Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ике контурлы казаннардан килешүләрдән башка файдаланган өчен административ җәза яный

Шәһәр прокуратурасы 500ләп әбүнәче мөнәсәбәтендә документларны зона торак инспекциясенә тапшыруны йөкләде.

Шәһәр прокуратурасы тарафыннан 2018 елның беренче кварталында «Чис­топольгаз» предприятиесе һәм Чистай зона торак инспекциясе белән берлектә йорт (фатир) эчендәге газ җиһазын куркынычсыз куллану тармагында законнарның үтәлешенә тикшерү үткәрелде.
Чистай районында ике контурлы казаннар белән җиһазландырылган 144 күп фатирлы йорт бар. Шуларның 11е ачык яну камерасы белән җиһазландырылган. Шуның өстенә 623 әбүнәченең ике контурлы казаннарга хезмәт күрсәтү килешүе төзелмәгән.
2013 елның 14 маенда кабул ителгән РФ Хөкүмәте карары нигезендә фатир эчендәге газ җиһазына хезмәт күрсәтү буенча эшләр махсус оешма тарафыннан техник хезмәт күрсәтү турындагы килешү нигезендә башкарыла. Килешү булмаган очракта, башкаручы әбүнәчегә алдан ук язмача белдерү кәгазе җибәреп, газ бирүне туктатырга хокуклы. Газ белән тәэмин итүне туктатып тору һәм яңадан кабызу буенча чыгымнар әбүнәче тарафыннан түләнә. Шулай, 2018 елның 14 апреленә 500ләп әбүнәче ике контурлы казаннарны тиешле килешүләрдән башка файдалануны дәвам итә.
Шул сәбәпле, шәһәр прокуратурасы йөкләмәсе буенча, «Чистопольгаз» предприятиесе тарафыннан югарыда күрсәтелгән әбүнәчеләргә белдерү кәгазьләре җибәрү, документлар рәсмиләштерү һәм аларны Чистай зона торак инспекциясенә РФ Административ хокук бозулар кодексының 9.23нче маддәсе, 2нче өлеше буенча (йорт һәм (яки) фатир эчендәге  газ җиһазына техник хезмәт күрсәтү һәм аны ремонтлау турындагы килешүне төзүдән баш тарту, әгәр әлеге килешүен төзү мәҗбүри булса) административ җавапка тарту мәсьәләсен тикшерү өчен тапшыру буенча эш алып барыла.  


Денис МАТВЕЕВ,  Чистай шәһәр прокуроры ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай