Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Иң яшь автоледи җиңүче булды

    Шәһәрдә хатын-кызлар арасында машина йөртү осталыгы буенча республика «Автоледи-2018» конкурсының сайлап алу туры узды.

    Хатын-кызны руль артында күрү безнең көннәрдә гадәти күренеш. Гүзәл затларның техниканы яхшы белүләре, йөртү осталыклары, билгеле, күпләрне сокландыра... Конкурста аларның кайберләре: иң кыюлары, зирәкләре, көндәшләре белән көч сынашырга батырчылык итүчеләре  генә катнашты.  Сигез чистайлының шундыйлар рәтенә керүләре үзе үк сөендерә. Димәк, алар үз көчләренә ышаналар! Хәер, аларның күбесен яңалар дип әйтмәссең дә... Дөрес, җиңүне алар арасыннан иң яше яулады.
    – Конкурсның максаты – йөртү культурасын камилләштерү, автомобиль белән идарә итү һәм куркынычсызлык күнекмәләрен үстерү, – дип билгеләп үтә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет идарәсе филиалы начальнигы Светлана Сидорова. – Билгеле инде, ЮХИДИ бүлеге җитәкчелеге белән бергәләп әлеге конкурсны оештырып, без хатын-кызларны юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашырга да җәлеп итәргә теләдек.
    Светлана Рамазановна  үзе дә машинаны зур осталык белән йөртә, ул күп еллар инде руль артында.
    Бәйгедә катнашучылар алдында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә тест тапшыру һәм автомобильне фигуралы йөртүдә ярышу бурычы торды. Конкурсның теоретик этабы катнашучыларның теоретик белемен тикшерү максаты белән үткәрелә. Ә практик өлеше исә контроль вакыт эчендә сынау күнекмәләре комплексы буенча автомобильдә эзлекле рәвештә маневрлар башкарудан гыйбарәт. Җиңүче маневрлар ясауга киткән вакытның  никадәр аз булуыннан чыгып билгеләнә.  Ике этапта да җиңүне Казан архитектура- төзелеш университеты студенткасы Ксения Федотова яулады. Афәрин! Нәкъ менә ул «Автоледи» конкурсының республика этабында Чистайны тәкъдим итәчәк. Алия Хәмитова икенче урында, өченчедә – Алена Долганова.
    ЮХИДИның теркәү-имтихан бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы  Илнур Нуриәхмәтов автоледиларга  конкурста катнашулары өчен ихластан рәхмәт белдерде, уңышлар теләде, юл хәрәкәтендә кагыйдәләрне сакларга кирәклеге хакында янә бер кат искәртте. Барлык катнашучылар да «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесеннән бүләкләр алды.
    Ксения Федотова былтыр гына Чистай Выселкасы мәктәбен тәмамлады. Ул Илдар Хәмитов җитәкләгән балалар-яшьләр авто­мәктәбендә укыган. Сүз уңаеннан, Илдар Хәмитов үзе дә конкурска килгән иде, ул укучысының менә дигән чыгышына бик шатланды. Балалар-яшүсмерләр автомәктәбендә укучылар ел саен  автомобиль йөртү буенча төрле ярышларда Чистайны лаеклы тәкъдим иттеләр, призлы урыннар яуладылар. Чистайлылар икенче урынга лаек булдылар.Һәм менә алда яңа уңыш, алда тагын яңа сынаулар.
    – Республика ярышларына сез әзерме? – бу минем  җиңү белән котлаганнан соң кызга биргән беренче соравым.
    – Әлбәттә, иң  мөһиме – үзеңә ышану кирәк! Миңа автомобильләр, хәрәкәт, трасса ошый... Мин үземне юлда җиңел һәм ирекле итеп хис итәм. 11 яшемдә техника белән кызыксына башладым, автомобиль йөртергә әти өйрәтте. Машина йөртү стажым минем күп түгел, әмма мин көчле хәрәкәт вакытында да федераль трассада яхшы ориентлашам.
    – Юл кагыйдәләрен бозмый­сыңмы?
    - Кагыйдәләр буенча йөрергә тырышам!
    – Син ничек уйлыйсың: машина йөртү осталыгы руль артында хатын-кызмы яисә ир-ат утыруга бәйлеме? 
    – Миңа калса, юк!  Кем бу эшне яратып, ихлас күңелдән башкарса, ул юлларда һәрчак төгәл, игътибарлы булачак. Ир-атлар машина йөртүче хатын-кызларга көлемсерәп карамасыннар иде. Шуңа күрә автоледиларга мөрәҗәгать итәсем килә:   андый сөйләшүләргә игътибар итмәгез, сез эшегез белән инде машинаны ничек яхшы йөртүегезне күрсәтәсез... Үзегезгә ышаныгыз, кагыйдәләрне өйрәнегез һәм барысын да үтәгез!  Ә менә машина йөртү осталыгы конкурсларында  катнашу үзегезгә бәяне арттырачак.
    – Димәк, сиңа, Ксения, «Автоледи»конкурсының респуб­лика этабында җиңү телисе генә кала. 

     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: