Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игенчеләр борчак һәм рапс чәчә башладылар

Районда чәчү кампаниясе тулы көченә бара.

Хәер, берничә хуҗалык бөртекле сабан культураларын, берьеллык үләннәрне һәм югары табыш китерүче өч культураны чәчү буенча планны үтәде. Болар «Кутлушкино», «Закамье Агро», «Родник» фирмалары. Ә менә башкаларга яхшырак эшли башларга кирәк. Шулай, «Луч» фирмасында чәчү эшләре буенча темпларны көчәйттеләр.
- Техника бездә иске, - ди фирма директоры Валерий Назаров, - әмма бу безгә эш темп­ларын акрынайтырга хокук бирми - тәҗрибәле тракторчылар белән яхшы ремонт базасы барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәләр. Үзенчәлекле сортлар үрчетү питомнигын булдырабыз. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ярдәме белән «Ватан» сортлы борчак, «Йолдыз» сабан бодае, «Дерби» солысы, «Львовская» торна борчагы кебек үзенчәлекле сортлар белән тәэмин итү буенча мәсьәлә хәл ителде. Шулай ук хуҗалык тарафыннан люцерна орлыклары сатып алынды.
Без басуга килеп туктадык, анда борчак чәчә иделәр.
- «Луч»та эксперимент үткә­рергә уйладык, - дип уртак­лашты «Россельхозцентр»ның әйдәүче белгече Михаил Миронов. Консультант сыйфатында ул «Ватан» борчагын чәчү технологиясен күзәтә.
- Борчак сорты Чистай районында үзен яхшы күрсәтте, мәсәлән, узган елны аны «Кутлушкино» фирмасында актив үстерделәр, ә быел анда әлеге сортны чәчүгә мәйданнарны киңәйттеләр, - дип билгеләп үтте Михаил Иванович.
Хуҗалык ветераны, тракторчы Николай Андриянов, чәчүче Валерий Лукашов, машина йөртүче Виталий Ларионов үз эшләрен яхшы беләләр (рәсемдә).
Шулай ук «Луч» кырларында яшел азыкка рапс чәчә башладылар.
- Терлекчелек ихтыяҗлары өчен 40 гектарда рапс чәчәргә планлаштырабыз, - дип хәбәр итте Валерий Назаров.
- Бу эшне тракторчы Александр Дарьин башкара. Эш бара, чөнки Александр Валентинович 20 елдан артык хуҗалыкта эшли.
- Бүгенге көндә район хуҗа­лык­ларында 75 проценттан артыграк культуралар чәчелгән, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгизәр Нуретдинов.
Кайбер хуҗалыкларда үләннәрне авыруларга, корткычларга, чүп үләннәргә каршы эшкәртү буенча эш башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев