Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Иң яхшы участковый Михаил Сахаров

    Полиция капитаны Михаил Сахаровны хаклы рәвештә иң яхшы участок уполномоченные дип саныйлар: елдан-ел ул оператив хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләрен яхшырта, яшь хезмәткәрләрнең тәҗрибәле остазы.

    Намуслы һәм тәртипле, ягымлы һәм гадел, законга турылыклы - аның характерының төп сыйфатлары. Аның административ участогының озынлыгы 42 километр, ә киңлеге 20 километрга якын. Анда Александровка авылыннан Кызыл Яр авылына кадәр булган авыллар керә. Аны үз участогында гына түгел башка урыннарда да беләләр, ул күп еллар мебель фабрикасы, кирпеч заводы районнарында участковый булып эшләде.
    Михаил Петрович үзе әйткәнчә, аның эш көне яхшы иртәнге аш белән башлана, чөнки еш кына төшке һәм кичке ашсыз да калырга мөмкин. Аннан соң транспорт чарасы белән идарә итүгә рөхсәт алу өчен шәфкать туташы янына бара, аннары җитәкчелек билгеле бурычлар куя торган киңәшмә була һәм участогына юл тота. Ә анда эшнең иге-чиге юк. Билгеле, үз участогына һәм үзенә ышанып тапшырылган территориядә яшәүчеләрне Михаил Сахаров биш бармагы кебек белә. Машинада урамнар буйлап үткәндә каршыга очраучыларның олысыннан кечесенә кадәр аңа баш иеп сәлам бирә. Эш көне иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр саналса да, бу полиция турында түгел дип сөйли полиция капитаны Сахаров: "Барлык участок уполномоченныйлары да сигез сәгать эшләгәннән соң үз участокларына баралар. Кайвакыт эш көнен вакытыннан күпкә алдарак та башларга туры килә".
    Полициянең участок уполномоченные эше иң авыр хезмәтләрнең берсе дип санала. Аларны юкка гына "универсаль полицейскийлар" дип атамыйлардыр: күршеләр арасындагы һәм гаиләдәге бәхәсләр, исерек килеш сугышулар һәм талашулар, административ хокук бозулар һәм гражданнарның төрле сәбәпләр буенча мөрәҗәгатьләре - боларның барысы да бүгенге героебызның компетентлык зонасында.
    Беренче эш итеп Александровка авылына барабыз. Авылда төп проблема - терлекләр урлау. Ел саен фермадан бозаулар һәм атлар югала, чөнки тиешле каравыл юк. Моңа кадәр бер көн алдан ул каравылчыларны тикшерә - 23 сәгатьтә барысы да йоклыйлар. "Ферма җитәкчелеге һәм авыл җирлеге башлыгы белән очрашырга, тагын бер тапкыр әлеге проблеманы тикшерергә һәм яңа урлаулар булмасын өчен хәлне тиз арада төзәтергә кирәк", - дип аңлата Михаил Петрович.
    Юлда барганда Михаил миңа авыл тормышы һәм яшәүчеләрнең проблемалары турында сөйли. "Берсенекен берсе урлыйлар, сарыклар бүләләр, сарыклар берсе артыннан берсе йөри һәм кайсысы аныкы икәнен аермагач, участковыйны чакыралар. Гомумән, терлекләр басуда йөриләр, аларның хуҗаларына җәза бирер идең, аның кем терлеге булуын расларга кирәк әле, ә бу бик катлаулы. Терлеккә паспорт та бирмиләр, фамилиясе дә язылмаган. Этләр белән дә проблема бар. Бигрәк тә хат ташучылар алардан зарлана. Бу юнәлештә дә эшлибез. Билгеле, беренче тапкырга мин әлеге дүрт аяклы дусларның хуҗаларына кисәтү ясыйм, ә икенче тапкыр эләксәләр, административ штраф язам.
    Фермадан Фиков-Колок авылына юнәләбез. Бер хатын-кыз шалтыратып иренең эчүеннән зарлана, бөтен өмете участковыйда. Өй янына киләбез, машина тавышын ишетеп хатын-кыз үзе йөгереп чыга. Күз яшьләре белән иренең даими аракы эчүе турында сөйли. "Ә ул сездән курка, хөрмәт итә, иремне өйгә кайтарыгыз, ул начар кеше түгел", - дип елый. Михаил Сахаров ире белән сөйләшергә вәгъдә бирә. Аның әнисенең өенә юнәләбез, әлеге ир-ат берничә көн буе анда аракы эчеп ята. Шул арада Михаил Петрович үз практикасыннан төрле тарихлар сөйли. Үз тормышына һәм башка кешеләр тормышына куркыныч янаган ике очракны искә ала ул. "Елгачылар поселогында ир-ат хатынын кыйный дигән хәбәр ала. Киләм, ишекне ачам һәм "Әле син ментларны чакырдыңмы!" дигән сүзләр белән зур гәүдәле исерек ир-ат килеп чыга һәм аш бүлмәсеннән пычак алып миңа ташлана. Аның пычагын бәреп төшереп, кулларын борып алып өстенә менеп яттым. Тикшерү оператив төркем килгәнче шулай ятып тордым.
    Шундый тагын бер очрак кирпеч заводы районында булды. Әлеге фатирда күптән түгел генә төрмәдән азат ителгән ир-ат яшәвен беләм. Өйләренә керәм, ә ул пычак тотып хатынын куып йөри. Бөтен җирдә пыяла ватыклары, шунда ук яшь ярымлык бала. Ул куркып минем янга йөгереп килде һәм чалбарыма тотынды. Билгеле, мин беренче чиратта бала турында уйладым. Әгәр пычакны алырга теләсәм, сугышырга кирәк, бала зыян күрә дип уйлыйм, ә ул инде миңа пычак белән ташлана. Баланы ышыклап, психологик яктан тәэсир итеп аны сөйләштермәкче булам һәм аны сөйләштерә алдым. Ир-ат күз яшьләренә тыгылып, пычакны ташлый һәм бүлмәгә кереп китә. 12 ел хезмәт итү чорында күп нәрсә күрергә туры килде. Участок уполномоченныйлары эшне иртәнге якта башлыйлар, ә менә кичке якта эш тагын да күбәя, чөнки бу вакытта гаилә, көнкүреш бәхәсләре, урлашулар көчәя. Һәр яшәүчедә участковыйның кәрәзле телефон номеры бар һәм теләсә кайсы вакытта алар безгә шалтырата алалар. Кагыйдә буларак, кешеләр оялып тормыйлар, иртән иртүк тә, төнлә белән дә шалтыраталар. Көненә төрле характердагы утызар шалтырату керә. Һәрберсенә кулымнан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырышам. Кайвакыт чыннан да кылынган җинаять турында хәбәр итәләр, бары тик юрист консультациясе кирәк булган чаклар да була.
    Шәһәргә кайтабыз. Л. Толстой урамыннан узганда тротуарда кеше ятуын күрәбез. Туктыйбыз. Капитан Сахаров аның янына барып күтәрмәкче була, ә ул бик нык исерек, мөстәкыйль рәвештә йөри алмый. Аның участогы булмаса да, чара күрергә кирәк.
    "Көнне планлаштыру мөмкин түгел. Иң мөһиме эштә төгәллек булырга һәм башлаган эшне ахырына кадәр бетерергә кирәк, шунда барысына да өлгерәсең". Буш вакытыгыз бармы дигән соравыма ул: "Буш вакытым булса, кемдер балыкка барыр идем дияр, ә мин авылны йөреп чыгам, барлык яшәүчеләрне, аларның адресын, телефон номерларын, проблемаларын язам. Бик кирәкле мавыктыргыч эш. Яшәүчеләр турында гына түгел, авыл тарихы турында күп кенә яңалык һәм кызыклы нәрсә беләм".
    Аның турында хезмәт җитәкчелеге зур хөрмәт белән сөйли, яшь хезмәткәрләргә үрнәк итеп күрсәтә. Полиция капитаны Сахаров күп еллар яшь хезмәткәрләрнең остазы булып тора, үз тәҗрибәсен, белемен бик теләп аларга бирә. Яшь хезмәткәрләр аның турында: "Башымны тотып утыруымны күрсә яныңа килеп берсүзсез: "Әйдә, ярдәм итәм..."- ди һәм көне буе минем эшләрне хәл итеп, минем участокта эшләргә мөмкин, ә үзенекен төнгегә калдыра, аны иң югары класслы остаз дип саныйм".
    Бу көнне полициянең участок уполномоченные Сахаров Змиево авылына урлашу буенча, автомашина алып китүгә һәм көнкүреш бәхәсләрен хәл итүгә барды. Эш көне ахырына якынлашты. Әгәр ашыгыч чакыру кермәсә, Михаил Петрович эш сменасын тәмамлый, коралын тапшыра һәм өенә кайтып китә. Иртәгә тагын көндәлек мәшәкатьләр башлана: көнкүреш бәхәсләрен хәл итәргә, хулиганнарны тынычландырырга, кешеләргә ярдәм итәргә... Бер сүз белән әйткәндә, участковый, полицейский, чын ир-ат бурычын үтәргә кирәк.
    Рәсемдә: Участковый М.Сахаров үз территориясендә яшәүчеләр белән әңгәмә кора.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: