Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң мөһиме – үз эшеңне ярату

Салым инспекциясендә эшләү – катлаулы хезмәт. Аны гомерлек эш итеп сайлаган кешеләр генә бу хезмәттә чын-чынлап уңышка ирешә алалар.

21 ноябрьдә Салым органнары хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Салым хезмәте – дәүләт идарәсенең иң нәтиҗәле һәм йогынты ясаучы структураларының берсе. Ведомство илнең икътисади иминлеге, аның финанс системасының тотрыклылыгы гаранты булып тора. Мөһим социаль программаларны хәл итү, гражданнарның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү салым инспекторларының хезмәт нәтиҗәләренә бәйле.

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 12нче номерлы районара инспекциясе хезмәткәрләре белән очраштык. Алар бу һөнәргә ничек килүләре, соңгы елларда эшләрендә килеп чыккан үзгәрешләр, нинди принципларга таянулары турында сөйләделәр.

 

«Эшкә теләп йөрим!»

Резидә Ислямова салым хезмәтенә институтны тәмамлагач, 2000 елда ук килә. Ул бу өлкә аны һәрвакыт кызыксындыруын, шуңа күрә эшкә теләп керешүен сөйләде.

– Салым салу системасында эшләү: документлар алып бару, предприятиеләрдә тикшерүләр үткәрү, салым түләүчеләрнең түләүләренә анализ ясау, белгечләр белән аралашу миңа һәрвакыт кызыклы тоела иде. Шуңа күрә мин көн саен эшкә теләп киләм, – ди Резидә Наил кызы.

Хезмәт эшчәнлеген Резидә Ислямова дәүләт салым инспекторы вазифасында башлый.

– Салым инспекторы эше төрле тикшерүләр үткәрүне дә күздә тота. Тикшерү белән беренче тапкыр баруыгызны хәтерлисезме, ул чакта дулкынландыгызмы? – дип кызыксынам Резидә Наил кызыннан.

– Әйе, хәтерлим, ул камераль тикшерү иде. Әлбәттә, дулкынландым. Әмма аралашу барышында һәрвакыт конструктив диалог төзергә, кешеләрнең аңлап карауларына ирешергә мөмкин. Тикшерүгә барганда, үзеңне башкалар урынына куярга тырышасың. Без аларның да дулкынлануларын, барысының да дөрес булуын теләүләрен аңлыйбыз. Мондый вакытта өлкән коллегаларымның ярдәме, аларның киңәшләре мөһим.

Хәзер Резидә Ислямова 2нче номерлы камераль тикшерүләр бүлеген җитәкли. Аның эшчәнлеге физик затлардан милеккә салым җыю белән бәйле.

– Хәзер милеккә салым җыю кампаниясе бара. Халыктан сораулар, мөрәҗәгатьләр күп керәме?

– Сораулар бик күп була. Шуңа күрә салым түләүчеләр белән гади, аңлаешлы телдә, кешеләрне тагын да бутарга мөмкин булган катлаулы саннарны, терминнарны кулланмыйча сөйләшү мөһим, – дип уртаклаша Резидә Наил кызы. – Узган ел тормышның күп өлкәләренә йогынты ясаган пандемия, үзизоляция режимы булуга карамастан, без салымнарның яхшы җыелуын тәэмин итә алдык. Быел да халык бу эшкә аңлап һәм җаваплылыкны тоеп карар, күрсәткечләр начар булмас дип өметләнәбез.

– Һөнәри бәйрәмегез алдыннан коллегаларыгызга нәрсә теләр идегез?

– Иң мөһиме – сәламәтлек, бу безнең катлаулы заманда аеруча мөһим, уңышлар һәм һәр көнне эшкә шатланып килүләрен һәм анда теләп эшләүләрен телим!

 

Салым хезмәтенә эшкә вакытлыча килә һәм шунда калада

Лилия Җиһаншинаның хезмәт кенәгәсендә нибары бер эш урыны – салым инспекциясе тора. Ул сәүдә өлкәсендә эшләргә хыялланган, әмма аңа бөтенләй башка юл әзерләнгән. Әлмәт сәүдә техникумын тәмамлаганнан соң, ул яңа оешкан салым хезмәтенә сәркатип-машинистка булып эшкә керә һәм шунда кала да.

– Бирегә эшкә беренче тапкыр килгән көнне бик яхшы хәтерлим. Бу 1991 елның 5 августы иде. Хезмәт – яңа, коллектив – кечкенә. Ялгышмасам, ул вакытта без нибары тугызау гына идек. Бер елдан соң мине дәүләт салым инспекторы вазифасына күчерделәр, – дип искә ала Лилия Җиһаншина. – Минем остазларым яхшы иде. Алар мине күп нәрсәгә өйрәтте. Еллар узгач, үзем дә яшь хезмәткәрләргә әлеге һөнәрне үзләштерергә ярдәм иттем һәм үз тәҗрибәм белән уртаклаштым.

Лилия Җиһаншина салым хезмәтендә күп кенә баскычлар аша уза: сәркатип-машинистка булып эшли башлый, салым инспекторы, аннан өлкән салым инспекторы була, хәзер ул баш салым инспекторы вазифасын башкара.

Салым хезмәтендә утыз ел эшләү дәверендә ул төрле үзгәрешләр, эш процессына заманча технологияләр кертүне күрә.

– Мин үз эшемне яратам, үземне башка юнәлештә күз алдына да китерә алмыйм. Кайчагында күпме вакыт узган дип уйланам. Югыйсә күп еллар элек

бирегә вакытлыча гына эшкә килгән идем. Елдан-ел салым хезмәтендә эшләү миңа ошый бара. Шушы еллар эчендә безнең эштә күп нәрсә үзгәрде: төрле яңалыклар кертелде, заманча техника барлыкка килде. Болар барысы да безнең эшне тамырдан үзгәртте. Мин хезмәт эшчәнлеген башлап җибәргән һәм хәзерге салым инспекциясе – җир белән күк арасы, – дип билгеләп үтә Лилия Җиһаншина. – Һәр нәрсәдә «уңай» һәм «тискәре» яклары бар. Әлбәттә, заманча технологияләр эшне җиңеләйтә, әмма хәзер безгә халык белән җанлы аралашу җитми. Элек без кешеләргә якынрак идек, авыл җирлекләренә барып, аңлату эшләре алып бардык, кешеләр белән аралаштык, алар безгә үзләренең сорауларын бирә, тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итә иделәр. Без кешеләрнең үзләрен күреп сөйләшә идек, ә хәзер аралашу компьютер аша бара.

– Салым инспекторы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Мөгаен, игътибарлы, җаваплы, төгәл булырга тиештер. Һәм иң мөһиме – үз эшеңне яратырга кирәк. Ул чакта барысы да яхшы булачак!

 

«Һәркемгә якын килү юлларын табарга»

Наталья Герасимованың утыз елга якын гомере салым хезмәтендә эшләү белән бәйле. 1993 елның 29 ноябрендә ул Яңа Чишмә районы буенча дәүләт салым инспекциясендә сәркатип булып эшли башлый, аннары белгеч була. Хәзер ул – өлкән салым инспекторы.

– 2004 елда салым органнары берләштерелде һәм мин Чистайда эшли башладым. Шушы еллар эчендә безнең эштә гаять зур үзгәрешләр булды. Элек барысын да кулдан яздык, һәркайда төрле журналлар, кәгазь битләре өелеп ята иде. Хәер, ул чакта эш тә башкача оештырылды. Мин контроль-касса техникасы бүлегендә эшләгәндә, без еш кына касса аппаратларын куллану буенча тикшерүләр белән бардык. Кайчагында хәтта көне буе кибетләрдә кизү тора идек, ул чакта кибетләрнең рәсми керемнәре күпкә югарырак була иде, – дип сөйли Наталья Михайловна.

– Хәзер бөтен эш диярлек компьютерда. Эш күләме зур булганлыктан, бу, әлбәттә, бик уңайлы. Бүгенге көндә безнең инспекциягә җиде район: Чистай, Яңа Чишмә, Алексеевск, Спас, Әлки, Аксубай һәм Нурлат керә.

– Салым хезмәтендә эшләү – бик үзенчәлекле, катлаулы һөнәр. Ул еш кына кешеләр белән аралашуга бәйле, ә алар һәрвакытта да ачык йөзле булмый. Бу очракта ничек эшләргә тырышасыз?

– Кешеләр белән эшләгәндә һәркемгә якын килү юлларын табарга, сабыр булырга, аларны тыңлый белергә һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл итәргә тырышырга кирәк. Кайчагында кешеләр дулкынланып, борчылып, бер үк сорауны күп тапкырлар бирә алалар. Мондый очракларда да аларны тыңларга һәм кабат аңлатырга тырышабыз.

– Сезнең фикерегезчә, эшегездә иң мөһиме нәрсә?

– Барысына да өлгерү, кешеләр белән уртак тел табу өчен, үз эшеңне дөрес оештыра белүдер, мөгаен. Кайчагында үзеңне салым түләүче урынына кую һәм аларны аңлау, кешеләргә якынрак булырга тырышу мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев