Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң яхшы студентларга – Морозов стипендиясе

КАИ-КНИТУның «Восток» Чистай филиалының өч студенты Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовтан стипендия алды.

Очрашуда Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, КАИ-КНИТУның административ эшләр һәм филиаллар буенча проректоры Булат Зиннуров катнаштылар.

Өч семестр дәвамында бары бишлегә уку, тәртип һәм активлык – исемле стипендия өчен төп таләпләр. Казан университеты филиалы директоры билгеләп үткәнчә, югары уку йортында андый студентлар шактый, шуңа күрә иң яхшыларны сайлап алу җиңел булмаган. Шуңа да сайлап алу процедурасы ачыктан-ачык булган.

– Стипендиягә кандидатлар турында без гыйльми советта фикер алышабыз. Кемнедер район башлыгы стипендиясенә, кемнедер югары уку йортының арттырылып түләнә торган стипендиясенә тәкъдим итәбез. Лаеклы студентларыбызның күпчелеге яхшы укулары өчен бүләкләнсен дип тырышабыз. Морозов стипендиясенә кандидатлар – өч семестр дәвамында сессияне бары бишлегә япкан егетләр һәм кызлар, – диде Илшат Мөхәммәтҗанов.

Булачак белгечләр Екатерина Главнова, Даниил Александров, Регина Гайнатуллина – II һәм III курс студентлары. Алар югары теоретик, практик белемнәрен күрсәтәләр, техник белгечлекләрне үзләштерәләр, университет тормышында актив катнашалар. Стипендиатлар төрле юнәлешләрдә үсүләрен билгеләп үттеләр.

–  Укырга да, иҗатка да, ял итәргә дә вакыт җитә. Аны дөрес бүләргә мәктәптә уку ярдәм итте. Өлкән сыйныфларда, имтиханнарга ныклап әзерләнгәндә, студент ролендә булдык дисәк тә, ялгыш булмас. Яхшы укыр өчен лекцияләргә йөрү һәм укытучыны игътибар белән тыңлау да җитә, – диләр студентлар.

Исемле стипендия турында Екатерина, Даниил һәм Регина аны тапшыруга бер көн кала белгәннәр. Ә әти-әниләре белән сөенечләрен бүләкләгәннән соң гына уртаклашырга булганнар.

– Бездә лаеклы студентлар күп, шуңа күрә безнең иң яхшылар арасында булуыбызны белү көтелмәгән һәм шатлыклы вакыйга булды.

Даниил Александровның бу беренче бүләге. Егет техник фәннәрнең аңа җиңелрәк бирелүен яшерми. Ә менә кызлар – иҗади шәхесләр, безнең потенциаль хезмәттәшләребез. Екатерина фотография белән мавыга, ә Регина мәкаләләр яза.

Дәүләт Думасы депутаты белән очрашуда студентларның сөйләрлек яңалыклары күп булды. Гадәттәгечә, чара тере аралашу форматында узды. Олег Морозов университет диварларын якын күрә. Ул белемле яшьләрне хөрмәт итә, шуңа күрә уку алдынгыларын исемле стипендия белән бүләкләргә карар иткән.

– Узган очрашуда мин һәр семестр нәтиҗәләре буенча, ничәнче курста укуларына карамастан, иң яхшы өч студентка стипендияләр тапшырачакмын дигән идем. Мин сүземдә торам. Стипендия алырга лаеклыларны сезнең директорат һәм укытучылар составы билгеләде, мин аларга тулысынча ышанам. Стипендия өчен көрәшүнең мәгънәсе бар, чөнки конверттагы сумма сезне сөендерәчәк, – дип ассызыклады Олег Викторович.

Соңыннан депутат илдәге һәм дөньядагы сәяси вәзгыять турындагы фикерләре белән уртаклашты. Шулай ук спикер студентлар белән аралашудан гаять күп энергия алуын билгеләп үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X