Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ике йөрәк бергә типкәндә

Бер-берсе өчен яратылганнар дигән гыйбарә Татар Сарсазы авылында яшәүче Илһамия һәм Марат Шәйхетдиновлар гаиләсе турында әйтелгән кебек.

Олы юл буенда калучы Татар Сарсазы авылы әллә каян төзеклеге, матурлыгы белән үзенә тартып тора.

Нур өстенә нур өстәп, иманга чакырып торучы мәчете, җыйнак, матур өйләре, авылны яшәртеп җибәрүче балалар мәйданчыгы... Болар барысы да күңелдә рәхәтлек, үзгә бер җылылык, киләчәккә ышаныч тудыра. Әмма ни дисәк тә, авылның иң зур байлыгы булып ачык йөзле, эшчән-тырыш кешеләре кала. Алар булганда авылларыбыз яши һәм яшәячәк әле Аллаһ боерса. Татар Сарсазы кешеләре үзенә бер төсле: алар замана белән бергә атлый, зыялы, мәдәниятле, шул ук вакытта уңган-тырыш, тыйнак та... Булганына шөкер итеп, үз көчләре белән, фидакарьләрчә, намуслы хезмәттә көн күрәләр алар.

Әлеге язмам шушы авылда гомер итүче уңган-булган гаиләләрнең берсе Илһамия һәм Марат Шәйхетдиновлар турында булыр. Алар хакында күптән язарга ниятләсәм дә, тиз генә насыйп булмады шул. Аллаһтан вакыты җитмәгән булгандыр күрәсең... Ә күңелемдә бу күркәм гаилә турында уй-фикерләрем күптән бөреләнгән иде югыйсә. Хәер, матурлык, үрнәк гаиләләр турында язу беркайчан да соң түгел анысы. Бүгенге җан өшеткеч, авыр хәбәрләрдән, югалтулардан күңелләр бәргәләнгән вакытларда күркәм кешеләр, яхшылык, игелекле эшләр турында тагын да ешрак язарга, әбүнәчеләребезне рухи азык белән баетып, көч-куәт, дәрт-дәрман, киләчәккә ышаныч биреп торырга да кирәктер!

... Илһамия белән Марат Шәйхет диновлар икесе дә авыл баласы. Илһамия шушы авылда туып үссә, Марат күрше Исләй авылыннан. 1980 елда гаиләләре белән Татар Сарсазына күченәләр. Барлык авыл балалары кебек үк, бар эштә чыныгып, хезмәттә үсә алар. Илһамия дүрт балалы гаиләдә өченче бала булып туа. «Әти-әнигә рәхмәт инде, башлаган эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәттеләр. Алар биргән тәрбия гомер буе ярдәм итте. Дүртебез дә кызлар булганга, хуҗалыктагы барлык эшләрне дә эшләргә туры килде. Печәнен дә әзерләдек, утын да ташыдык, бер эштән дә авырсынып тормадык», – дип искә ала Илһамия үсмер елларын. Эш эшлене ярата диләрме әле? Бик хак сүзләр. Бар җирдә дә өлгер, җитез, булган кеше ул Илһамия Шакир кызы. Мәктәптә бер тирәдә укыганга мин аның ул чакта ук ут чәчеп торучы, яхшы, актив укучы икәнен яхшы белә идем. Сәнгатьле итеп шигырь сөйләве, матур җырлавы, бөтерчек кебек кенә кызның бар эштә дә дә бөтерелеп йөрүе истә калган. Кечкенә дә төш кенә дип нәкъ менә аның кебекләр турында әйтәләрдер дә инде. Кечкенәдән үк укытучы булырга хыялланган кыз мәктәптән соң Чистай педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, балалар бакчасына эшкә килә. Ул елларда Татар Сарсазы мәктәбе директоры булып эшләгән Рәис Гыйззәтуллин аны мәктәпкә эшкә чакыра. Озынайтылган көн төркемендә эшли башлаган кызны ике елдан башлангыч сыйныф укытучысы итеп күчерәләр. Балаларны яратуы, тырышлыгы, ата-аналар белән уртак тел табуы аңа бу үтә дә җаваплы булган эш алдында югалып калмаска ярдәм итә. Сыйныфындагы унике укучының икенче әниләренә әверелә ул. Бар тырышлыгын, яратуын, вакытын шушы нәниләргә өләшә. «Балаларны яратмасаң, мәктәптә эшләп булмый», – ди ул үзе бу хакта. Әйе, шулай булмаса, сиңа өмет белән төбәлгән ничәмә-ничә баланы белем дөньясына алып кереп, аларның, хезмәттәшләреңнең ышанычын яулап та булмыйдыр ул! Ул бу ышанычны бик тиз яулый. Мәктәп эшенә башы-аягы белән чумган Илһамия Шакир кызының эш өчен янып йөрүен, үҗәтлеген күреп, завуч итеп куялар. Җаваплылык дигәнең тагын да арта. Әмма Илһамия бирешә торганнардан түгел ул. Шушы укытучылык хезмәтендә гел яңадан-яңа үрләр яулавы нәкъ менә шуның ачык мисалы. Ул республика буенча үткәрелгән конкурсларда актив катнашып килде, җиңүче, призер исемнәре яулады, «Безнең иң яхшы укытучы» гранты конкурсында катнашты. Ул эшләгән мәктәп, аның уңышлары турында газетабызда бер генә тапкыр язмадык бугай... Илһамия Шакир кызы исә уңышлары, аңлаганнары, ярдәмнәре өчен мәктәп коллективына бик рәхмәтле.

Тиң үзенә тиңне таба дигәндәй, Илһамиянең хәләл җефете Марат та алтын куллы, бик тырыш кеше. Икегез дә пар килгәнсез, каян

табыштыгыз, сез, диясе генә кала инде... Ә табышулары очраклы гына булмый аларның. Зифа буйлы, сөйкемле Илһамиягә Маратның күзе күптән төшкән була. Яңа елда үзе күзләп йөргән кызны озатырга батырчылык итә ул. Шуннан китә дә инде. Кара туткыллы, кара бөдрә чәчле, чибәр егеткә Илһамия дә битараф калмый,билгеле. Әти-әниләренең хәер-фатихасын алып, гаилә корып җибәрәләр. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигәндәй, Маратның кулларыннан гөлләр түгелә. Армиядән кайткач аны МЧСка эшкә чакыралар. Әмма яшьтән үк машина йөртергә хыялланган егет хыялына тугры кала. Хәер, аларның нәселе барысы да шушы һөнәргә тугры, машина йөртүчеләр династиясеннән. Әтисе Әкрам абый тракторчы, Гомәр һәм Азат абыйлары гомер буе машина йөртүче булып эшләделәр. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, бик ярдәмчел, кече күңелле кешеләр алар. Мәктәп елларыннан ук юлда йөргәнгә аларга еш утырып кайтырга туры килә иде.

Армиядән кайткач Марат совхозда «ЗИЛ» машинасын йөртә башлый. Ни кызганыч, замана шаукымы хуҗалыкларга да кагылгач, күпме кеше эшсез калды. Совхоз таркалгач, Марат берара кизү тора, аннары РИТЭКта эшли. Хәер, тырыш, эшчән кеше кая да югалып калмый.Булганнан бар да була дигәндәй, менә дигән ремонт эшләре остасы да әле ул. Фатирларга евроремонт та ясый, брусчаткалар түши, нәрсәгә тотынса, шуны кырт иттереп эшләп куя. Аларның йортлары гөлбакчага тиң, күз явын алырлык чәчкәләр, җиләк-җимеш дигәндәй... Әкият дөньясы диярсең. Мал-туар да асрарга да яраталар. Икең бер максатка омтылганда, бар эш-мәшәкатьләрне, авырлыкларны бергә тартканда гына мондый матур нәтиҗәләргә ирешеп була торгандыр. Ә 36 ел бергә яшәү дәверендә Илһамия белән Марат, чыннан да, гел бергә. «Бар эшне бергә эшлибез, совхоз төзелеп бетмәгән өй биргән иде, аны төзеп чыктык, янына янкорма ясадык. Гаражны да икәү салдык», – диләр алар. Үзе кечкенә генә булса да, көчле рухлы Илһамия. Аның ир-ат эше дип бер дә авырсынып тормавына, карусызлыгына янә бер кат сокландым. Алар бергәләшеп театр куярга да йөрделәр, концертларда да катнаштылар. Илһамия җырлый, Марат гармунда уйный. Әле спорт белән шөгыльләнергә дә, чаңгыда, велосипедта йөрергә дә вакыт таба Илһамия. Динебез кушканча яшәргә омтыла, намаз укый. «Мин хәләл җефетемнән бик уңдым. Бар яктан булган ул», – ди Марат ихлас күңеленнән сөенеп. Сөенерлек тә шул. Алар ике асыл ул Руслан белән Илшатны тәрбияләп үстергәннәр. Икесенә дә югары белем биргәннәр. Олысы Руслан Мебель фабрикасы районында өлкән участковый, полиция майоры. Тормыш иптәше Альбина белән Салават, Рөстәм исемле ике ул тәрбиялиләр. Икенче уллары Илшат УФСИН системасында эшли. Хәләл җефете Гөлинә белән Рузил исемле ул үстерәләр. Ял-бәйрәмнәрдә барысы да бергә җыелганда, гөлләргә күмелеп утырган, матур, иркен өй эче тагын да ямьләнеп, күңелле авазларга күмелә...

Безне тагын да сөендергән бер нәрсә бар – алар безнең «Чистай хәбәрләре» газетасының күптәнге дуслары. Газетабызны озак еллардан бирле алдырып укыйлар. «Район газетасын яратабыз. Рәхәтләнеп укыйбыз, танышлар, авылдашлар турында укыгач, тагын да күңелле булып китә», – диләр алар. Миңа да алар белән аралашу, рәхәтләнеп сөйләшү бик күңелле булды, ниндидер бер дәрт, көч-куәт артып киткәндәй тоелды. Киләчәктә дә шулай матур, күркәм, үрнәк гаилә булып, якыннарыгызны, авылдашларыгызны сөендереп, үзегез дә күңелле хәбәрләр генә ишетеп, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иминлек белән, балаларыгыз, оныкларыгыз янәшәсендә шатланышып, озын озак бәхетле гомер кичерергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев