Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң мөһиме – дини-милли үзаң уяту

Республиканың барлык мөхтәсибләре «Чистай» мәдәни үзәгенә җыелдылар. Биредә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте Пленумы утырышы булып узды.

– Бүген без сезнең белән дүрт елга алда торган карарлар кабул итәргә – Президиум составын, голәмәләр, казыйлар һәм аксакаллар Шурасын сайларга тиешбез. Әлеге мәсьәләләргә җитди каравыгызны телим, -дип имамнарга мөрәҗәгать итте Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Ул шулай ук катнашучыларга алда торган истәлекле вакыйганы – Идел Болгарстанында ислам диненең рәсми төстә кабул ителүенә 1100 ел тулуны да искә төшерде.

– Бу дата дәүләт дәрәҗәсендә үткәреләчәк. Әлеге мөмкинлек тән файдаланып, без, дин эшлек леләре, ислам турында җәмгыятьтә барлыкка килгән тискәре күренешне үзгәртергә, ватандашларыбызда дини милли үзаң уятырга тиешбез. Шуңа күрә дә безгә кешеләр ислам турында яхшы нәрсәләр ишетсеннәр, безнең динебезне иң яхшы яктан гына күрсеннәр өчен күбрәк чаралар үткәрергә кирәк, – дип ассызыклады Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Үзенең чыгышында ул быелгы елның Татарстан Респуб ликасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булуын искә төшерде, халыкны исәпкә алу кампаниясе якынлаша. Камил хәзрәт милли-дини үзаң, халык арасында туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә дини учреждениеләрнең ролен билгеләп үтте.

Пленар утырышта катнашучылар мөселманнарның Диния Нәзарәте президиумы әгъза ларын, казыйлар, голәмә ләр, аксакаллар Шурасын сайладылар.

ТР мөселманнары Диния Нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов мөхтәсибәтләрдә төрле юнәлешләрдә оештыру эшләре мәсьәләләренә тукталды, имам- хатыйбларны аттестацияләү һәм башка мәсьәләләргә кагылды.

Утырыш барышында бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев