Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игътибар үзәгендә – авыл җирлекләренең экс-башлыклары

Җылы теләкләр, артистларның чыгышлары һәм тамашачылар залының көчле алкышлары – болар барысы да районның алты авыл җирлегенең экс-башлыкларына Луч мәдәният йортында булып узган очрашуда адресланды.

Портрет-кичәнең төп геройлары -  оештыручылар аның форматын нәкъ шулай билгеләгәннәр, озак еллар дәвамында авыл җирлекләре башлыклары булып эшләгән кешеләр. Аларны хөрмәтләү кичәсенең Өлкәннәр ункөнлегендә үтүе аңлашыла. Бу көнне сәхнәдә мактаулы урыннарны Рушан Гарипов (Татар Сарсазы авыл җирлеге), Фәүзия Садыйкова (Каргалы авыл җирлеге), Суфия Шәрифуллина (Иске Роман авыл җирлеге), Валентин Потасьев (Четырчы авыл җирлеге), Ландыш Хафизова (Мөслим авыл җирлеге) һәм Тамара Кузина (Кубасс авыл җирлеге) алдылар.

Кичә геройларын, шулай ук барлык олы буын вәкилләрен күркәм бәйрәм белән район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов котлады. Ул аларга озын гомер, иминлек һәм күтәренке кәеф теләде.

Авыл җирлеге башлыгының эше җаваплы, катлаулы, авылның, поселокның язмышы күп очракта нәкъ менә шуңа бәйле. Бу көнне экс-башлыкларның эшләү дәверендә нәрсәгә ирешә алганнары турында гына түгел, ә аларның лаеклы ялда да никадәр актив, көр күңелле һәм көчле рухлы булулары хакында сөйләделәр. Аларның күбесе бүген дә актив җәмәгать эшен дәвам итә, җырлый, бии, сәхнә тамашаларында катнаша, авылдашларына җылы сүзләре һәм акыллы киңәшләре белән ярдәм итә.

Кичә геройлары белән таныштыру музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Шушы күркәм очрашу җыр җырлау һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. Портрет-кичәне оештыручылар – мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасы хезмәткәрләре сөйләвенчә, моңа охшаш чаралар гадәткә керәчәк, анда башка авыл җирлекләренең дә экс-башлыкларын хөрмәтләячәкләр.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев