Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Икмәк һәм ярма чистайлылар өчен җитештереләчәк

«Чистай» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш террито риясенә резидентлар булу өчен ике производство әзерләнә.

Бу борчак һәм карабодай эшкәртү һәм икмәк заводы.

Чистай икмәк заводы ябылганнан бирле 80 процент икмәк республикабызның башка шәһәрләреннән һәм районнарыннан килә башлады. Әмма үз вакытында икмәк шәһәре дип йөртелгән Чистай халкын бу сөендерми. Чөнки икмәк бит стратегик социаль продукт булды һәм шулай булып калачак та.

Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе ик мәкне дәүләт стандартлары буенча пешерәчәк. Күләмне арттырганнан соң хезмәткәрләр саны артачак.

– Башлангыч этапта без социаль икмәкнең өч позиция сен: акны, формадагы кара арыш ипиен, киселгән батон җитештерергә уйлыйбыз. Продукция катгый рәвештә ГОСТ таләпләренә туры китереп, совет технологиясе буен ча, күперткечләрдән башка эшләнәчәк. Моның өчен без баш технолог вазифасына Чистай икмәк заводында саллы эш тәҗрибәсе булган Ринат Исмәгыйлевне чакырдык. Ул икмәк пешерүнең барлык серләрен дә белә, – дип билгеләп үттте предприятие җитәкчесе Илгиз Латыйпов. –Беренче вакытларга без 50 тонна икмәк җитештерергә уйлыйбыз. Перспективада – җитештерүне аена 100 тоннага кадәр киңәйтү һәм икмәк-булка әйберләре пешерүне күбәйтү.

Производствоны якын ике айда җибәрергә ниятлиләр. Хәзер җиһазлар урнаштыруны көтәләр.

Икенче предприятие бор чак һәм карабодай ярмасы җитештерү белән шөгыль ләнәчәк. Технологик яктан эшкәртелгәннән соң ярмалар төргәкләнәчәк һәм кулланучыга барып җитәчәк.

– Борчак эре яисә ашарга яраклы продукт булсын, ул махсус жиһазда яхшыртыла. Иң элек өске катламы алына, аннары иләнә һәм ике позициягә (ярдырылган һәм бөтен ки лешкә) бүленә, төргәкләнә һәм кулланучыга җибәрелә. Карабодай ярмасы кырлардан кабыгы белән килә, карабодай ярмасы алу өчен аны махсус жиһазда пешекләргә кирәк. Нәтиҗәдә кабыгы үзәгеннән аерыла һәм иләгәннән соң без куллануга әзер карабодай ярмасын алабыз, – дип сөйли Илгиз Тимурша улы. Чималны Чистай районы фермерларыннан алырга планлаштырулары шулай ук мөһим. Предприятиедә 10 эш урыны булдырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев