Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң яхшы студентларга бүләкләр тапшырылды

Студентлар көне алдыннан Яшьләр үзәгендә район башлыгы премиясен тапшыру һәм гадәткә кергән «Ел студенты» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Залда укуда гына түгел, җәмәгать тормышында да уңышка ирешкән, мәдәни чараларда катнашып, үз проектларын тормышка ашырган, волонтерлык эшчәнлеген алып баручы актив, максатчан студентлар җыелды.

Студентларны бәйрәм белән район башлыгы Дмитрий Иванов котлады.

– Без сезгә, студентларга, районның гына түгел, республиканың да барлык чараларында актив катнашуыгыз өчен рәхмәтлебез. Сезнең уңышларыгыз, казанышларыгыз нәтиҗәсендә Чистайны илебезнең күп кенә почмакларында беләләр. Без сезнең укуда, спортта, мәдәнияттә, социаль тормышта уңышларыгыз белән горурланабыз, – дип ассызык­лады Дмитрий Алексеевич. – Сезне чын күңелемнән Студентлар көне белән котлыйм. Бу иң матур вакыт. Өлкәннәрнең күбесе сез яшәгән атмосферага кабат әйләнеп кайту өчен күп нәрсә бирерләр иде, мөгаен. Сезгә барлык башлангычларыгызда зурдан-зур уңышлар телим!

Шәһәребез уку йортларының иң яхшы студентлары район башлыгы стипендиясенә лаек булдылар. Алар арасында бик яхшы билгеләренә укучылар, фәнни эшчәнлектә аерым уңышларга ирешүчеләр, үз уку йортлары тормышында гына түгел, ә шәһәр тормышында да актив катнашучылар бар.

Дмитрий Иванов Туполев исемен­дәге КАИ-КНИТУның һәм Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чистай филиаллары, медицина училищесы, авыл хуҗалыгы техникумы һәм күппрофильле көллият студентларын бүләкләде. Иң яхшы студентларны кызыксындыру карары муниципаль район җитәкчелеге тарафыннан 15 ел элек кабул ителгән иде. Шушы вакыттан бирле ел саен иң яхшылар шундый бер тапкыр бирелә торган стипендия алалар. Быел аңа 19 кеше ия булды, тагын 8 студент уку һәм җәмәгать эшчәнлегендә, олимпиадаларда катнашкан һәм шәхси казанышлары өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Яшьләр түземсезлек белән «Ел студенты» конкурсына йомгак ясауны көттеләр. Бу конкурс шәһәрнең урта махсус һәм югары уку йортларында хезмәттәшлек һәм коллектив иҗатны үстерүгә, талантлы, актив һәм иҗади яшьләрне ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Ел дәвамында студентлар төрле юнәлешләрдә: коллектив белән дә, индивидуаль да эшлиләр, спорт, волонтерлык белән дә шөгыльләнәләр, студентлар үзидарәсе органнарын да үстерәләр.

Конкурс нәтиҗәләре 9 номинациядә билгеләнде. Соңгы минутка кадәр дулкынлану сизелде.

Төрле номи­нацияләрдә җиңүчеләргә дип­ломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Егет­ләрне һәм кызларны котлыйбыз! Алга таба да укуларында һәм җәмәгать эшчәнлегендә уңышлар телибез.

«ЕЛ СТУДЕНТЫ-2019» КОНКУРСЫНДА ҖИҢҮЧЕЛӘР

Студент хезмәт отрядларының иң яхшы көрәшчесе дип күппрофильле көллият студенты Булат Вәлиев танылды. Шулай ук күппрофильле көллият студенты Карина Симонова Ел старостасы исеменә лаек булды.

Медицина училищесы вәкилләре дә күп бүләкләр алдылар. Валерий Белов «Ел волонтеры» булды. Виктория Карпова «Иҗади шәхес» номинациясендә җиңүгә лаек булды, ә Наилә Галләмова «Ел җәмәгатьчесе» номинациясендә җиңү яулады.

Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты филиалы студенты Адилә Нурутдинова иң яхшы спортчы дип табылды.

Авыл хуҗалыгы техникумы студенты Булат Хәлиуллин студентлар куркынычсызлык хезмәтенең иң яхшы көрәшчесе дип табылды.

«Ел интеллекты» номинациясендә КАИ-КНИТУның «Восток» филиалы студенты Владимир Колесников җиңде.

Төп «Ел студенты-2019» номинациясендә Камилла Легасова җиңүче булды. Ул КАИ-КНИТУның «Восток» филиалында укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев