Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң яхшы тәрбияче дип Алинә Шәрифуллина танылды

«Ел тәрбиячесе-2022» һөнәри осталык республика конкурсының муниципаль этабы тәмамланды.

Әлеге конкурсның муниципаль этабында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән 14 педагог катнашты. Финалга 8 кеше чыкты. Муниципаль этапны үткәрү өчен 26 нчы номерлы катнаш төрдәге «АБВГДейка» балалар бакчасы алынды.

Үзеңнең педагогик методи каң ны жюри хөкеменә тапшыру җиңелләрдән түгел. Методика авторныкы булырга, иң мөһиме – кечкенә балалар өчен уңайлы һәм кызыклы булырга тиеш. Урамда XXI гасыр, балалар бакчасында тәрбияләнүчене шаккаттыру өчен, тәрбия традицион методларын онытмыйча, замана белән бергә атларга кирәк.

Педагоглар әйтүенчә, замана балалары кайчак аларга караганда да күбрәк беләләр. Чөнки хәзер үсештә ярдәм итүче ресурслар буа буарлык. Әмма үзләрендә тәрбияләнүчеләрне яңа дәресләр белән гаҗәплән дерергә мөмкин әле. Алар үз методикалары белән «Ел тәрбиячесе-2022» һөнәри осталык конкурсында уртаклаштылар.

Катнашучылар һәм яклау төркеме алдында сәламләү сүзе белән мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Купцова чыгыш ясады.

– Һәр конкурс бу дулкынлану гына түгел, ә һөнәри үсеш тә. Финал иң иҗади, иң акыллы, максатчаннарны билгели. Мәктәп яшендәгеләрне тәрбияләү - җаваплы эш. Аларның тормышы һәм үсеше бер урында гына тормый. Аларга кызыклы булу өчен күп көч куярга кирәк. Сезгә уңышлар телим, – диде Ольга Вадимовна.

Аннары тәрбияләнүчеләр җирәбә салдылар. Шулай итеп чыгыш ясау тәртибе билгеләнде. Катнашучылар өлкәннәр аудиториясе белән мастер-класс та үткәрделәр. Алдагы этапларда үз эшләренең тәҗрибәсе турында сөйләделәр, яңа идеяләр, иҗади табышлар белән уртаклаштылар.

– Елдан-ел катнашучы лар үзләренең һөнәри осталык лары ның югары дәрәҗәгә ирешүләрен күрсәтәләр, балалар бакчасының командасы белән җаваплы әзерләнәләр, – ди жюри әгъзасы, мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү эшләре методисты Оксана Маслакова.

Иң беренче булып үз эшләрен жюри хөкеменә 8 нче номерлы «Дюймовочка» балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Нигъмәтуллина тәкъдим итте. Аның проекты «Рәхәт фантазияләр» дип атала. Ул мәктәпкәчә балаларны иҗади үстерүдә дизайн куллану турында сөйләде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һөнәри осталык конкурсында Елена Викторовна беренче тапкыр катнаша.

– Барлык катнашучылар да яшьләр, энергиялеләр, аларның күзләре янып тора, уңышлар яулыйсылары килә. Мондый командада тәҗрибә уртаклашырга һәм үзеңә дә нигәдер өйрәнергә бик күңелле. Мин үземнең күңелемә якын теманы сайладым, чөнки рәсем ясарга, үз кулларым белән нидер ясарга, иҗат итәргә, хыялымны тормышка ашырырга яратам. Иң мөһиме, балалар моны аңларга сәләтле булсын. Алар булдыра. Бу дәресләрне практикада да кулланам инде. Безнең төркемдә курчак бүлмәләрен бизәкләү бик популяр, – диде Елена Нигъмәтуллина.

6нчы балалар бакчасы тәрбия че се Алинә Шәрифул лина балаларга гына түгел, башкаларга да кызыклы теманы тәкъдим итте. Workshop мәгариф системасының нәрсә икәнен белүгә өлкәннәр дә каршы түгел. Педагог аңлатканча, бу – уен һәм интерактив модуллар аша өйрәтелүче интенсив, динамик үсештәге белем бирү.

– Дәресләр барышында без стресска кашы уенчыклар , счетлар кулландык, шулай ук «Уйна һәм үс» интерактив тактада биремнәр үтәдек. Биремнәр шигырь формасында яңгырады. Саннарны без уенчыклар белән алмаштыдык, болай яхшырак кабул ителә. Системаның әлегә рецензияләре юк, киләчәктә ул безнең балалар бакчсының педагогия коллективы белән эшләнәчәк.

Сүз уңаенда

Алинә Шәрифуллина һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабында җиңү яулады.

2нче номерлы балалар бакчасыннан музыка җитәкчесе Альбина Малова һәм 26 нчы номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Аделина Мисбахова конкурс призерлары булдылар.

Котлыйбыз! Ирешкән уңышларда гына тукталып калмаска, тагын да зуррак уңышларга ирешергә, тагын да күбрәк белергә омтылырга кирәк. Күзләрегездә һәрвакыт очкыннар янсын, мөмкинлекләр күбрәк ачылсын. Зона этабында яңа җиңүләр яуларга насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев