Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Җиңү юбилеена – яңа китап

    Аны әдәби «Үлемсез полк» дип, ягъни Бөек Ватан сугышы фронтларында көрәшүче чистайлылар буынына басма һәйкәл дип атыйлар.

    Сүзебез – «Җиңү солдатлары» китабы серияләре турында.

    Күптән түгел басманың бишенче юбилей китабы дөнья күрде. Анда сугыш елларында һавада, диңгездә һәм җирдә сугышучы шәһәребез һәм районыбыз солдатлары турында зур булмаган материаллар һәм киңәйтелгән очерклар белән 300дән артык бит бар. Басмага күп кенә фотографияләр һәм архив документлары кергән. Бишенче китап алдагыларыннан үзенең бизәлеше белән аерылып тора – ул махсус конкурста җиңү яулаган укучыларның иҗади эшләре белән иллюстрияләштерелгән. Аермасы шунда ки, әлеге китап Җиңүнең 75 еллыгына чыгарылды.

    Китапны чыгару сугыш һәм хезмәт ветераннары советы проекты ярдәмендә тормышка ашырылды. Ул җирле җитәкчелекнең оештыру һәм финанас ярдәменә һәм «Лукойл» компаниясенең конкурс грантына ия булды. Әлеге проект «Җиңү солдатлары» китабы битләрендә чистайлыларның үлмәс полкы» дип атала. Аның авторы – сугыш һәм хезмәт ветераннары советы президиумы әгъзасы Татьяна Шведчикова.

    – Бу китап – энтузиастлар зур командасының тырышлыгы нәтиҗәсе. Аны оештыру өстендә ветераннар советы янындагы эшче төркем әгъзалары гына түгел, мәдәният учреждениеләре, яшьләр сәясәте, мәгариф, музейлар, китапханәләр хезмәткәрләре һәм башкалар эшләде. Билгеле, мәгълүматлар җыюда туганнары, якыннары, сугышта катнашучыларның хезмәттәшләре дә ярдәм күрсәттеләр, – дип сөйли Татьяна Алексеевна.

    – Китапны әзерләү барышында зур эзләнү эшләре башкарылды...

    – Әйе, билгеле ул саллы хезмәт булды. Без кайсы урында хәрби комиссариатка мөрәҗәгать иттек, кайбер урыннарда «Халык батырлыгы» һәм «Халык хәтере» сайтларында, архивларда мәгълүмат эзләдек. Эш барышында шунысы ачыкланды, кайбер туганнары ата-бабалары, аларның батырлыклары турында күп нәрсә белмәгәннәр. Ә менә бүләкләү турында документлар алгач: «Менә нәрсә өчен ул орден-медаль алган, менә үзен ничек күрсәткән!» дип горурландылар. Шундый мизгелләр шактый булды. Бу, билгеле, нык дулкынландыра. Моны күргәч, эшләгән эшебезнең иң беренче чиратта яшьләр һәм киләсе буыннар өчен кирәкле булуына сөендек. Һәрбер республика, һәр район мондый биштомлык белән мактана алмый. Ә бездә ул бар һәм без аның белән горурланабыз!

    – Яңа китапларны кем ала?

    – 600 данә шундый китап басылды. Без аны сугышта катнашучыларның әлеге китапны чыгаруда ярдәм иткән туганнарына бүләк итәчәкбез, шулай ук китапханәләргә, мәктәпләргә, мәдәни учреж де ниеләргә, музейларга, массакүләм матбугат чараларына таратачакбыз. Шуны белергә кирәк: китап истәлек кенә булырга тиеш түгел, ә эшләргә тиеш. Без аның буенча сценарийлар булдырылыр дип өметләнәбез, чөнки анда менә дигән материаллар бар. Әмма моның белән генә проект төгәлләнми әле, безне алда бик күп эшләр көтә: тәкъдим итү кичәләре, яшьләр белән очрашулар һәм башка шундый пат риотик юнәлештәге чаралар үткәрергә кирәк. Болар барысы да хәтерне саклау өчен кирәк, без аның юкка чыгуына юл куярга тиеш түгел.

    Беренчеләрдән булып китапны Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Михайлович Егоровка бүләк иттеләр. Аның турында материал әлеге яңа басмада дөнья күргән. 97 яшьлек фронтовик биш китаптагы сугышчылар арасында хәзер бердәнбер исән булган Җиңү солдаты. Өлкән яшьтә булуына, колаклары начар ишетүгә карамастан, ветеранның кәефе әйбәт, шаяра, елмая.

    – Рәхәтләнеп укыгыз, иллюстрацияләрен карагыз, без сезгә шатланып әлеге китапны бүләк итәбез, – диде Татьяна Шведчикова ветеранга әлеге басманы тапшырганда.

    Алексей Михайлович Березовка авылында туган, колхозда эшләгән. 1939 елда «Балхаш» теплоходына матрос булып урнаша. Бөек Ватан сугышы башланганда әлеге теплоход Волга буенча рейслар ясый, Сталинградка хәрби йөк ташый. 1942 елның мартында ул Куйбышевта пехота училищесының курсанты була, ә июнь аенда 13нче аерым истребительләр батальонында рядовой автоматчы Егоров Мәскәү астындагы сугышларда катнаша. Ул Воронеж өлкәсендәге Калач шәһәрендә дә сугыша. Алексей Михайлович армиядән 1947 елның февралендә демобилизацияләнә, шуннан соң туган якларына әйләнеп кайта. Баргомерен елга флотына багышлый – рулевойдан башлап капитанга кадәр юл үтә.

    Тормыш иптәше белән бергә биш бала тәрбияләп үстерәләр. Алексей Михайловичның 7 оныгы һәм 14 оныкчыгы бар.

    Хәзер ветеран бер кызы тәрбиясендә яши. Аның әйтүенчә, сәламәтлеге белән булган проблемалар сәбәпле, ул соңгы елларда Җиңү Көнендә митингларда катнашмый, парадны телевизордан гына карый, укырга ярата. Моны без дә үз күзләребез белән күрдек. Без алып килгән китапны кулына алуга Алексей Михайлович күзлеген киеп, аның белән таныша да башлады.

    Китап турында

    Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль район башлыгы:

    – Фронтовиклар буынының үлми торган әхлакый ориентирлары – бу безнең рухи мирасыбыз. «Җиңү солдатлары»ның чираттагы китабы –бу Бөек Җиңү һәм аның солдатлары, безнең якташларыбыз турында истәлекне яңа буын чистайлыларга тапшыру буенча тагын бер адым. Безнең проектның эшче төркеменә саллы эчкерсез, иҗади, китапны оештыру буенча чиксез эшләре өчен зур рәхмәт белдерәсе килә Басманы очерк геройларының йөзләгән нәсел дәвамчылары, уку йортлары, яшьләр оешмалары, музейлар, китапханәләр, мәдәният учреждениеләре көтә. Без чистайлыларның үзләренең халыкчан әдәби бренды –күптомлы «Җиңү солдатлары» булуы белән горурланабыз. Бу традиция шулай дәвам итсен иде.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: