Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәйрия акциясе, урып-җыю нәтиҗәләре, Шәһәр көне турында

Муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗановның предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, шәһәрнең кече һәм урта бизнес вәкилләре белән чираттагы очрашуы узган чәршәмбе көнне булды.

Муниципаль районның агымдагы тормышы һәм киләчәк перспективаларына бәйле күп сораулар каралды. Шәһәрнең һәм районның 6 ай эчендә социаль-икътисадый үсеше турында җентекле отчет белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Хөснуллин чыгыш ясады. Аерым алганда, үзебез җитештергән товарлар чыгару күләме, үз көчебез белән эшләнгән эшләр һәм хезмәтләр суммасы 4 миллиард сумнан артык тәшкил итә, сәнәгать җитештерүе индексы - 98,7 процент. Азык тармаклары промышленносте, транспорт һәм элемтә предприятиеләре, төзү оешмалары һәм терлекчеләр яхшы эшләгәннәр.
Утырыштагыларга "Бетар" фирмасының техник үсеш бүлеге директоры урынбасары Антон Зайцев яхшы хәбәр җиткерде. Аерым алганда, фирмада тагын бер энергияне үлчәүче прибор - электр счетчигы ясалган, җитештерүгә җибәрелгән.
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясенең барышы турында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Надежда Сергеева сөйләде. Надежда Александровна җыелучыларга социаль яклау идарәсенә 150 букча китерелгән булса да, мәктәп кирәк-яракларына мохтаҗ булучы балаларның күбрәк - 475, шуларның 146сы беренче сыйныфка баручылар булуын әйтеп узды. Башлык үз чиратында, барысын да бу игелекле эштә катнашырга чакырды.
Халык мәшгульлеге үзәге директоры В.Пономаревның чыгышы яңа технологияләргә, аерым алганда, "Электрон хезмәт тәкъдим итүче" проектына багышланган иде. Хәзер барлык кирәкле мәгълүматны үзәк сайтында табарга мөмкин.
Алда әйтелгәннәргә нәтиҗә ясап, Илдус Тәлгать улы безнең муниципаль районда урып-җыюның республика буенча алдынгылар арасында тәмамлануын, торак, социаль объектларны төзү һәм ремонтлау программасын тормышка ашыру турында сөйләде. Моннан тыш, башлык җитәкчеләргә быел 22 сентябрьдә ТР Президенты катнашында уздырырга планлаштырылган Шәһәр көненә багышланган бәйрәм оештыруда һәм уздыруда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев