Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Игътибар үзәгендә – гаилә

    Үзәкләштерелгән мәдәни-ял итү учреждениеләре хезмәткәрләренең "Менә дигән итеп яшисең" дигән тематик иҗади программасы "Иҗат дөньяны үзгәртә" дигән наркотикларга каршы кисәтү проектларының республика конкурсында җиңүче булды. Аны эшләүчеләр беренче дәрәҗә диплом һәм ноутбук алдылар.

    Проект авторларының берсе, мәгълүмати-аналитик бүлек мөдире Эльвира Хәмитова халыкны наркотиклаштыруны кисәтүнең тулай озак срок­лы республика программасын тормышка ашыру турында сөйли.
    -Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау - мәдәният учреждениеләре эшчән­ле­гендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Бу эш күп еллар дәвамында алып барыла һәм конкурста катнашу, асылда, тупланган тәҗрибәне гомумиләштерү. Проект автордашы - мәдәни-агарту эшләре буенча методист Ирина Игнатьеваның бу өлкәдә тәҗрибәсе зур.
    -Безнең проект авыл халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга исәпләнгән һәм мәдәният учреждениеләре белгечләре тарафыннан тормышка ашырыла. Беренче чиратта болар тематик дискотекалар, конкурс, спорт, уен программалары, медицина хезмәткәрләре, хокук саклау структуралары белән әңгәмәләр, видеофильмнар күрсәтү. Файдалы ял итүне оештыруда төрле юнәлештәге мәнфәгатьләр буенча клублар әһәмиятле урын алып тора.
    Авылда Мәдәният йорты яки клуб - яктырту, сәламәтләндерү эше үзәге. Аларның күбесе спорт тренажерлары белән җиһазландырылган, янәшәдәге территориядә спорт корылмалары һәм төрле уеннар өчен мәйданчыклар бар. Әгәр урта һәм өлкән буын вәкилләре иҗат берләшмәләренә, үзешчән сәнгать коллективларына, гамәли сәнгать юнәлешендәге клубларга өстенлек бирсәләр, яшьләргә күбрәк спорт чаралары, КВНда катнашу ошый. Гаделша авылы командасы шаяннар һәм эзләп табучылар клубы конкурсында уңышлы чыгыш ясый, алар безнең муниципаль район базасында да үткәрелде.
    Наркоманияне, алкогольгә бәйлелекне һәм башка зарарлы гадәтләрне кисәтү темасы соңгы вакытта аеруча актуаль. Кул астында булган чаралар һәм алымнардан, шул исәптән мәгълүмати-күрсәтмә агитациядән файдаланып, без аларны хәл итәбез. Стационар мәдәни учаклары булмаган кече торак пунктлар күз уңында. Анда "Ялкын" күчмә агитбригадасы актив эш алып бара.
    Телдән журналлар, КВН командалары чыгышлары, театрлар абруйдан файдаланалар. Игътибар үзәгендә - гаилә, аның мәнфәгатьләре һәм омтылышлары. Әлеге мизгелләрне исәпкә алып, Мәдәният йортлары һәм клубларның эшләре төзелә, халыкны наркотиклардан кисәтү буенча муниципаль һәм республика программалары кысаларында методик пособиеләр һәм тәкъдимнәр эшләнә.
    Шәһәр юбилеена "230 игелекле эш" акциясен уздырдык, аның бер бүлеге сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән иде, махсус шуның өчен сайт булдырылды. Әлеге юнәлештәге конкурсларда беренче тапкыр гына катнашмыйбыз, җиңүләр дә, грант ярдәме дә булды. Халыкның рухи, физик сәламәтлеге - бу безнең өстенлекләребез.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: