Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң яхшы әйдаманны билгеләделәр

Балалар һәм яшьләр иҗат йортында «Искиткеч әйдаман»республика конкурсының муниципаль туры узды.

Иң яхшы исеме алыр өчен шәһәр һәм районның унбер өлкән сыйныф укучысы көрәште.
Катнашучыларны сайлап алу этабына читтән торып сайлау да кушылды, монда яшьләр иҗади папканы тәкъдим иттеләр. Анда әйдаманнар үз эшчәнлекләре, укуда һәм җәмәгать тормышында ирешкән уңышлары хакында сөйләделәр.Шунысы шатлыклы, конкурсның беренче этабын барлык катнашучылар да уңышлы үттеләр Менә алар барысы да бер сәхнәдә очрашты.
- Бу республика конкурсы ел саен берничә этапта үткәрелә. Әлеге конкурсның мәгънәсе шунда ки, безнең өлкән сыйныф укучылары кечкенә балаларга шефлык итәләр, уку елы дәвамында алар белән эшлиләр, дәресләр, физкультминутлар үткәрәләр. Кабатланган өй эшләреннән соң укучылар тест һәм әңгәмә үтәргә тиешләр, анда төрле педагогик вәзгыятьләр карала, - дип билгеләп үтте мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча начальник урынбасары Гүзәл Гатауллина. - Һәр көн саен Чистай балаларының белем дәрәҗәсе арта бара.
Күп балалар беренче тапкыр гына катнаштылар, икенче тапкыр үз көчләрен сынаучылар да бар иде. 5нче мәктәптән Екатерина Пузырева шундый максатчаннарның берсе.
- Әйдаман булу һәрвакытта уңай эмоцияләргә бай булуны таләп итә. Берәр күңелсез яисә уңышсыз көнеңдә укучылар янына килсәң, шунда ук кәефләр күтәрелеп китә, алардан уңай энергия аласың һәм яңа көч белән коралланасың, - дип фикерләре белән уртаклашты Лиза. - Бишенче ел инде бу конкурста җиңүгә өмет итеп барам. Былтыр призер булган идем. Һәм менә көтелгән җиңү.
Үзенчәлекле сценарий, малайлар һәм кызлар белән бергә уйланылган бию һәм җырлар ярдәме белән ул җиңү яулады һәм конкурсның республика этабына юллама алды.
Елизавета билгеләп үткәнчә, аның әйдаманлык эшенең сере малайларга һәм кызларга дөрес якын килүдә .
- Үзеңнең шымчы түгел, ә дус булуыңны күрсәтә белергә кирәк. Шул вакытта алар сиңа бар ышаначак һәм серләре белән дә уртаклашачак, - дип өсти Лиза.
Җиңүче берәү, ә призерлар берничә. Алар - 1нче лицей укучысы Лилия Исмәгыйлева, 1нче мәктәптән Владимир Филатов, 3нче гимназиядән Анастасия Князева. Башка катнашучылар төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булдылар. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай