Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Игътибар – балалар!» операциясе башланды

15 августта «Игътибар - балалар!» оператив-кисәтү чарасы башланды, ул 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Җәйге айлар дәвамында, бәлки, күпчелек мәктәп укучылары юл йөрү кагыйдәләрен онытканнардыр һәм уяулыклары да кимегәндер. Әмма юлларда балалар катнашында бәхетсезлек очрак­ларына юл куярга ярамый.
Шушы уңайдан яңа уку елы алдыннан юл хәрәкәтендә яшь катнашучыларның барысына, аларның әти-әниләренә, машина йөртүчеләргә ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы, полиция майоры Илнар Вәлиев мөрәҗәгать итә.
-Кадерле малайлар һәм кызлар, менә җәй дә тәмамлана, мәктәпләр кабат үз ишекләрен ачар. Җәйге каникуллар вакытында сезнең күбегез шәһәр читендә ял итте. Шушы вакыт эчендә сез автомобиль агымыннан бизгәнсез һәм хәрәкәт тыгыз булган урамнарда сезне куркыныч сагалап торырга мөмкин булуын уйламыйсыздыр. Кайда гына булсагыз да, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында онытмагыз һәм аларны тайпылусыз үтәгез.
Агымдагы елның җиде аенда балалар катнашында дүрт юл-транспорт вакыйгасы була (узган елның шул ук чорында - ике). Өч яшь җәяүле һәм бер пассажир төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр ала.
Балалар яшь булулары сәбәпле, килеп чыккан хәлне дөрес бәяләмәскә һәм куркыныч янаганын күрмәскә мөмкиннәр. Гаиләгезгә кайгы килмәсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләгез, балаларны караучысыз калдырмагыз. Урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында ешрак сөйләшегез. Юл хәлләрендә дөрес эш итәргә, машиналар йөри торган юлны аркылы чыкканда һәм юл янында сак, тәртипле булырга өйрәтегез!
Кызыгыз яки улыгыз белән куркынычсыз маршрутларны сайлагыз һәм көн саен юлны дөрес чыгарга кирәклеген искә төшерегез. Олылар балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрендә үрнәк күрсәтсә­ләр аеруча яхшы. Яшь пассажир­ларга иминлек каешлары эләктере­гез, балалар автоутыргычлары кулланыгыз.
Машина йөртүчеләргә аерым үтенеч: балалар килеп чыгарга мөмкин булган урыннарда аеруча сак булыгыз. «Игътибар - балалар!» операциясе дәвамында, аерым алганда, «Атлап баручы автобус» социаль акциясе, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән берлектә белем бирү учреждениеләре янында «Бала - төп пассажир» рейдлары, мәктәп укучылары һәм балалар бакчасына йөрүчеләр алдында яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары чыгышлары, полиция хезмәткәрләренең балалар һәм ата-аналар белән юл йөрү кагыйдә­ләре турында сөйләшүләр планлаш­тырылган.
Балалар шәһәребез һәм районыбыз юлларында имгәнүләр алырга һәм һәлак булырга тиеш түгелләр! Алар укысыннар, сәламәт һәм бәхетле булсыннар. Бу турыда һәрвакыт истә тотыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай «Игътибар – балалар!» юлларда