Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игелек атнасы бик күңелле үтте!

5 сентябрьдән 12сенә кадәр Татарстанда узган игелекле эшләр эстафетасын районның оешма, предприятиеләре, учреждениеләре, волонтерлары һәм социаль актив халкы лаеклы кабул итте.

Республика акциясе гадәткә керде. Аның максаты – республикада яшәүчеләрне ирекле эшчәнлеккә җәлеп итү, социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән уңай чараларны тормышка ашыру.

Акция башлану турында халыкка мәгълүмат бирү өчен «Яхшылык эшләргә ашыгыгыз» дип исемләнгән буклетлар таратылды. Бу изге гамәлләр кылырга, тирәюньдәгеләргә карата мәрхәмәтлерәк һәм игътибарлырак булырга үзенә күрә өндәмә булды.

Акциягә авыл мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре дә кушылды. Кайберәүләр ялгыз авылдашларына уңышны җыеп алырга  ярдәм иткәннәр. Яуширмә авылы Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре җирле «Кади» чишмәсе территориясендә өмә оештырганнар. Акциядә катнашучылар чишмә тирәсен чүп-чардан чистартканнар.

Кызыл Ялан Мәдәният йорты белгечләре «Игелек кыл» шигаре астында кабак уңышын җыярга авылның ялгыз кешесенә ярдәм иткәннәр һәм чәчәклекне тәртипкә китергәннәр. Олы яшьтәге әби күрсәтелгән игътибардан һәм ярдәмнән бик канәгать калган.

Олы Талкыш Мәдәният йортының «Сударушка» рус җыры ансамбле күрше Кызыл Яр авылына күчмә концерт программасы белән барган. Концерт авыл халкының күңеленә хуш килгән.

Мөслим авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә мемориаль зонаны төзекләндерү һәм ветераннар каберлекләрен тәртипкә китерү буенча эш оештырылган.

Игелек атнасында Изгар авылы клубы территориясендә «Игелекле очрашу» уза. Анда якташлар, Гарцевлар – Евсеевлар гаилә токымнары делегациясе килгән. Алар өчен бу ата-бабаларының туган ягы белән танышу була. Туган-тумачалар бирегә Россиянең төрле шәһәрләреннән: Красноярск, Әстерхан, Екатеринбург, Түбән Новгород, Казан, Яр Чаллыдан килгәннәр. Якташлар авыл зиратында булганнар, авыл кешеләре белән аралашканнар.

«Җиңү волонтерлар»ы Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Чистай бүлеге активистлары да читтә калмый. Алар «Ветераннар янәшәдә яши» акциясе оештырганнар. Волонтерлар Бөек Ватан сугышы ветераннары Геннадий Покровский, Нәкыйп Хәйруллин, Сәвил Галимов янында кунакта булганнар. Барысының да кәефе яхшы була. Хәрәкәттә катнашучылар ветераннар белән сәгатьләр буе аралашырга мөмкин булуын билгеләп үттеләр. Төрле темага сөйләшеп утырганнар. Очрашу ахырында волонтерлар ветеран нар га бүләкләр тапшырганнар.

Мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Бергә уйныйбыз» инклюзив өстәл уеннары рухани Сергий Радонежский хөрмәтенә рухи-мәгърифәт үзәге бинасында уза. Уеннарны оештыруда башлап йөрүче – «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Чистай йорт-интернаты була, ә аларны Светлана Шигаева һәм Ринат Ипаров үткәрә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле егермедән артык бала өстәл уеннарының өч төрендә ярыша, һәркем күбрәк очко җыярга тырыша. Уеннар барысына да бик ошый, дәрт сизелә. Малайларның һәм кызларның күбесе призлы урыннарны үзара бүлешәләр.

Чистай үзәк район дәваханәсендә дә берничә чара уздыралар. Балалар поликлиникасы базасында җиде күп балалы гаиләгә азык-төлек, кием-салым, памперслар рәвешендә ярдәм күрсәтелә. Шул ук көнне республиканың атказанган табибы, педиатр Мәүлидә Мифтахова кечкенә пациентларны өйләренә барып карау өчен районга чыга. Шулай ук участок шәфкать туташлары сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 35 баланы өйләренә барып карыйлар.

«Игелекле җир» дип исемләнгән чаралар 10нчы коррекция мәктәбе укучылары өчен үткәрелә. «Чиста болыннар» дәүләт табигый заказнигы һәм «Камалия» ял итү-үстерү үзәге белгечләре Чистай районы территориясендә яшәгән, Кызыл китапка кертелгән хайваннар турында сөйләделәр, кызыклы фильмнар күрсәттеләр, мавыктыргыч уеннар үткәрделәр. Актив малайлар һәм кызлар призлар һәм бүләкләр алдылар. Шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау ысуллары, табигатьне саклауда һәркемнең нинди өлеш кертә алуы турында да сөйләштеләр.

Көзге игелек атнасының ахырына якынлашуы, игелекле эшләр шуның белән тәмамланырга тиеш дигән сүз түгел әле. Бу атнада узган чаралар ярдәмендә халык күңелендә күбрәк мәрхәмәтлелек һәм үзара аңлашу барлыкка килсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев