Чистай-информ

Чистай районы

Рус Тат
Җәмгыять

Иң көчлеләр исемен расладылар

Чистай инвалидлар җәмгыяте командасы ХIХ республика спорт фестиваленнән икенче призлы урынны алып кайтты.

Безнекеләргә беренче булырга бары очко ярым гына җитми, әлмәтлеләр җиңү яуладылар. Программага шашка, шахмат, өстәл теннисы, авыр атлетика, армрестлинг, дартс, турникта тартылу (ир-атлар арасында), идәннән этелү (хатын-кызлар арасында), колясканы фигуралы йөртү буенча ярышлар керде. Команда составында Елена Гатина, Рифкать Гардиев, Валентина Хөснетдинова, Алмаз Габитов, Андрей Демидов кебек танылган спортчылар, шулай ук Анатолий Осипов, Сергей Прошин кебек яңа спортчылар чыгыш ясадылар. Чистайлылар кабат иң көчлеләр исемен раслый алдылар. Афәрин! Ә "Байтик" лагере базасында үткән фестивальдә барлыгы 7 шәһәр һәм 15 авыл командасы катнаша. Көрәш һәрвакыттагыча киеренке була.
Инвалидлар арасында үткәрелгән әлеге спорт форумына бару шәхси эшмәкәр Нияз Шакировның хәйрия ярдәме белән мөмкин була. Бөтен команда исеменнән аңа чын күңелдән рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев