Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иҗат аша актив тормыш позицияләрен чагылдырдылар

Чистайлылар «Ришвәтчелеккә каршы иҗат» конкурсына 50дән артык рәсем, 15 инша, эссе, шигырь, 8 видеоролик җибәргәннәр. Анда мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты.

Конкурс 1 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр барды. Шушы көннәрдә Яшьләр үзәгендә җиңүчеләрне һәм призерларны ачыклау өчен жюри әгъзалары җыелды.

– Әлеге конкурс безнең районда гадәткә керде. Быел аны уздыруның үзенчәлеге шунда, номинацияләр саны артты. Элегрәк конкурска рәсемнәр һәм эскизлар гына кабул ителгән булса, быел видеороликлар, инша, эссе һәм шигырьләр дә бар. Барлык эшләр матур, кызыклы, күбесе – тирән эчтәлекле. Алардан күренгәнчә, үсеп килүче буын ришвәтчелекнең нәрсә икәнен һәм аның белән бәйләнгән кеше өчен нинди нәтиҗәгә китерүен аңлый. Әлеге конкурсны уздырганда, без яшьләргә актив таянабыз, чөнки алар – район, республика һәм илнең киләчәге. Катнашучылар конкурста күрсәткән актив тормыш позициясен киләчәктә дә саклап калырлар дип ышанам, – диде Чистай районы башлыгының ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, конкурсның жюри рәисе Алексей Ефимов.

Конкурсантларның берсе – Евангелина Корчагина. Ул – 2нче номерлы лицей укучысы. Кыз конкурста «Рәсем» номинациясендә катнаша.

– Мин үз рәсемемдә бумеранг сурәтләдем, чөнки тормышта барысы да кире кайта. Ягъни, әгәр кеше җинаять кыла икән, безнең очракта – ришвәтчел, ул барыбер ачыкланачак һәм аңа закон буенча җавап бирергә туры киләчәк. Ә бумеранг янында түбәндәге сүзләр язылган: «Син аны үзең эшләтеп җибәрдең, коррупционер!». Рәсем астында Җинаять кодексыннан маддә номеры күрсәтелгән, – дип аңлатты Евангелина.

Кыз яшьләрне ришвәтчелеккә каршы тема буенча шактый белемле һәм хәбәрдар дип саный.

– Ришвәтчелекнең явызлык, җинаять, аның нәтиҗәләре җитди булырга мөмкин булуы турында ешрак һәм күбрәк сөйләсәк һәм күрсәтсәк, яхшырак була. Проблеманы кисәтү җиңелрәк, ә мондый конкурслар, миңа калса, нәкъ менә ришвәтчелекне кисәтүгә юнәлдерелгән, – дип ассызыклады Евангелина Корчагина.

Жюри әгъзалары барлык эшләрне җентекләп карадылар. Аннары фикер алыштылар, һәркем үз фикерен җиткерде, шуннан соң беркетмәләр имзаланды, җиңүчеләр һәм призерлар буенча карарлар кабул ителде. Аларның исемнәре декабрь башында игълан ителәчәк. Җиңүченең рәсеме шәһәрдәге баннерларның берсендә урын алачак, ә призерларның эшләре киләсе елга кесә календарьларында бастырылачак. Шулай ук җиңүчеләрне, призерларны һәм лауреатларны грамоталар һәм бүләкләр көтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев