Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Иҗат дәртегез сүрелмәсен!

    Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов котлый.

    Россия матбугаты көне төрле һөнәр кешеләрен– җурналистларны, мөхәррирләрне, типография кешеләрен, үзенең иҗади хезмәте белән бердәм мәгълүмат киңлеге тудыручыларны, әхлакый юнәлеш бирүчеләрне, җәмгыять фикерен формалаштыручыларны берләштерә.

    Бүгенге тормышны без мәгълүмат чыганакларыннан: газета-журналлардан, интернет-сайтлардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Менә 100 елдан артык инде шәһәрдә һәм районда булучы вакыйгаларны, актуаль проблемаларны “Чистай хәбәрләре”(“Чистопольские известия”) газетасы яктыртып килә.

    Сезнең һөнәрегез – иң киеренке һәм җаваплы хезмәтләрнең берсе. Тынгысыз хезмәт әдәби сәләт кенә түгел, җаваплылык, объективлык, тәртиплелек, һөнәрилек, түземлек, үз-үзеңне аямау да таләп итә. Сез газета укучыларыгыз тормышы белән яшисез, аларның тормышларын, мәнфәгатьләрен, уңышларын, казанышларын яктыртасыз, шул ук вакытта һәр сүзегез өчен зур җаваплылык тоясыз.

    Хөрмәтле массакүләм-мәгълүмат чаралары, нәшрият һәм типография хезмәткәрләре, сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз. Сезгә сүрелмәс идеяләр, иҗат дәрте, илһам, бары шатлыклы вакыйгалар һәм рухландыручы яңа язмалар телибез! Ныклы сәламәтлек, бәхет, үзегезгә һәм якыннарыгызга иминлек, күңел тынычлыгы юлдаш булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: