Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якташыбыз Тәбрис Гыймалетдиновтан шигырьләр бәйләме

...

Каршылык күргән саен

Яктырак йолдыз янадыр,
төн кара булган саен…
(Габдулла Тукай.)

Әллә ниләр, гайбәт кылып,
Чәйнәштерсәгез тагын.
Үҗәтләнә бара сөю,
Каршылык күргән саен.
Хыялым булып килгәндер,
Кайчандыр элек-элек.
Югалтырлык хисләр түгел,
Булмый читәнгә элеп.
Булмый «онытам!», — дияргә,
Ничек оныту кирәк?
Оныта алмас идем хәтта,
Тукталып калса йөрәк!
Ул чакта җаным омтылып,
Астырал планнарга, шуннан
Өзелгесез килер, сагынып
Синең янга!
Телефон да, хат та булмас,
Булмас борчулар… Һич тә!
Онытылмаслык нурлар булып
Килермен бары төштә.

Омтылыш!

Кама ярларыннан эзлим сине,
Дулкын өсләрендә күләгәң…
Мәхәббәтне юк! — диюче булса,
Андый кеше сине күрмәгән!
(Кадыйр Сибгатуллин)

Хисләремне, сөюемне сиңа җиткерү өчен,
Ниләр генә кыланмадым, сарыфлар итеп көчем.
Сине шашып сөюемне шигырь юллап көйләдем,
Хисләрем ашкач ташынып, таң җиленә сөйләдем!
Чигенә җиткән чагыннан, егәремне йөгәнләп,
Йолдызлар эзләп юнәлдем, омтылышымны әйдәп.
Әле генә яңа туган йолдызга менеп җитеп,
Ташын кочаклап еладым, хисләрем тулып китеп.
Хәлем кайтып, егәр алгач, сулап йолдыз һавасын
Бик теләгәч, менелгән бит… Килде тамга саласым.
Әнә шушы, хисләнепләр, кочып елаган ташка
(Әй, Аллаһым, саулык бирсен, гашыйклар булган башка!)
Ихластан имзамны куйдым! Кинәттән нидер булды,
Илаһи көчләр тойдым. Гарәп хәрефләре белән
«Ләйсирә йолдызы» бу! — диеп, синең исемне уйдым!
Фәрманнар килердер сиңа! Йолдызлардан коелыр…
Шуннан бәлки үзеңнең дә, уйга фикер куелыр,
Хисләреңне буып килгән үҗәтлегең җуелыр.
Яшәешкә омтылышың китәр бермә-бер артып!
Йөзкәйләрең әй нурланыр, йолдызың сыман балкып!
Омтылышлар, һәр теләкләр изгелек теләп туса,
Аллаһның изге айлары!.. Кабул була ди, булса?
Әйе шул, кабуллар булыр! Аллаһым насыйп кылса!
Сөям сине, сылукаем! «Җүләр бу», — дип, ашынма!
Синең исем бәгыремдә! Җанымның түр башында!

Әй, арыктык!

Сәлам юллыйм, Тукай, син даһига!
Туган җирең — Татар иленнән!
Сиңа гашыйк мишәр кызы —
Зәйтүнәкәй туташ иленнән!
Үзең гашыйк кызның туган җире —
Мишәр иле — Чистай җиреннән…
…Гел үзгәрде, туган, татар җире,
Власть арты власть алышып.
Тик халкыңда яши, сүнмәс яшьни
Син калдырган «Туган тел» моңың!
«Ярлыкагыл!» — диеп әйткәнгә дә,
Саклангандыр синең ул җырың!
Туган телгә Гимн булып килә
Син тудырган гүзәл шул моңың!
Рәхмәт, Тукай! Синең белән рәхәт! Әкияти хыялларда булып яшәве…
Син яшәгән Казанга да мең яшь
Тулды! Шул чак яшәп, кабат яшәрде.
Исемеңне йөрткән урам, Тукай,
Яктырыплар һәр ел нурлана!
Һәр яз, шулай, апрель ае җитеп,
Шигъри җаннар, һәйкәлеңә синең
Юл ала! Сине зурлап, шигъри
Бәйрәм итә! Язның ямьлегенә сөенеп!
Мәңге сүрелмәслек рухың, шагыйрь,
Һушлы чәчкәләргә күмелеп!
Халкың һәрчак килер сөенеп!
…Әмма, җитми! Әллә нидер җитми!
Синең чордан, синдә генә кебек,
Туган хисләр, даһи нур җитми!
Әллә ниләр итеп, теләсәк тә.
Син тудырган бөек җыр җитми…
Әнә шуңа, үзең,
әсәрләрең күңелләрдән;
Алтын таракларың, Су анасы,
Шүрәлеләр, тазлы шәкертләр…
Ятимлектә узган,
гыйбрәти язмышың…
Китми күңелләрдән! Һич китми!
Үзең кайтып, әйдә, әйлән әле,
Һәр тарафны күзләп! Күз атып!
Безгә киңәш биреп! Хәлне белеп!
Милли нигъмәтләрне һуш татып!
Әйдә әле, туган,
әйлән әле, әйләнепләр
Кайтып, җан атып!
Дөнья ярып кычкырасы килә!
Ялварасы килә, җан атып!
«Әй, арыктык, Тукайсыз ятып!»

Тәбрис Гыймалетдинов шигырьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев