Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиңү көненә дәүләттән бүләк

9 майга Татарстанда Бөек Ватан сугышының 234 ветераны өчен 54 торак йорт төзү һәм файдалануга тапшыру планлаштырыла. "Гранд-Строй" фирмасы белгечләре төзегән Вишневский урамындагы (үзәк район дәваханәсе янында) 24 фатирлы йорт (рәсемдә) әлеге саннар арасына керә.

Республикада узган ике елда торак шартларын яхшырту программасы буенча реестрга 16,6 мең ветеран кертелде, 14,9 меңенә хәбәр бирелде, 14,8 меңе белән килешүләр төзелде. Субсидияләр алучылар арасыннан 14 мең 331 ветеран торакка күчте (шуларның 8308е торакны ирекле базарда сатып алды, 6023 кеше яңа торакка күчте). Республикада 684 сугыш ветераны өчен 165 йорт төзү алып барыла: ТРның дәүләт инвестиция төзү идарәсе титулы буенча 309 ветеран өчен 137 йорт төзү, ә ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды титулы буенча 375 ветеран өчен 28 йорт төзү алып барыла.
Вишневский урамында ветераннар өчен йортны төзү ел азагында башланды. Катлаулы һава шартлары булуга да карамастан, төзүчеләр тиз арада һәм яхшы сыйфат белән өч катлы йортны төзеделәр. Шулай итеп, соңгы өч елда үзәк район дәваханәсе микрорайонында Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен исәп буенча алтынчы йорт төзелде, ә шәһәрнең башка микрорайоннарында шундый йортлар күпме - санап бетергесез. Йортта киң иркен бүлмәләрдән кала уңайлы кухня, кайнар су, балкон бар.
Ветераннар өчен яңа йортлар төзелсә дә, кайберәүләр торакны икенчел базардан сатып алырга тырышалар. Сүз уңаенда, дәүләт торак фонды программасы буенча торак алу мөмкинлеге булган районнарда яшәүчеләр дә еш кына икенчел базардагы торакны сайлыйлар. Моннан кала күп кенә ветераннар башка районга күчәргә телиләр, шуңа да үз муниципаль берәмлекләре территориясендәге яңа фатирны алудан баш тарталар. Инде күп кенә чистайлы фронтовиклар башка торак пунктларга күчте. Бу аларның балалары һәм туганнары башка урында яшәү белән бәйле.
Бүгенге көнгә респуб­ликаның тагын 1,5 меңгә якын ветераны дәүләттән субсидия белән тәэмин ителмәгән (субсидия 943,2 мең сум тәшкил итә). Әлеге максатларга федераль бюджеттан тагын 1,5 миллиард сум акча алырга кирәк. Чис­тайда ветераннар өчен торак төзү программасы ахырына якынлаша, әгәр 24 фатирлы торак йорт­ны тапшырганнан соң берничә ветеран фатир алмаса, бу алар торакны икенчел базардан сайлаганнар һәм уңайлы тәкъдим көтәләр яки башка шәһәргә күчәргә җыеналар дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев