Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда ике балалар бакчасын зур үзгәрешләр көтә

Чистайда республика программасы буенча балалар бакчаларын капиталь ремонтлау башланды. Ике мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – 19нчы һәм 28нче балалар бакчалары яңартылачак.

Быел ике мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен ремонтлауга респуб­лика һәм федераль бюджетлардан 50 миллион сумга якын акча бүлеп бирелә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганчы ук исемлекләр төзелә. Хәзер капиталь ремонт башланды. Бина начар хәлдә булган очракта, без анда капиталь ремонтны алданрак үткәрелүен таләп итәбез, – ди мәгариф идарәсенең хуҗалык-эксплуатация бүлеге начальнигы Илдус Кыямов. 

Капиталь ремонт техник торышы канәгатьләндерерлек булмаган иске балалар бакчалары биналарын яңартырга һәм күзәтчелек органнарының барлык күрсәтмәләрен бетерергә мөмкинлек бирә.

– Программа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә икенче сулыш өрә, чөнки башкарыла торган эшләрнең күләме шактый. Капиталь ремонт тәрәзәләрне, керү һәм бүлмәара ишекләрен алыштыруны, янгынга каршы сигнализация, видеокүзәтү һәм җилләтү системаларын урнаштыруны, түбәне, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, җылыту, электрика, канализация, санузелларны ремонтлауны, өлешчә эчке бизәкләүне, беренче катта җылы идәннәр урнаштыруны күздә тота, – ди Илдус Минхачитдин улы. – Кайбер балалар бакчаларына йөз елдан артыграк, әлеге биналар  тарихи мирас булып саналганлыктан эш катлаулана. Анда капиталь ремонт үткәргәндә подрядчыларны сайлау белән авырлыклар туа. Шундый учреждениеләрдә ремонтны тарихи биналарда эшләргә лицензиясе булган махсус оешмалар үткәрергә тиеш, шуңа күрә эшләрнең бәясе дә берничә тапкырга кыйммәтрәк. 

Мәктәпкәчә белем бирү учреж­дениеләрен капиталь ремонтлау программасы 2020 елга кадәр исәпләнгән. Әмма мәгариф тармагы вәкилләре программаны озынайтырлар дип өметләнәләр. Чистайда исә 19 балалар бакчасы яңартуга мохтаҗ. 

19нчы номерлы балалар бакчасында капиталь ремонтны түземсезлек белән көткәннәр. Мәктәпкәчә учреждение бинасы бик начар хәлдә, әмма хәзер аны зур үзгәрешләр көтә. 

Бу хакта безгә балалар бакчасы мөдире Алсу Сөнгатуллина сөйләде.

– Бездә ремонт ясаячакларына без бик шат. Аны без генә түгел, ә әти-әниләр дә зарыгып көттеләр. Бинага илле елдан артыграк. Шушы вакыт эчендә биредә агымдагы ремонт кына үткәрелә һәм ул яңартуга гаять мохтаҗ, – ди Алсу Зиннур кызы. 

Бинаның искерүе күзгә күренеп тора. Аның фасады инде күптән тузган, ремонт үткәрелүенә карамас­тан, штукатуры коела. Бина эчендә түшәмнәрдә һәм диварларда түбәдән су агу эзләре ярылып ята. 

Хәзер ремонт бригадасы демонтаж белән актив шөгыльләнә. 

– Алда зур эшләр тора. Кайбер бүлмәләрдә иске агач тәрәзәләрне пластик тәрәзәләргә алыштырдылар инде. Тәрәзәләр, диварлар һәм идәннәр  сүтеләчәк биналарда гына алыштырылмаган, аннары аларны да алыштырачаклар. Беренче каттагы төркемнәрдә һәм санузелларда җылы идәннәр урнаштыру планлаштырыла. Балалар рәхәтләнеп уйный алачак­лар, аларга уңайлы булачак, – дип билгеләп үтә Алсу Зиннур кызы. – Яңа ишекләр куелачак, идәннәргә линолеум җәеләчәк. Иң мөһиме – түбә ремонтланачак. Төркемнәрдә ремонт күпме генә ясалса да, түбәдән су үтү сәбәпле, бөтен матурлык юкка чыга иде. Капиталь ремонт барышында бер төркемдә яңадан планлаштыру башкарылачак, чишенү-киенү бүлмәсе балалар һәм ата-аналар өчен уңайлырак булачак.

Мөдир белән бергә без бина буйлап йөрдек. Алсу Зиннур кызы, сөенүен  яшермичә, балалар бакчасын нинди үзгәрешләр көтүе турында сөйләвен дәвам итте: 

– Капиталь ремонт барышында электр үткәргечләре, суүткәргеч, канализация яңартылачак. Санитар нормаларны исәпкә алып, яңа раковиналар һәм унитазлар урнаштырылачак. Кер юу бүлмәләре дә яңача эшләнәчәк. Программа күп кенә проблемаларны хәл итәргә, санитар-гигиена һәм янгынга каршы таләпләргә туры килмәүләрне бетерергә мөмкинлек бирә, аларны агымдагы ремонт барышында үз акчабызга гына хәл итү мөмкин түгел иде. 

Моннан тыш, территорияне төзекләндерү буенча да эшләр башкарылачак: коймалар һәм күләгәле япмалар урнаштырылачак. Бинаның фасады да яңартылачак. 

Мин балалар бакчасына барганда ремонт эшләре башланган иде. Кабинетлар буш тора, күптән түгел тәрәзәләрне алыштырулары күренә, санузелларда барлык җиһазлар сүтеп алынган, диварлардан штукатур каерылган. 

Моның балалар бакчасы бинасы булуын төркемнәрдәге матур диварлар һәм аерым бүлмәгә җыелган балалар караватлары һәм шкафлар гына искә төшереп торалар, алар шулай ук искергән булып күренә. Бина тулысынча диярлек яңартылганнан соң, әлеге җиһазлар заманча бизәкләнгән бүлмәләргә туры килмәячәк, әмма капиталь ремонт программасы җиһазларны алыштыруны күздә тотмый. 

– Ә балаларны урнаштыру белән эшләр ничек тора?

– Безнең балалар бакчасында дүрт төркем бар, анда 90нан артык бала йөри. Кайбер балалар, ата-аналары хәл иткәнчә, ремонт вакытында өйдә утыралар. Иллеләп бала якындагы балалар бакчаларына урнаштырылды, ата-аналарның теләкләрен исәпкә алырга тырыштык. Берничә гаилә күченеп китте, шуңа күрә балалар башка микрорайоннарда мәктәпкәчә учреждениеләргә йөри башладылар. Моннан тыш, без булачак беренче сыйныф укучыларын лаеклы рәвештә чыгарырга теләдек. Чөнки кайчандыр безнең бакчага килгән сабыйлар биш елга якын гомерләрен безнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә үткәрделәр. Шуңа күрә ремонт башланганчы, март аенда алар өчен чыгарылыш кичәсе үткәрдек.

Әлбәттә, ремонт тудырган уңайсызлыкларга түзеп торырга туры киләчәк. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә капиталь ремонт 1 сентябрьгә кадәр тәмамланыр дип көтелә. Эшләр алданрак та тәмамланырга мөмкин һәм ике балалар бакчасы сабыйлар өчен үз ишекләрен ачар. 

Белешмә

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы 2015 елдан гамәлгә ашырыла башлады. Бу вакыт эчендә шәһәрдә 6нчы, 14нче, 21нче, 27нче номерлы балалар бакчалары яңартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев