Җомга көнне православиеле христианнар Казан Изге Ана иконасы көнен билгеләп үттеләр.
Иртән-иртүк шул ук исемдәге чиркәүдә бәйрәм уңаеннан гыйбадәт узды. Шуннан соң дин әһелләре тәреләр тотып йөрүдә катнаштылар. Бу изге бәйрәмдә Гайса анасына дога кылу тормышны яхшы якка үзгәртергә һәм рухны ныгытырга ярдәм итә диләр дин тотучылар.
Бәйрәмнең тарихы берничә гасыр белән исәпләнә. Шәһәрнең чиректән артыграк кешесен һәлак иткән коточкыч янгыннан соң, Матрона исемле кызның төшенә Гайса анасы керә һәм тулысынча янып беткән йортка күрсәтеп, анда икона эзләргә куша. Иртә белән кыз төше турында әти-әнисенә сөйли, әмма алар үз кызларына ышанмыйчарак торалар. Гайса анасы икенче һәм өченче төндә дә кызның төшенә керә. Өченче көнне әти-әнисе кызларына ышанып, янгыннан соң калган җимереклекләрне сүтеп, янгын бернинди зыян китермәгән иконаны табалар. Бу хәл 21 июльдә була. Шуннан соң православиеле христианнар әлеге могҗизаны искә ала башлыйлар.
Чистайлылар бу юлы да иконага баш июне үз бурычлары итеп санап, гыйбадәт кылдылар. Җан һәм тән авыруларыннан дәвалануны, гөнаһларны кичерүне, уйлаганнарның тормышка ашуын, куркынычтан саклауны, гаиләдә тынычлык һәм үзара аңлашучанлык сорап, һәркем гыйбадәт кылырга үз уйлары, теләкләре белән килгән.
Гыйбадәт тәмамланганнан соң дингә ышанучыларга сый-нигъмәтләрдән авыз итү тәкъдим ителде: чиркәү территориясендә бәйрәм табыны әзерләнде.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев