Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиңүчеләр шәһәр данын якларга барачаклар

Узган ялларда шахмат буенча шәһәр беренчелегенә 2012 елда һәм аннан соңрак туган малайлар һәм кызлар үз сәләтләрен күрсәтәчәкләр.

Стартка 29 яшь гроссмейстер чыкты. Судьяның сәламләү сүзеннән, дусларча кул кысышудан соң чын көрәш башланды.

Көрәш кызганнан-кызды. Биредә малайлар арасында алдынгылыкка Родион Крайнов, икенче урынга Егор Кириллов, өченче урынга Камил Кулев чыкты.

Ә кызлар арасында Дарья Марковага тиңнәр булмады. Икенче һәм өченче урыннарны Камилә Кадыйрова һәм Ксения Староверова яулады.

Җиңүчеләрне котлыйбыз! 17 февральдә алар Казан шәһәрендә шахмат буенча ТР беренчелегендә шәһәр данын яклаячаклар.

Һәр уенда ышанычлы адымнар, җиңүләр, кабатланмас уй-карашлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев