Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Җиде меңгә якын кеше диспансерлаштыру узды

    Муниципаль районда 21 яшьтән 99 яшькә кадәрге халыкны яшәү урыны буенча диспансерлаштыру дәвам итә.

    Хәзерге вакытка аны планлаштырылган халык санының 50 процентка якыны узды. Без үзәк район дәваханәсе поликли­никасында булдык һәм диспансерлаштыруга килгән чистайлылар белән аралаштык. Һәм алардан аны уздыруны оештыру турындагы фикерләрен белештек.
    УЗИ кабинеты янында чират төзелгән, анда диспансерлаштыру программасы буенча чакырылучылар да, табиб юлламасы белән килүчеләр
    дә бар.
    Мария Тутаева:
    - Диспансерлаштыру ях­шы эш, үз сәламәтлегең турында белү мөмкинлеге, нәрсәнедер дәвалау мөмкинлеге бар. Әмма оештыру мизгелләре уйланылмаган. УЗИ узарга иртәдән килдем, бүген миңа чират җитмәячәк. Дөресен генә әйткәндә, арыдым. Тикшеренү узарга участок шәфкать туташы чакырды, шәхси сәламәтлекне кайгыртырга кирәклегенә инандырды.
    Тамара:
    - Икенче көн инде УЗИ узарга тырышам, әмма узармын дигән ышаныч юк. Минемчә, диспансерлаштыру уздыру өчен тиешле база - өстәмә медицина персоналы, җиһазлар әзерләргә кирәк.
    Мария:
    - УЗИга гына түгел, анализга кан тапшыру өчен дә чират торырга кирәк, менә кан басымым да күтәрелде. Әлеге хәлдә җирле сәламәтлек сис­темасы гаебе булмавын аңлыйм. Теге яки бу программаны кабул иткәндә аны хәл итү вариантларын да исәпкә алырга кирәк. Әйе, бушлай анализлар тапшыру, белгеч-табибларга күренү бик яхшы, әмма моның өчен чират көтеп күпме вакыт уздырырга кирәк.
    Баш табибның амбула­тория-поликлиника эше буенча урынбасары Елена Мишкинаны моңа аңлатма бирүен сорадык.
    - Әлеге хәлнең вакытлы күренеш булуына ышандырасым килә. Хәзерге вакытта УЗИ белгече укуда, аны башка дәвалау учреждениеләрендәге табиблар алмаштыра. Маммография узу буенча да кыенлыклар бар, чөнки санлы җиһаз юк. Халыкка оперативрак хезмәт күрсәтү максатында без шимбә көнне 8 дән 13 сәгатькә кадәр эшлибез. Программаны тормышка ашыра башлау вакытыннан алып ел азагына кадәр 14 мең кешегә хезмәт күрсәтергә кирәк. Диспансерлаштыру авыруларны иртә стадиядә ачыклау һәм инвалидлыкка, үлемгә китерүче факторларны билгеләү мөмкинлеге бирә. Әлеге төркемдә - онкология, йөрәк-кан тамырлары авырулары, тын алу органнары. Шәһәрдә халыкны дәвалау учреждениеләренә чакырабыз, авыл җирлегенә исә белгечләр бригадасы бара. Алар карамагында портатив УЗИ аппараты, мобиль санлы флюорограф. Диспансерлаштыру узучыларның барысы да сәламәтлек паспорты алачак.
    Теләсә кайсы яшьтә күңелсез нәтиҗәләргә китерүче авырулар килеп чыгу куркынычы бар. Бушлай диспансерлаштыру - авыруны иртә стадиядә ачыклау, ә аннан соң квалификацияле дәва алу мөмкинлеге бирә. Үз сәламәтлегегезгә ваемсыз булмагыз!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Хокуклары бозылса, кулланучыга ничек эш итәргә
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Россиянең иң яшь бәйрәмнәренең берсен концерт белән билгеләп үттеләр
    Ночной режим