатылды.
Ахырдан башлык барлык әйтелгәннәргә йомгак ясады һәм торак, социаль объектларны ремонтлау һәм төзү программаларын тормышка ашыру төгәлләнде, соңгы штрихлар гына калды дип хәбәр итте. Хәзер инде шәһәрне Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләү, бизәү эшләрен башларга кирәк. Ул шулай ук барысына да киләсе елга муниципаль районның статусын билгеләүне сорап мөрәҗәгать итте, власть өчен чистайлыларның фикере әһәмиятле. Директорлар советының киләсе йомгаклау утырышында бу турыда хәбәр ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев