Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Игенчеләр бөртеккә кукуруз һәм көнбагыш җыеп алалар

    Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре югары табыш китерүче культураларны - бөртеккә көнбагыш һәм кукуруз җыеп ала башладылар.

    Барлык хуҗалыклар агымдагы елның башында үсеш буенча планнар төзеделәр, анда рапс, бөртеккә кукуруз, көнбагыш үстерүгә басым ясалган иде. Һәм хәзер йомгак ясарга вакыт җитте.
    - Авыл хуҗалыгы предприятиеләре рапсны җыеп алдылар инде, - дип аңлатты авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгизәр Нуретдинов, - ә күптән түгел бөртеккә көнбагыш һәм кукуруз җыярга керештеләр.
    Рапс калдыкларсыз диярлек кулланыла. Азык-төлек мае кулинариядә, медицинада, косметологиядә кулланыла, ә техник май механизмнарда майлау чарасы һәм биоягулык буларак кулланыла. Май җитештергәндә терлекләр өчен кыйммәтле югары аксымлы азык - рапс түбе алалар, ул терлекләрнең сәламәтлегенә, продуктлылыгына (савымны арттыра һәм симертә) һәм продукциянең сыйфатына уңай йогынты ясый.
    Рапс чәчүлекләре быел районда 3,7 мең гектардан артыг­рак тәшкил итте, әмма узган еллар белән чагыштырганда уңыш югары түгел - һәр гектардан 10 центнердан бераз югарырак. Бу әлеге культура өчен уңайлы булмаган һава шартлары белән бәйле.
    Хуҗалыклар көнбагыш җыеп алуны дәвам итәләр. «Кояш чәчәге»н тамырда килеш корытканнан соң, «Транс Агро», «Родник», «Кутлушкино» фирмаларында җыеп ала башладылар.
    - Көнбагышны сатканнан соң яхшы табыш алырга җыенабыз, - дип хәбәр итте «Родник» фирмасы җитәкчесе Рамил Әхмәтҗанов.
    «Транс Агро» агрофирмасында бөртеккә кукуруз җыеп ала башладылар.
    - Нигездә, әлеге авыл хуҗалыгы культурасы терлек өчен яшел азыкка һәм силоска тотылачак, - дип хәбәр итте агрофирма җитәкчесе Вадим Шнайдер. - Бездә савым сыерлары шактый булганлыктан, бөртеккә кукуруз яхшы икътисадый нәтиҗә бирер дип планлаштырабыз.
    Шундый икътисадый шартларда югары табыш китерүче культураларны үстергәндә хуҗалыкларның табыш алып кына калмыйча, матди-техник базаны үстерү, авыл хезмәтчәннәренең хезмәт хакын арттыру мөмкинлеге барлыкка килә.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: