Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Иң мөһиме - ышану һәм аңлау

    8 июльдә россиялеләр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр.

    Һәркем өчен ул мөһим, күңеленә якын, бигрәк тә погонлы кешегә. Якыннарың белән бер табын артында утыру, гаилә альбомы битләрен актара-актара фотографияләр карау, якын кешеләренә мәхәббәт аңлату һәрвакытта да мөмкин булмый. Чөнки полициядә хезмәт итү бик күп вакытны ала һәм бер дә романтик түгел, ә ир белән хатынның икесе дә эчке эшләр органнарында хезмәт иткәндә аеруча. Шуңа күрә һәр тәртип сакчысы хезмәт бурычларын үтәгәннән соң өйгә, гаилә учагына якынрак булырга ашыга.
    Любовь һәм Андрей Никифоровлар бергә 12 ел инде. Андрей 15 елдан артыг­рак җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшли. Ул – шәхескә каршы җинаятьләрне ачу буенча бүлекчә начальнигы. Любовь  - икътисадый җинаятьләр белән көрәшү буенча бүлек оперуполномоченные. Аның полициядә эшләү стажы 14 ел. Вакытның күп өлешен ир белән хатын хезмәттә үткәрәләр. Бүген эштә танышканнарын елмаеп искә төшерәләр.
    – Ул вакытта Андрей Алексеевск районы эчке эшләр бүлегендә җинаятьчеләрне эзләү оперуполномоченные вазифасында эшли иде, ә мин – Чистайда, салым җинаятьләре буенча идарәдә, – ди Любовь. – Безнең идарә якын тирәдәге биш районга, шул исәптән Алексеевк районына да хезмәт күрсәтә. Миңа эш буенча милиция бүлегенә кереп чыгарга туры килгәләде. Шунда таныштык та.
    Танышуларына бер ел ди­гәндә яшьләр өйләнешәләр. Башта төрле торак пунктларда яшәгәннәр, әмма гаиләдә киңәшләшкәннән соң, Анд­рей Чистайга күчә.
    Бәхет балаларда
    Ике елдан соң гаиләдә беренче балалары – уллары Степан туа, тагын дүрт елдан соң кызлары Янина. Бүген Степан дүртенче сыйныф укучысы – гаиләнең горурлыгы һәм терәге. Бик яхшы билгеләренә укый, музыка мәктәбендә баян классы буенча белем ала, сәнгать мәктәбенә дә йөри, спорт гимнастикасы белән мавыга.
    – Степа китаплар укырга ярата, – дип билгеләп үтә әнисе. – Әлбәттә, без аның кызыксынуын куәтләп торабыз. Безнең өйдә балалар әдәбияты бик күп, без аны даими тулыландырып торабыз. Шулай ук ул машиналар белән мавыга. Аның төрле модельдәге автомобильләр коллекциясе зур. Үзенең коллекциясе турында ул сәгатьләр буе сөйли ала. Әлеге темага аның китаплары да күп.
    – Ул безнең төп ярдәмчебез дә, – дип өсти Андрей. – Күп вакытны эштә үткәрү сәбәпле, еш кына өйдә булмыйбыз. Без шәхси йортта яшибез, зур булмаган участогыбыз да бар, эш җитәрлек: нәрсәнедер төзәтергә, казырга, бакчадагы яшелчәләргә су сибәргә кирәк. Әлбәттә, ул сеңелесен дә карый. Без бу эшне аңа тулысынча ышанып тапшыра алабыз.
    Кече кызыбыз Янина әлегә балалар бакчасына йөри. Аны барыбыз да яратабыз, бик сөйкемле бала. Абыйсын бик ярата, аның кайгыртуын тоеп яши, әнисен дә ярата, аңа охшарга тырыша. Әмма күпчелек кызлар кебек үк, Янина да әтисен якын күрә. Ул аның өчен иң яхшы иптәш тә, дус та.
    Ирле-хатынлы Никифоров­ларның буш вакытлары юк диярлек, ял көннәрендә гаилә бергә булырга тырыша, я иренең туганнарына авылга кайталар, яки паркка баралар.
    «Сезнең иң яраткан бәйрәмнәрегез нинди?» – дигән сорауга ир белән хатын төрлечә җавап бирәләр. Любовь Яңа ел дип саный.
    – Балалар әкияткә ышаналар. Алар Кыш бабайга алдан ук хатлар язалар, бүләкләрне түземсезлек белән көтәләр, – ди ул.  – Ә без әтиләре белән аларга чын бәйрәм ясарга, хыялларын тормышка ашырырга тырышабыз. Балаларыбызның сөенүләрен күрү зур бәхет. 
    Ә Андрей исә гаиләләрендә­ге төп бәйрәмнәрне балалар­ның туган көннәрен саный:
    – Нәкъ менә шул көннәрдә без көннең үзенчәлекле, истә калырлык итеп үтүен тырышабыз. Дусларны чакырабыз, әниебез безгә бәйрәм табыны әзерли. 
    Степа һәм Янина киләчәктә нинди һөнәр сайлаячаклары турында әлегә уйланмыйлар, әмма без аларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләргә тырышабыз.
    Күп балалы гаиләләрдә үсәләр
    Андрей һәм Любовь күп балалы гаиләләрдә үскәннәр. Андрейның әти-әнисе бер елдан соң алтын туйларын билгеләп үтәчәкләр, алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Любовьның әти-әнисе бергә 40 ел инде, алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Нәкъ менә әти-әниләреннән яшьләр гаилә кыйммәтләрен, мәхәббәт, үзара хөрмәт, аңлашучанлык, олыларны һәм әти-әнине ихтирам итү кебек сыйфатларны үзләштергәннәр. 
    Аларның да әти-әниләре күп вакытны эштә үт­кәр­гәннәр, балаларны мөс­тәкыйльлелеккә, мәрхә­мәт­кә, үзара ярдәмләшүгә, якын кешеләр өчен җаваплылыкка өйрәткәннәр. Андрей белән Любовь та бүген балалары белән үз мөнәсәбәтләрен шушы принципларга нигез­ләнеп коралар.
    Любовьның шактый күп вакыты эштә үтсә дә, ул кайгыртучан әни, менә дигән хуҗабикә. Андрей - гаилә башлыгы, ул барлык якыннары өчен олы терәк.
    Хезмәт берләштерә
    Ирле-хатынлы Никифоровлар үз гаиләләрен балалар гына түгел, ә эш тә берләштерүен әйтәләр.
    – Полицейский хезмәте үзенчә­лек­ләрен белү гаиләдә килеп чыгарга мөмкин булган катлаулыкларны аңларга ярдәм итә. Ә полицейскийлар гаиләсендә ышаныч һәм бер-береңне аңлау барыннан да мөһимрәк. Безнең эштә һәрвакыт көтелмәгән хәлләр килеп чыга: эштә тоткарлану, шалтыратулар, планлаштырмаган командировкалар. Әгәр боларны аңламасаң һәм иптәшеңә даими каныксаң, каршылыклар килеп чыгуын көт тә тор, – дип аңлата Любовь.
    – Минем өчен гаилә – ул, иң элек, ышанычлы тыл, – дип өсти гаилә башлыгы. – 2009 елда Чечен респуб­ликасына җыелма отряд составында хезмәт командировкасы вакытында мин якыннарымның ярдәмен һәм яратуын тоеп яшәдем. Мине тормыш иптәшем һәм кечкенә улым көтте.
    Киеренке эш графигы булуга карамастан, Никифоровлар гаиләсендә һәрвакыт дуслык, мәхәббәт һәм үзара аңлашучанлык хөкем сөрә. Ир белән хатын барлык гаиләләргә моны телиләр.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: