Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Игелек һәм хөрмәт көне»

«Восток» мәдәни-ял итү үзәгендә пенсионерлар өчен күп кенә күңелле бүләкләр әзерләгәннәр.

Оештыручылар ишектән керүгә үк бәйрәм мохиты тудырганнар. Кунакларны тәмле җиләк- җимеш белән сыйладылар, бәйрәм белән котладылар.Кайберәүләр дуслары һәм туганнары белән килделәр, танышлары белән очраштылар һәм алар белән бик теләп аралаштылар.Кемдер яшьлеген искә төшерде, икенче берәүләр бүгенге турында сөйләштеләр. Тантана сәбәпчеләренә карап, аларның күңелләренең һаман яшь булуын аңлыйсың, еллар үткән саен аларга бары зирәклек кебек сыйфатлар гына өстәлгән.

Холлда кул эшләре күр­гәз­­мәсе оештырылган иде. «Юлдаш» картлар һәм инвалид­лар интернат-йортын­нан иҗат эшләре тәкъдим ителде. 3нче гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары, шулай ук Балалар һәм яшьләр иҗат йортында тәрбияләнүчеләр кул эшләреннән күп нәрсәләр ясадылар. Чистай музей-тыюлыгы хезмәткәрләре сувенирлар тәкъдим иттеләр.

Сәгать заводы микрорайо­нында яшәүче Әлфия Әхмәт­җанова бу чарага иптәш кызы белән килгән. Әлеге актив ханым мондый чараларны бервакытта да калдырмый.

Мондый кичәләрдә булу, элеккеге дуслар белән аралашу, күңел ачу бик рәхәт. Хәзер күргәзмә белән, балалар эшләре белән хозурланам. Аларны шундый мактыйсы һәм үзләренең иҗади күнекмәләрен үстерүләрен телисе килә, – дип үз тәэсирләре белән уртаклаша Әлфия Әхмәтҗанова.

Икенче катта кунакларны «Кәеф» бию коллективы һәм тынлы оркестр каршы алды. Актлар залында «Күңел бер дә картаймый» дип исемләнгән бәйрәм концертында җирле артистлар чыгыш ясады, шулай ук котлаулар яңгырады.

– Үз гомерегездә сез күп нәрсә эшләргә өлгергәнсез. Сез безгә шушы матур шәһәрне бүләк иттегез, аның турында ничек кайгыртырга кирәклеген үз мисалыгызда күрсәтеп торасыз. Сезнең исәнлегегез һәрчак нык, күңелегез кояшлы булсын, – дип катнашучылар исеменнән ихлас котлауларын Михаил Иванович юллады.

 Шәһәр ветераннар Советы президиумы әгъзасы Татьяна Шведчикова «Җиңү солдатлары» китабының бишенче томын мәдәни-ял итү үзәге директоры Светлана Грининага тапшырды. Татьяна Алексеевна билгеләп үткәнчә, элек әлеге бәйрәмне башкача кабул итә иде, хәзер ул аның өчен башка мәгънә алды. Ул да, башка катнашучылар кебек үк, барысына исәнлек һәм озын гомер теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев