Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ике чор – ике төрле армия

Совет чорында армия бөтенләй башка иде, диләр. Солдатлар ике, хәтта өч ел хезмәт иткәннәр, туганнары һәм дуслары белән хатлар аша гына аралашканнар. Хәзер үз куллары белән бизәлгән фотолар альбомына алмашка дисклар һәм флешкалар килде.

«Ватанны саклаучы көне – армиядә хезмәт иткән кешеләр бәйрәме» – 23 февраль алдыннан кайбер кешеләр нәкъ менә шул фикердә торалар. Моның белән килешергәме юкмы икәнен һәркем үзе хәл итә. Әмма сер түгел, армиядә хезмәт итү егетләрне кыюрак һәм көчлерәк итә. Без үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәгән көчле зат вәкилләре белән аралашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмадык.

«Ике ел хезмәт иттем, әмма бу да аз иде»

Иртән тору, физик күнегүләр ясау, сафка тезелеп басу, заводта эшләү, йокларга яту – ике ел дәвамында әңгәмә­дәшебезнең һәр көне билгеләнгән тәртип буенча уза. Көндә бертөрлелек? – дип уйларсыз сез. Юк! Күңелсез һәм ямансу? Тагын юк! Бу сүзләргә ышанычны рядовой Николай Ястребов арттырды. 40 елга якын элек солдат булуга карамастан, ул армия турында рәхәтләнеп һәм ниндидер күңел күтәренкелеге белән искә ала. Николай Борисович белән сөйләшкән вакытта шундый хис калды, әйтерсең ул әле кичә генә демобилизацияләнгән.

– Армиядә мин бик теләп хезмәт иттем, гәрчә мин хезмәт иткән гаскәрләр – төзелеш батальоны ул вакытта да, хәзер дә элиталы саналмаса да. Күпләр анда армиядә хезмәт итәргә яраксызларны алалар дип уйлыйлар, әмма бу алай түгел. Безнең частьта акыллы һәм нык егетләр иде. Мин хезмәт итәргә Бөек Новгородка эләктем. Ул вакытта анда бер казарма һәм ашханә басып тора, хәтта койма да юк иде. Әмма бу безгә шәһәр халкы белән тыныч яшәргә комачауламады. Янәшәдә генә күпкатлы йортлар тора, гадәти тормыш кайный. Әмма бу беркемне дә борчымады, ул вакытта моңа тыныч карый иделәр. Ике ел хезмәт итү дәверендә безнең частьны ахыргача төзеп бетерделәр, – дип искә төшерә әңгәмәдәшем.

Батальонда Николай Борисович белән бергә тагын 360 кеше хезмәт иткән. Сафка тезелгәннән соң һәм иртәнге ашны ашаганнан соң барысы да эшкә баралар. Солдатларның кул кушырып утырырга вакытлары булмый, әле кайбер әйберләрне үзләренә дә сатып алырга туры килә.

– Аяк чолгаулары, форма, коммуналь хезмәтләр өчен үзебез түләдек. Ул вакытта миңа 19 яшь иде. Җаваплылык мине малайдан ир-егет ясады. Безне мөстәкыйль тормышка өйрәттеләр, без үзебезгә кием-салым алырга үзебез эшләргә тиеш идек, әле кайвакыт тәм-том да ашыйсы килеп китә бит. Ә әти-әнигә акча җибәрегез дип язу – эш түгел инде ул, – дип саный Николай.

Солдатлар белән бергә безнең героебыз иң зур «Комета» заводында эшләгән. Бөтен батальон эштә булган. Егетләрнең күбесе кирпеч заводында, кемнәрдер ит комбинатында хезмәт иткәннәр.

– Безнең частьтан заводка биш кешене алдылар, мин алар арасында булдым. Без ирекле мелиораторлар булып саналдык, сазлыкларны киптердек. Эш кайный, кызык иде. Заводка кадәр автобуста бара идек, бу бәхет дип санала иде. Анда урыннар саны чикләнгәнлектән, әлбәттә, барысына да җитми иде. Калганнары үз көчләре белән барырга мәҗбүр иделәр. Частька кичке сәгать биштә кайтып керә идек. Башкарылган эшкә хисап тота идек. Көненә 5 сумнан да ким акча эшләгәннәрне частьта эшләргә мәҗбүр итә иделәр. Миңа моны эшләргә туры килмәде, чөнки намус белән хезмәт иттем. Кайберәүләр хәтта кесә чыгымнарына да акча эшли алдылар. Безнең частьта бер егет бар иде, без аны мультимиллионер дип йөртә идек. Ул хәтта өенә дә зур сумма белән кайтып китте.

– Туганнарыгыз белән ничек аралаштыгыз? – дип әңгәмәдәшемнән кызыксынам.

– Бер-беребезгә хатлар яздык, ул вакытта телефон юк иде. Әмма миңа бәхет елмайды: мин ике бертуган  абыем белән бергә хезмәт итте. Һәм бу очраклы түгел иде, – дип кызыксындырды Николай Борисович.

Эш шунда, Николай Ястребовның уртанчы һәм өлкән абыйсы йөзү составы хезмәткәрләре булганнар, димәк, армиягә соңрак китә алганнар. Алар энеләренең армиягә чакырылуын белгәч, озак уйлап тормыйча, хәрби комиссариатка барганнар.

– Мин – рядовой, уртанчы абыем – батальон  комсоргы, ә өлкәне рота старшинасы иде. Мин гаиләдә генә түгел, армиядә дә иң кечкенәсе идем. Ул вакытта безнең частьта солдатларның уртача яше 23 яшь иде.

График тыгыз булуга карамастан, әңгәмәдәшебез отбойдан соң ук йокларга ятмадык, ди. Аралашканнар, китап­лар укыганнар – гомумән, үзләренә бирелгән вакыттан файдаланганнар.

Барлык хатирәләр Николай Ястребов хәтерендә генә түгел, ә үз кулы белән ясалган, бик күп фотографияләр ябыштырылган армия альбомында да саклана. Ул һәр егет армия тормышын узарга тиеш дип саный.

«Өйгә хатлар язмадым, телефон аша аралаштым»

Хәрби хезмәткә чакыру пунктында ике көн, поездда дүрт тәүлек... Болар хезмәт итә башлаганда Данил Төхвәтуллинны көткән барлык сюрпризлар түгел әле. Билгесезлек куркыткан һәм шул ук вакытта мавыктыргыч тоелган.

– Мине армиягә 2015 елның җәендә алдылар. Казанда миңа яшел форма бирделәр һәм коры җир гаскәрләренә җибәрүләрен әйттеләр. Шуның белән мәгълүмат чикләнде. Безне Байкал аръягы краена, Каштак поселогына поездда җибәрделәр. Барып җиткәч, КамАЗларга утырттылар да, урман эченә алып киттеләр, – дип сөйли Данил.

Детективтан хикәя кебек яңгырый, шулай түгелме? Беренче карашка аңлаешсыз әйберләр әңгәмәдәшебез «Пешекче – хәрби һөнәр» дигән язуны күргәннән соң тәмамлана. Берникадәр вакыттан соң Данил 344нче хәрби пешекчеләр мәктәбенә эләгүен аңлый, анда ул 4 ай була.

 

– Миңа бәхет елмайды: мин беренче күрсәтмә дисциплинар ротага эләктем. Без 115 солдат идек. Кыр кухнясында үзебезгә ашарга пешердек, – ди әңгәмәдәшем.

Данил Төхвәтуллин хезмәттәшләре белән бергә өченче квалификация ала. Ә ноябрь аенда егетне яңа сәяхәт көтә.

– «Учебка»дан соң мине Владивостокка җибәрделәр. Хезмәттәшләрем белән бергә өч тәүлек бардык. Шулай итеп мин су өсте корабларының 165нче бригадасына эләктем, анда мине моторист вазифасына билгеләделәр.

Армиядә теләсә нинди борылышка, хәтта иң көтелмәгәннәренә дә, тиз күнегергә туры килә. Алдагы әңгәмәдәшебездәге кебек үк Данилның да көн тәртибе бай эчтәлекле була. Иртән торып, күнегүләр ясап, иртәнге аш ашап, сафка тезелеп, әләмне күтәреп, Россия гимнын башкарганнан соң, солдатлар корабтагы эшкә керешәләр.

– Минем көнем дүрт сәгатьлек вакыт аралыгына бүленде. Мин электромеханик двигательләр өчен җавап бирдем, алар корабны энергия белән тәэмин итәләр. Шулай ук майны, ягулыкны вакытында салырга, су дәрәҗәсен күзәтеп торырга кирәк иде. Күпмедер вакыттан соң, мине башка корабка җибәрделәр һәм өлкән моторист итеп билгеләделәр. Анда мин армиягә яңа алынучы егетләрне өйрәтә башладым.

Әңгәмәдәшем өенә хатлар язмавын, чөнки телефоннан сөйләшергә рөхсәт ителүләрен әйтте. Башта кәрәзле телефонны атнага бер тапкыр биргәннәр.

Бер ел хезмәт итү дәверендә әңгәмәдәшебезнең хезмәттәшләре белән ныклы дустанә мөнәсәбәтләр урнашкан, хәзер дә алар социаль челтәрләрдә, телефон аша аралашалар, тормышларындагы уңышлары белән уртаклашалар.

– Армиядән соң мин полициягә эшкә урнаштым. Түбән Камада 2 ел эшләгәннән соң Чистайга эшкә күчтем, биредә бүгенге көнгә кадәр вакытлыча тоту изоляторында кизү торучы булып эшлим. Армиядә хезмәт итү гомер буена чыныгу бирә, төрле хәлләргә әзер булырга, авырлыкларны нык торып кичерергә өйрәтә, – дип сүзен йомгаклады Данил.

Ике әңгәмәдәшем белән аралашканда, Совет һәм хәзерге армия бер-берсеннән хезмәт итү вакыты, технологияләре белән генә аерылып торуын аңлыйсың. Ә тәртип, җаваплылык һәрвакыт булган, бар һәм булачак. Армия уставларына анда булганнар гына бәя бирә ала.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев