Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң авыр вакытларда да «Нур» мәчетенең ишекләре ачык булды

Коммунистлар вакытында безнең илебездә күп кенә мәчетлар җимерелүгә һәм мәсхәрәләүгә дучар ителде.

Кайбер дини оешмалар гына кагылмыйча калдылар, алар арасында «Нур» мәчете дә бар иде.

Чистайда төрле елларда яшәүчеләрнең тормышлары турында сөйләүче биналар, корылмалар, мәдәни һәм архитектура һәйкәлләре аз түгел. Чистай татарлары тарихы, төгәлрәк әйткәндә беренче мөселман мәхәлләсе тарихы белән «Нур» мәчете тыгыз бәйләнгән, ул Татарстанда иң борынгы мәчетләрнең берсе.

Беренче агач мәчет рәсми рәвештә 1817 елда Татар урамында (хәзер ул Мулланур Вахитов исемен йөртә) ачыла.Беренче имам булып Исхак Сәгыйтов сайлап куела. Ул Казан өязенең (хәзер Арча районы) Кинер авылында туа, Ашыт һәм Урнашбаш авылларында ул вакытларда танылган авыл мәдрәсәләрен тәмамлый. Аннары Бохарада теософик фәннәр өйрәнә, менә дигән дини тәгълимат үзләштерә.

Туган якларына кайткач, Исхак Сәгыйтов үзенең актив педагогик эшчәнлеге белән таныла. 1817 елдан алып 1831 елга кадәр Чистай мәчетенең имам-хатыйбы була. Аннары ул Казанның икенче Апанай мәчетенә күчә, аның урынын Әхмәт Халитов дигән кеше били, ул 1846 елның сентябрендә Троицкка китә.

Шушы вакыттан алып Вятск губернасы Малмыж өязе Югары Сосна авылы сәүдәгәре Хәсән Якупов акчасына янган бина урынына бүгенге көнгә кадәр сакланган агачтан яңа мәчет төзелә. Әлеге бина Төзелеш Уставы законнар җыентыгы проекты нигезендә 1857 елда төзелә.

Чистай мөселманнарының яңа дини башлыгы бик тә үзенчәлекле кеше була: дәрәҗәле имам булуы өстенә ул бер үк вакытта сәүдә белән дә шөгыльләнә, икенче гильдия сәүдәгәре, бай, хәлле кеше була.

Аның берничә ике катлы йорты, берничә беркатлы кибетләре була, алар хәзерге Ленин урамында урнашканнар (икенче катлары совет чорында төзелә). Нәкъ менә аның акчасына Чистай шәһәрендә икенче мәчет төзелә.

1893 елда Мөхәммәтзакир Мөхәммәткамалов вафат була. Ул Чистай мөселман зиратына җирләнә. Мөселманнар аның ислам үсешенә керткән өлешен яхшы хәтерлиләр, аның исемен, мирасын кадерләп саклыйлар.

Беренче мәчеткә йөрүче ләр үзләренең дини лидерларына лаеклы алмаш таптылар. 1893 елның гыйнварында Чистайның беренче мәчетенең имам-хатыйбы итеп Мөхәммәтнәҗип Әмирханов сайлана (танылган язучы Фатыйх Әмирханның әтисенең бертуганы). Моңа кадәр ул Казандагы «Иске таш» мәчетендә мулла вазифаларын башкарган була.

Башта мәчет үз эченә өч бинаны: вестибюль, кече зал һәм төп гыйбадәт кылу залын ала. Вестибюльдән тар баскыч керү юлы өстенә урнаштырылган минаретка илтә. Күләм-киңлекләре һәм декоратив бизәлеше исә Казанның «Нурулла» мәчете белән охшаш.

Беренче манара хх гасыр ның 30нчы елларында юкка чыгарыла һәм бары 70 елларда гына торгызыла. 80 елларда ремонт вакытында вес тибюль ягына көньяктан янә бер янкорма төзелә.

«Нур» мәчете Чистай мөсел маннары өчен һәрвакыт рухи күтәрелеш урыны булды һәм шәһәребезнең кеше иң күп йөри торган дини корылма булып кала.

– Мәчет гыйбадәт кылу, рухи яңарыш урыны. Безнең бабаларыбыз әлеге Аллаһ йортын төрле һөҗүмнәрдән саклап кала алганнар. Барлык мәчетлар җимерелүгә дучар ителгән 30нчы елларда да аның ишекләре ачык булды. Сугыш елларында аксакаллар аны чиратлап сакладылар, имам вазифасын башкардылар, бинаны җылыту өчен үзләре утын әзерләделәр, – дип сөйли Чистай һәм Чис тай районы имам-мөхтәсибе, «Нур» мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Кыямов. – Без якташларыбыздан калган тарихи, мәдәни һәм рухи мирасыбызны сакларга һәм баетырга тырышабыз. Үрнәк алыр, тигезләнергә омтылган кешеләребез бар. 2017 елда, мәчетнең ике йөз еллыгына, Халит Гарифуллинның химая челек ярдәмендә мәчетнең тарихи йөзен яңадан кайтарган киң күләмле ремонт эшләре башкарылды. Узган ел безгә ишан Мөхәммәтзакир Мөхәммәткамалов акчасына төзелгән мәдрәсә бинасын торгызу насыйп булды. Бүгенгә кадәр мәчет янында 1990 елда төзелгән мәдрәсә эшләп килә. Биредә балалар, яшьләр, шулай ук өлкәннәр ислам нигезләрен үзләштерәләр.

«Нур» мәчетенең иң яшь мөгаллимәләреннән берсе-Илһамия Шәрифуллина. Аларның гаиләсенең тарихы әлеге мәчет белән тыгыз бәйләнгән. Аның бабасы – Нурулла Мофлихунов озак еллар әлеге мәчеттә имам вазифасын башкара.

 Әнисе – Әминә Нуруллова 30 елдан артык мәчеттә белем бирде, күпме кешегә ислам серләренә төшенергә ярдәм итте. Илһамия исә 6 елдан артык яшь кызлар һәм ханымнар өчен дәресләр алып бара, мөхтәсибәт тормышында актив катнаша.

– «Нур» мәчете гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ул безнең мөселманнарыбызны берләштерүче урын да әле. Бу аеруча үзизоляция вакытында нык сизелә. Өйдә утырганда кешеләр бергә намазга, дәресләргә җыелган вакытларның кадерен белергә, аерым берләштергән мохитны тоемларга өйрәнделәр. Мәчеттә үзгә бер мохит, энер гетика хөкем сөрә. Би ре дә моннан күп еллар элек бабаларыбыз ничек җыелышкан булсалар, хәзер дә мөселманнар бергә җыелуларын дәвам итәләр, – дип сөйли Илһамия Шәрифуллина.

Республикабызның иң борынгы мәчетләреннән берсе булган «Нур» мәчетенең дә бүгенге көндә һәркем өчен ишекләре ачык һәм, ни сөенеч, анда рухи азык алырга йөрүчеләр саны арта бара. Атналык җомга намазларында йөзгә якын кеше катнашса, бәйрәмнәрдә бу саннар берничә тапкыр арта.

Мәчет территориясендә спорт мәйданчыгы эшли, биредә командалар күнек мәләре үтә, ә төрле диндәге балалар ишек алды футболы уйнарга киләләр. Биредә шулай ук төрле яшьтәге балалар өчен уен мәйданчыгы урнашкан. Һәркем күңеленә хуш килгән һөнәрне таба һәм вакытны файдалы үткәрә ала.

Чистайда беренче мәчет үз ишекләрен ачуга шактый гомер үткән, әмма ул шәһәребез мөселманнары өчен әһәмиятен югалтмый, аннан көненә биш тапкыр күңелләрне пакьләндереп, иманга чакырып азан тавышы яңгырый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев