Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • “Җиңү солдатлары”ның икенче китабы көтелә

    "Җиңү солдатлары"ның икенче китабын бастырып чыгару 9 майга планлаштырыла.

    Аңа Бөек Ватан сугышында катнашкан ике йөзгә якын кеше, якташларыбыз турында мәкаләләр кергән, фронтовикларның фотографияләре урнаштырылган.
    Китаптагы мәкаләләр Мәскәү, Сталинград янындагы сугышлар, Ленинград эпопеясе, Курск дугасындагы сугышлар турында сөйли, документаль тарихи белешмәләр һәм шаһитлар күрсәтмәләре урын алган.
    Китапны бастырып чыгаруга Н. Харитонова, Е. Полосухин, Р. Рәхмәтуллина, В. Мунин, Л. Слепова, Л. Лоскутова, Д. Максимова составындагы авторлык коллективы әзерләде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: