Якташларыбыз Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар
Казанның 11нче номерлы гимназиясендә апрель аенда танылган галим, язучы Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов иҗатына багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция булып узган иде, ә май аенда Казан дәүләт университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында аның 85 яшьлек юбилеена багышланган бик матур кичә узды.
Казан шәһәренең 11нче гимназиясендә Хатыйп ага үз кеше, аны анда көтеп алалар. Гимназия коллективы яраткан язучыбызның асыл мирасын укучыларга җиткерү өчен нык тырыша. Иң элек биредә аның музей-кабинеты ачылды, ул экспонатлар белән тулыланып, үзгәреп тора, электрон форматта да әзерләнә. Хатыйп ага исә үзе дә ел саен монографияләр чыгара. Конференция барышында яңгыраган «Сез сәнгать, әдәбият, тарих белән яшисез. Сез милләтебезнең алтын кешесе» дигән сүзләр үзе үк аның ни дәрәҗәдә асыл зат икәнен янә бер кат раслый!
Анда үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә без — Г.Исхакыйның якташлары — Яуширмә авылы китапханәчесе Ләлә Зарипова белән мин дә катнаштым. Икебез дә чыгыш ясадык. Мин Г. Исхакыйның мөһәҗирлектәге иҗатын, мирасын татар халкына һәм музейга кайтаруы өчен «Сезнең аеруча „Гаяз Исхакыйның мөһәҗирлектәге иҗаты“ дигән хезмәтегез төп чыганак булды, фәнни-гамәли конференцияләр дә һәрвакыт сезнең катнашуда узды», — дип Хатыйп агага рәхмәтебезне белдердем. Без укыган елларда Хатыйп Миңнегуловның әдәбият дәреслеге авторы булуын да искә төшердем. Ни сөенеч, ул елларда ук Г.Исхакыйның иҗаты программага кертелгән иде.
Казан дәүләт университетында узган юбилей кичәсендә исә республика җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, язучылар, галимнең хезмәттәшләре, якыннары, якташлары, шәкертләре җыелды. Юбилей кичәсе матур теләкләр, җыр-бию белән аралашып бик җылы мохитта барды.
Кичә азагында Хатыйп ага конференцияне оештыручыларга барысына да рәхмәтен белдерде. «Фикерләребез уртак, бер дулкында. Бу сөйләшү милли тәраккыятебезгә билгеле бер йогынты ясар. Авыр халәтебездән чыгарга кирәк. Аллаһы боерса, киләчәгебез булыр», — диде ул.
Олуг юбилярга, милләтебезнең йөзек кашына без дә иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Ул — татар халкының горурлыгы, киләчәктә дә аңа сау-сәламәт булып, тигезлек, күңел тынычлыгы белән, иҗат чишмәсен саектырмый яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен.
Белешмә
Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, тюрколог-ориенталист, педагог, дәреслекләр, уку-укыту әсбаблары авторы, җәмәгать эшлеклесе Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов 1939 елның 12 маенда Татарстанның хәзерге Зәй районы Апач авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә.
1959-1964 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала.
1967 елның ноябреннән — Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы укытучысы (ассистент, доцент, профессор).
1984-1989 елларда — филология факультетында декан урынбасары. Берничә мәртәбә вакытлыча кафедра мөдире, декан вазыйфаларын башкара. 1999-2009 елларда — татар әдәбияты кафедрасы мөдире. 2022 елдан — Казан университетының профессор-консультанты.
Лилия Фәсхетдинова, Яуширмә төп гомумбелем мәктәбенең туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев