Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң яхшы укучылар бүләкләр алдылар

«Чистай» мәдәни үзәгендә укучылар, укытучылар, ата-аналар Бөтенроссия олимпиадасында ирешкән уңышлары өчен иң яхшы укучыларны котлау тантанасына җыелдылар.

Олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча Чистай муниципаль районы өч ел дәвамында респуб­ликада иң яхшылар рәтенә керә.
– Мин олимпиадада җиңүчеләр­не һәм алар­ның хезмәтләре һәм һөнәри­лекләре балаларга зур җиңүләр яуларга ярдәм иткән педагогларны, шундый балалар тәрбияләгән һәм көн дә уңышка барырга ярдәм итүче әти-әниләрне сәламләргә бик шатмын, – ди район башлыгы Дмитрий Иванов.
Сәләтле һәм талантлы балаларга ярдәм йөзеннән безнең районда башлык гранты булдырылды. Мәктәпләрнең иң яхшы укучыларын Дмитрий Алексеевич грамоталар һәм акчалата премияләр белән бүләкләде. Аны «Олимпка юл» республика олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлары алды. Ә укучыларның Бөтенроссия олимпиадасының респуб­лика этабында җиңүчеләр һәм призерлар Рәхмәт хатлары алдылар.
Әлеге укучыларны әзерләгән укытучылар да сәхнәгә күтәрелде. Мәгариф идарәсе начальнигы Госман Нәбиуллин педагогларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Шулай ук Рәхмәт хатлары белән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында җиңүчеләр һәм призерлар да билгеләп үтелделәр. Быел аларның саны 277гә җитте!
Мәктәп укучыларының Бөтенрос­сия олим­пиа­да­сының муниципаль этабында катнашучылар сәхнәгә аерым чакырылды. Болар – Чуваш Ялтаны урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы, татар теле буенча халыкара олимпиадада җиңүче Лилия Миңнеха­нова, 1нче лицейның 9 сыйныф укучысы, технология буенча призер Камилла Шәрифуллина, Чистай Выселкасы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Никита Грызунов. Никита – Бөтенроссия олимпиадасының экология буенча республика этабы призеры, йомгак­лау этабында катнашучы, ПФОның интеллектуаль олимпиадасында уйлап табу мәсьәләләрен чишү буенча ярышта җиңүче булды.
– Миңа шундый мактаулы исем бирүләренә мин бик шат. Минем уйлавымча, бу минем генә түгел, әти-әниемнең, укытучыларымның да хезмәте. Аларга бик зур рәхмәт. Чистайда мәктәп укучылары өчен шундый чаралар оештырылуы барлык балалар өчен зур стимул, – ди Никита.
– Синең уңышыңның сере нәрсәдә? – дип сорадык без Никитадан.
– Яңаны табарга,  камил­ләшергә омтылуда,  аеруча хезмәттә. Халыкта бит даһилык ул - талантның 1 проценты гына, калган 99 проценты искиткеч зур хезмәт диләр. Шуңа күрә дә мин ирешелгәннәрдә генә туктап калмыйча, үземнең яраткан фәнемне – биологиямне тирәннәнрәк өйрәнергә тырышам,- ди ул. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Никита Мәскәү дәүләт уни­верситетының биология факультетына керергә хыяллана. Аңа һәм барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар юлдаш булсын!
Әлеге тантана барлык катнашучылар өчен чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Бүләкләүләр балалар башкаруында концерт номерлары белән аралашып барды. Һәм юкка гына аны «Интеллект. Иҗат. Уңыш.» дип атамаганнардыр. Чыннан да, уңышка ирешүчеләр булып иҗат итәргә, эшләргә яратучылар һәм шул ук вакытта үзенең интеллектыннан файдалана белүчеләр санала. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай