Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Иң мөһиме - терлек азыгы әзерләү вакытын кулдан ычкындырмаска

    Һава торышы Чистай авыл хуҗалыгы җитеш­терүчеләрен көн саен ныклыкка сыный.

    - Узган елны бу чорда бездә биш тапкырга күбрәк азык әзерләнгән иде, печәннең беренче тонналарын май азагында ук әзерләдек, - дип уртаклашты авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ил­гизәр Нуретдинов. - Быел печән аз әзерләнде һәм бу хуҗалыкларның эшенә бәйле түгел, моңа сәбәп - һава шартлары. Үлән үсә, терлек азыгының сыйфаты югала бара, шуңа күрә яхшы һава торышын көтеп тормыйча, хуҗалыклар мәҗбүри консервантлар кулланып, сенаж салалар.
    «Луч» фирмасында терлек азыгы әзерләү тулы көченә бара.
    - Яңа гына азык әзерләргә керештек. Луч поселогы янын­дагы басуда күпьеллык үләннәрне чаптыру белән механизаторлар Андрей Толо­конников һәм Илмир Мәхмү­тов шөгыльләнәләр. Андрей КСК-100 терлек азыгы урып-җыю комбайнында чабып алынган люцернаны сенажга җыеп ала, - дип аңлата Валерий Назаров. - Ул шулай ук терлекне ашату өчен яшел азык сыйфатында да файдаланачак. Илмир МТЗ-80 техникасында печәнгә костер чаптыру белән мәшгуль. Виталий Ларионов һәм Сергей Кислов сенаж ташыйлар, ә фермада МТЗ тракторында Александр Дарьин аны тыгызлый. Әлегә хуҗалыкта бары бер силос-сенаж траншеясы эшли, әмма тиздән аларның саны өчкә кадәр арттырылачак.
    Валерий Назаров сөйләвенчә, терлек азыгы әзерләү темплары быел узган ел белән чагыштырганда түбәнрәк.
    - Узган ел бу вакытта без печәнне беренче кат чабып, җыеп алуны төгәлләгән идек, - ди Валерий Романович. - Хәзер яңгыр яву сәбәпле, басуга кереп тә булмый, шуңа күрә актив рәвештә сенаж сала башладык, терлек азыгын җитәрлек күләмдә әзерләргә планлаштырабыз, моның өчен мөмкинлекләребез бар.
    Хуҗалыкта 800 гектар мәйданда күпьеллык, шулай ук берьеллык үләннәр дә чәчелгән. Мөгезле эре терлек саны 630 баш исәпләнә, шул исәптән, 200е - савым сыеры.
    - Терлек азыгы безгә җитәргә тиеш, - ди Валерий Назаров. - Иң мөһиме - аны әзерләү вакытын кулдан ычкындырмаска.
    Чистай районында якынча 16 мең тонна терлек азыгы, шул исәптән, 1 мең тоннага якын печән әзерләнгән.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: