Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!

Хөрмәтле чистайлылар! Беренче Май — Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлаулар кабул итегез!

Аның исеме ничек кенә үзгәрмәсен, ул безнең өчен якты һәм яраткан бәйрәм булып кала. Яз һәм хезмәт — бу төшенчәләр беркайчан да әһәмиятен югалтмаячак. Тормышның яңа ритмын билгеләүче яздан без һәрвакыт яхшы үзгәрешләр көтәбез, аның белән яңаруга өметләр баглыйбыз. Һәм без шуны нык беләбез: бары тик тырыш хезмәт белән генә безнең киләчәгебезне, барысының һәм һәркемнең иминлеген булдырырга мөмкин.

Беренче май, гадәттәгечә, хезмәткә хөрмәтне, теләктәшлекне һәм бердәмлекне символлаштыра. Чистайлылар һәрвакыт уртак эш файдасына эшли беләләр һәм үз куллары белән туган шәһәрләрен һәм районнарын яшәү өчен тагын да кызыклырак һәм уңайлырак итүләрен дәвам итәләр.

Барыгызны да бу искиткеч бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек, иминлек, тотрыклылык, нәтиҗәле хезмәт һәм зур казанышлар, язгы кәеф, тыныч күк йөзе һәм игелек телим! Күңел көрлеге һәм яхшылыкка ышаныч сезне беркайчан да калдырмасын!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев