Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәрәкәт итү графикларын бозуга юл куймаска

Күптән түгел шәһәр башкарма комитетында пассажирлар ташу мәсьәләсе буенча киңәшмә булды. Аны башкарма комитет җитәкчесе Р. Миңголов алып барды.

Рәмис Хәмис улы билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта пассажирлар ташу өлкәсендәге күпчелек шәхси эшмәкәрләр террорга каршы Федераль законны үтәмиләр. Әлеге закон нигезендә пассажирлар һәм аларның багажлары металл детекторда тикшерү үтәргә тиеш, ә билетлар шәхесне раслаучы таныклык тәкъдим ителгәндә генә сатылырга тиеш. Автовокзал директоры Г. Закирова хәбәр иткәнчә, автовокзалда металл детектор, күзәтү камералары бар, билет сатып алганда пассажирларны теркәү үткәрелә. Һәм шәхси эшмәкәрләрнең пассажирларны аннан озату өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Дөрес, барлык эшмәкәрләр дә моны эшләргә әзер түгел, чөнки базар мөнәсәбәтләрен һәм даими маршрутлар буенча шәхси йөртүләрне һәм пассажирлар клиентурасын да исәпкә алырга кирәк. Шуңа да шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе шәхси эшмәкәрләргә шәһәрара ташуларда пассажирларның иминлегенә бәйле булган террорга каршы таләпләрне үтәү буенча үз тәкъдимнәрен күрсәтергә тәкъдим итте. "ПАТП-1" белән хәбәрләшеп, барлык вариантларны да эшләргә һәм шәһәрара рейсларны җибәрү расписаниесе буенча тәкъдимнәр төзергә кирәк. Шәһәр прокуроры ярдәмчесе И. Абдуллин шәхси ташучыларның хокукларын кысмау өчен озатуларны автовокзалдан гына түгел, ә шәһәр башкарма комитеты белән килешенеп, башка урыннардан да җибәрүне карарга тәкъдим итте. Әмма моның өчен шәхси ташучылар террорга каршы законны үтәү мәсьәләләрен үзләре хәл итәргә, белгечләр ялларга, җиһаз сатып алырга, пассажирларны теркәү үткәрергә тиешләр. Бу сүздә генә калырга тиеш түгел. Чистайлыларның К. Маркс урамындагы шәһәрара автобусларны җибәрү урынының санитар торышы буенча берничә тапкыр шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать итүләренә шәхси ташучыларның игътибарын юнәлтте. Аңлату әңгәмәләре үткәрелде, анда әлеге урыннарны тиешле тәртиптә тоту өчен биобәдрәфләр һәм урналар кую турында сүз булды. Әмма дөрес нәтиҗә ясалмады, шуңа да шәһәр башкарма комитеты тарафыннан "Туктап тору тыела" дигән билге кую турында карар кабул ителде, әлеге мәсьәлә ЮХИДИ белән килештерелгән.
Шулай ук шәһәр пассажир автобуслары хәрәкәте графигын үтәмәү мәсьәләсе дә тикшерелде. Муниципалитет җитәкчеләренең халык белән булган даими күчмә очрашулары барышында автобуслар хәрәкәте расписаниесен бозулар буенча күп санлы дәгъвалар керде. Машиналар 18 сәгатьтә үк линиядән чыгалар, шулай итеп, маршрутларның билгеләнгән графиклары бозыла, нәтиҗәдә, кешеләр зыян күрә һәм алар кичке вакытта транспортта өйләренә кадәр кайтып җитә алмыйлар. "ПАТП-1"гә һәм шәхси ташучыларга автобус маршруты хәрәкәте графигын үтәү өлешендә хезмәт күрсәтү килешүен төгәл үтәргә кирәк. Даими бозулар булган очракта шәһәр башкарма комитетының автобуста пассажирлар ташу буенча хезмәт күрсәтүгә ташучылар белән килешүне өзәргә хакы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X