Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң мөһиме – май бәйрәмнәре вакытында кешеләрнең иминлеге

Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышында берничә мөһим мәсьәләне тикшерделәр. Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Көн тәртибендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү чорында террорчылык актларын кисәтү һәм җәмәгатьчелек иминлеген көчәйтү буенча өстәмә куркынычсызлык чаралары турындагы мәсьәлә торды.
– Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге тарафыннан хокук тәртибен һәм җәмәгатьчелек иминлеген тәэмин итү буенча оештыру-практик чаралар планы әзерләнде, – дип билгеләп үтте җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары Василий Кузьмин. – Террорчылык актларын кисәтү буенча оператив-эзләү һәм профилактик чаралар комплексы үткәрелә, Интернет-сайтлар мониторингы алып барыла, башка оператив органнар белән тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган. Моннан тыш, иминлек тәэмин итү максатында оператив штаб һәм эшче төркем оештырылды.
Шәһәрдә һәм районда Җиңү көнен бәйрәм итү Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең көчәй­телгән эш режимында үтәчәк. Иминлек тәэмин итү өчен полиция хезмәткәрләре генә түгел, ә муниципаль хезмәткәрләр дә, шәхси сак предприятиеләре хезмәткәрләре һәм «Форпост» яшь­ләр берләшмәләре әгъзалары да җәлеп ителәчәк.
Василий Ильич хәбәр иткәнчә, кешеләр күп җыела торган урыннар хезмәт этләре белән кинологлар тарафыннан тикшереләчәк һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан сак астына алыначак. 9 майда мәйданга керү контроль-үткәрү пунктлары аша гына башкарылачак. Барлыгы шәһәр территориясендә алар алты җирдә булачак. Моннан тыш, автотранспорт хәрәкәте өлешчә ябылачак. 
Җәйге каникуллар алдыннан тагын бер мөһим тема булып шәһәр читендә урнашкан балалар сәламәтләндерү лагерьларында террорчылыкка каршы сакланышны камилләштерү тора.
Кызганычка каршы, Чистай районы җәйге лагерьларында ял итү вакытында балалар иминлеге буенча чараларның барысы да үтәлмәгән: видеокүзәтү камералары бөтен җиргә дә куелмаган.
Шулай ук яшүсмерләр арасында килеп чыга торган эчке куркыныч та бар. Интернет челтәрендә яшүсмерләрнең үз яшьтәшләре мө­нә­сәбәтендә кырыслыкны, вәх­ши­лекне пропагандалаучы күптөрле берләшмәләр барлыкка килә. Персонал мондый очракларга әзер булырга һәм теге яки бу хәл килеп чыккан очракта нәрсә эшләргә кирәклеген белергә тиеш.
Мәдәният тармагында объект­ларның террорчылыкка каршы сак­ланышы һәм шушы объектларның куркынычсызлыгы мәсьәләсенә кагылдылар.
Мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Ларионова билгеләп үткәнчә, китапханәләрдә һәм мәдәни-ял итү үзәкләрендә чит, шартлау куркынычы булган әйберләрне вакытында ачыклау максатында биналарны даими тикшерү үткәрелә. Сыйныф сәгатьләре һәм хезмәткәрләр белән инструктажлар алып барыла.
– Шулай ук мәдәният объект­ларының террорчылыкка каршы  сакланышы, видеокамералар кую буенча чаралар күрергә кирәк, – дип билгеләп үтте Наталья Владимировна.
Яшьләр мохитендә эшләрнең торышы һәм кисәтү эшләрен камилләштерү чарасы турында яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Ольга Купцова хәбәр итте.
– Безнең бурычыбыз – яшьләр арасында экстремизмның таралуына юл куймау, – дип билгеләп үтте Ольга Вадимовна. – Шуңа күрә безнең бүлек тарафыннан яшүсмерләрне тәрбияләүгә юнәлдерелгән берничә программа эшләнде, алар инде берничә ел уңышлы эшлиләр.
Ул проектларның уңышлары белән уртаклашты, шулай ук 6нчы мәктәптә педагог-психолог ставкасы кертү кирәклеген билгеләп үтте, чөнки анда күпчелек укучылар тулы булмаган һәм ышанычсыз гаиләләрдә тәрбияләнәләр һәм аларга квалификацияле белгечләрнең ярдәме кирәк.
Шулай ук Ольга Вадимовна җәйге каникуллар вакытында ышанычсыз гаиләләрдәге малайларны һәм кызларны эшкә урнаштыру кирәклеген билгеләп үтте.
Террорчылыкка каршы комис­сиянең утырышы Чуваш Ялтаны һәм Булдырь авыл җирлеге башлыклары чыгышлары белән тәмамланды. Станислав Егоров һәм Николай Воляков террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору буенча чараларны тормышка ашыруда катнашуның нәтиҗәлелеген, шул исәптән, дини оешмалар белән эш, аммиак селитрасын саклау, шулай ук миграция законнарының үтәлешен тәэмин итү турында хәбәр иттеләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай