Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Кояшкай» һәм «Яшьтәш» балаларны кабул итәргә әзер

Ике лагерьда җәй буена барлыгы биш йөздән артык бала ял итә алачак.

Җәй – барлык малайларның һәм кызларның яраткан чоры. Бу дәреслекләрне һәм мәктәп формасын алып куеп, күп вакытны саф һавада үткәрергә, дуслар белән аралашырга, яңа уку елы өчен көч тупларга мөмкин булган вакыт.

Җәйге ял актив гына түгел, ә файдалы да булсын өчен, «Яшьтәш» һәм «Кояшкай» сәламәтләндерү лагерьлары балаларны кабул итәргә әзерләнәләр. Беренче ял итүчеләр бу лагерьларга иртәгә, 12 июньдә үк барачак.

Яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Дамир Хәсәнов Чистайда җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек барышы, балалар лагерьларында коронавирус чикләүләре һәм юлламаның ярты бәясен кире кайтару шартлары турында сөйләде.

– Ике лагерь да балаларны кабул итәргә тулысынча әзер. Территорияләр чистартылган, кимерүчеләргә һәм талпаннарга, черкиләргә каршы эшкәртелгән, барлык корпуслар юылган, җыештырылган. Роспотребнадзор таләбе буенча, узган ел лагерьларны 50 процентка тутыру рәхсәт ителгән булса, быел безгә гомуми йөкләнешнең 75 процентын тутырырга рөхсәт иттеләр, – дип хәбәр итте Дамир Хәсәнов. – «Кояшкай» лагеренда барлыгы 230 кеше булган 3 смена планлаштырыла. Беренче һәм өченче сменалар – 18әр көн, профильле булачак. «Яшьтәш» лагеренда сезон дәвамында биш смена узачак, анда 310 кеше ял итә алачак. Бу лагерьда беренче, өченче, дүртенче һәм бишенче смена профильле булачак. Соңгы икесе җиде көнлек булачак.

– Ковидка каршы тагын нинди чаралар каралган?

– Нигездә, узган ел күрсәтел гән чикләүләр сакланса да, бераз йомшартулар да бар. Әйтик, 2020 елда караватлар, өстәлләр арасында ара кимендә бер метр ярым булырга тиеш иде, хәзер бу таләпләр бетерелде. Моннан тыш, быел әйдаманнарга үз отрядларында гына түгел, ә башка отрядлар белән дә саф һавада чаралар оештырырга рөхсәт ителә. Калган чаралар элеккечә кала. Бу көнгә ике тапкыр мәҗбүри термометрия, график нигезендә биналарны санитар эшкәртү, зарарсызландыручы лампалар белән фильтрация һәм башкалар.

Ике лагерь да смена чорында ябык булачак, элекке кебек үк әти-әниләр үз балаларын ял көннәренә өйгә алып китә алмыйлар. Киресе булган очракта, лагерь территориясенә кире кертмәячәкләр. Шуңа күрә әти-әниләргә барлык мәсьәләләрне алдан уйларга һәм лагерьга барганчы ук аларны хәл итәргә киңәш итәләр. Атна саен коронавируска тикшерү узган очракта, хезмәткәрләрнең килү-китүе рөхсәт ителә.

– Лагерьларда ял итәргә теләүче балаларга нинди тикшерүләр узарга кирәк булачак?

– Балаларга медицина процедура ларының стандарт исемлеген генә үтәргә кирәк булачак. Коронавируска ПЦР-анализлар тапшырырга кирәкми. Әмма педиатрдан гадәти белешмәдән тыш, баланың коронавирус инфекцияле кеше белән контактта булмауны раслаучы медицина белешмәсе дә алырга кирәк булачак.

– Казан гимназиясендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә террорчылыктан сак лану чаралары көчәйтелә чәкме?

– Әлбәттә, әлеге чаралар көчәйтеләчәк. Лагерьлар шәхси сак предприятиеләре белән килешүләр төзеделәр. Алар даими рәвештә территория буйлап йөреп, контроль-үткәрү пунктында кизү торачаклар. Аларның эшен даими рәвештә Росгвардия хезмәткәрләре тикшерәчәк. Террорчылыктан саклануны тәэмин итү өчен барлык шартлар да бар: видеокүзәтү алып барыла, территорияләр койма белән әйләндереп алынган, эвакуа ция, тавыш белән хәбәр итү системалары, металл эзләгечләр, номерны автомат рәвештә билгеләүче телефоннар.

– Күптән түгел балалар лагерена юллама өчен кешбэк программасы эшли башлады. Анда катнашу өчен әти-әниләргә нәрсә эшләргә кирәк?

– Программа бик гади эшли. Без, җәйге ялны оештыручылар буларак, өч туроператор белән килешү төзедек. Алар һәр бала өчен логин һәм пароль эшлиләр. Юлламаларга чыгымнарның берникадәр өлешен кайтарырга ниятләгән әти-әниләрнең «Мир» түләү системасы картасы булуы мәҗбүри. Аларга privetmir.ru сайтында лояльлек программасы буенча бу картаны теркәргә кирәк, аннары туроператор сайтына керергә һәм юллама өчен әлеге карта белән түләргә кирәк. Шуны истә тоту зарур, кешбэк программасы онлайн түләгән очракта гына һәм туроператорлар сайтларында гына эшләячәк. 5 көн дәвамында шул УК картага түләнгән сумманың яртысын кире кайтарачаклар.

– Әгәр гаиләдә әле күптән түгел генә балаларның җәйге ялы турында карар ка бул ит кән булсалар, алар ның берәр сменага эләгү мөмкин леге бармы?

– Ике лагерьның да беренче сменалары тулы, әти-әниләр юлламалар өчен түләделәр. Аннан соң килгән сменалар да тулы, әмма кайвакыт әти-әниләр һәм балалар үз карарларын үзгәртәләр. Тормышта төрле хәл килеп чыгарга мөмкин һәм кайберәүләр көне якынлашканда лагерьда ял итүдән баш тарта башлыйлар. Шуңа күрә өмет һәрвакыт бар.

– Әти-әниләргә юлламалар турында кайчан кайгырта башларга кирәк?

– Лагерьга язылу 1 марттан башлана. Әмма профильле сменаларга килгәндә, исемлектә ничәнче булуың мөһим түгел. Профильле сменаларны формалаштырганда балл системасы эшли. Барысы да баланың казанышларына: аның нинди бүләкләргә ия булуына, нинди спорт, иҗади яки җәмәгать эшчәнлеге алып баруына бәйле. Казанышлары югарырак булган саен, баллар да күбрәк билгеләнә. Профильле сменага бары әти-әниләр кертеме өчен генә түләргә кирәк. Юлламага чыгымнарның зур өлеше республика бюджетыннан компенсацияләнә. Нәтиҗәдә, сумма зур булмый, 4-5 мең сум тирәсе чыга. Өстәвенә, әлеге сумманың яртысы кешбэк программасы буенча кире кайтарыла. Сизелерлек файда килеп чыга.

– Быел «Яшьтәш» лагере капиталь ремонт программасына эләгергә тиеш иде.

– Әйе, эшне башларга тиеш идек инде. Кызганычка каршы, узган ел пандемия аркасында, финанслау белән проблемалар килеп чыкты, шуңа күрә күп кенә лагерьларда планлаштырылган ремонт башка елларга күчерелде. Әмма быел безнең лагерьлар керү юлларын төзекләндерү программасына эләкте. Эшләр август ахырына, барлык сменалар тәмамланганда планлаштырылган. Юлларга асфальт түшәләчәк, лагерь янында машина кую урыннары барлыкка киләчәк. Балаларның ялы уңайлы, имин һәм файдалы булсын өчен без барысын да эшли алырбыз дип өметләнәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев