Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Җиңүче Президент чыршысына барачак

    Укучылар үзидарәсе лидерлары конкурсында 3 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Жанна Ганина җиңде.

    Жюри, аның составына укучы яшьләр вәкиле, шәһәр балалар думасы спикеры Никита Аверьянов та кергән иде, бертавыштан аңа беренче урынны бирде. Кызга башка дәгъвалаучылар белән бергә ярыш барышында өч биремне үтәргә туры килде. Социаль-психологик тренинг вакытында һәр катнашучы ни өчен нәкъ менә ул бүген җиңүче булырга тиеш булуына үз дәлилләрен китерде. Егетләрнең һәм кызларның фикер йөртүе, мотивлары шактый ышандыргыч булып күренде. "Лидер һәм аның командасы" темасына бәхәс шулай ук җанлы булды. Егетләр һәм кызлар бирелгән темага үз фикерләрен кыю җиткерделәр, аны дәлилләделәр, инициатива һәм тапкырлык күрсәттеләр. Өченче биремне дә (укучылар үзидарәсе лидеры сыйфатында үз-үзеңне тәкъдим итү) уңышлы үтәделәр.
    Нәтиҗәдә, Алена Матросова (1 нче гимназия) һәм Айзирәк Садыйков (Мөслим мәктәбе) конкурс призерлары булып танылдылар. Фәиз Сөләйманов (9 нчы мәктәп), аңа шулай ук "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге тарафыннан тәкъдим ителгән тамашачы мәхәббәте призы бирелде, Лилия Мотыйгуллина (13 нче мәктәп), Юлия Ковалева (1 нче лицей) һәм иң яшь катнашучы Лилия Абзалова (Каргалы гимназиясе) лауреатлар дип аталдылар. Алар барысы да дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр, ә җиңүче өстәвенә Яңа ел бүләге алды. Жанна Казанда Президент чыршысында катнашачак.
    Программаны 1 нче гимназия укучылары Иван Савельев һәм Вика Иванова алып бардылар. Ә конкурс үзе кунакчыл Балалар һәм яшьләр иҗат йортында узды, оештыручылар балалар форумын үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен аның җитәкчелегенә рәхмәт белдерәләр.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: