Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Хоккей малайларда ир-егетләр сыйфатлары тәрбияли»

Узган ел «Кара пантералар» командасы (2001 елгы егетләр) республика беренчелеге чемпионы һәм Сочида үткән А. Тарасов исемендәге «Алтын шайба» яшь хоккейчылар клубы бөтенроссия ярышларының бронза призеры булды. Әлеге турнирның тарихында татарстанлылар беренче тапкыр призлы урын яуладылар.

Яшь хоккейчыларның эшләре хәзер ничек баруы, спортның әлеге төре малайларда нинди сыйфатлар тәрбияләве турында без шушы команданың тренеры Антон Даниловтан кызыксындык. Ватан сакчысы көне алдыннан, ә аны ир-егетләр бәйрәме дип саныйлар, бу урынлы булыр дип уйлыйбыз. «В хоккей играют настоящие мужчины...» җырындагы юлларны барысы да хәтерлиләрдер.
- Бүген «Кара пантералар» командасында инде башка малайлар уйный, - ди Антон Данилов. - Элеккеге составның яртысы, ун кешедән бишесе, Санкт-Петербургтагы һәм Мәскәүдәге хоккей клубларына алынды, профессиональ дәрәҗәдә уйныйлар. Безнең максатыбыз - шушы егетләр мисалында Чистай малайларыннан илебезнең профессиональ клубларына эләгү перспективасы белән югары класслы хоккейчылар тәрбияләү. Хәер, элеккеге составның калган уенчылары да зур өметләр баглаучы хоккейчылар, алар да шушы клубларда чыгыш ясый алырлар иде, әмма киләчәккә планнары башка. Без егетләр белән шалтыратышабыз, аларның әти-әниләреннән рәхмәт сүзләре ишетү дә рәхәт. Хоккей - перспективалы спорт төре, безнең Президентыбыз Владимир Путин да хоккей уйный.
- Безнең хоккейчылары­бызның башкаладагы яшь­тәшләреннән бер дә калышмаулары сөендерә. Кечкенә шәһәрдән килгән малайлар үзләре турында югары дәрәҗәдә белдерәләр, бу бит шәп!
- Безнең максатыбыз - профессиональ хоккейчылар тәрбияләү. Бары зур тырышлык һәм теләк күрсәтергә генә кирәк. Һәм бу баланың да, тренерның да, әти-әниләрнең дә бердәм эше булырга тиеш. Үзебездә спортның шушы төрен актив үстерергә, малайларда кызыксыну уятырга теләсәк, муниципаль район җитәкчелеге ярдәме дә мөһим. Шөгыльләнегез, уңышсызлыклар булганда төшенкелеккә бирелмәгез!
- Барысы да Харламовлар, Фетисовлар, Михайловлар да була алмыйлар...
- Бала хоккей белән мавыкса, аның белән кызыксынса, начармыни? Баланың нинди дә булса җитди мавыгуы булырга тиеш, ә ни өчен бу хоккей түгел? Бу шөгыль аңа файдага гына булачак. Иң мөһиме - бала физик яктан ныгый, аңарда чын ир-егетләргә хас булган сыйфатлар тәрбияләнә. Хоккей балаларны тәртипкә һәм дисциплинага өйрәтә. Уеннар берләштерә, гомуми уңыш өчен борчылу хисе барлыкка килә. Җиңү барыбыз өчен дә уртак! Балалар бер-берсе белән горурланалар, йөзләре шатлыктан балкый... Бу бер гаилә, бер коллектив. Җиңелүне, әлбәттә, шулай ук бергә кичерәләр!
- Мин дә Антон Николаевичның сүзләренә кушылам. Безнең улыбыз өч елдан артыграк хоккей белән шөгыльләнә, - ди Лариса Галиева. - Артур, аңа хәзер 7 яшь, күзгә күренеп җитдиләнә, игътибарлырак, җаваплырак була бара. Ул яшьтәшләре белән командада эшләргә өйрәнә, Антон Николаевич менә дигән тренер да, үзенең һәр укучысы өчен җан атучы сизгер кеше дә. Үз эшенең остасы! Кайвакыт башка әниләрдән бу бик куркыныч спорт төре дигән сүзләр ишетергә туры килә. Аның башка төрләреннән куркынычрак түгел дип уйлыйм. Без тормыш иптәшем белән улыбызның авырлыклар алдында югалып калмаска, үз гамәлләре өчен җавап бирергә өйрәнүенә шатланабыз гына.
Боз спорт сараенда тренировкалар өчен яхшы шартлар тудырылган, шөгыльләнү бушлай. Шуның өстенә хоккей буенча Федерация команда әгъзала­ры өчен кирәк­ле әйберләрне бушлай бүлеп бирә, профессиональ әзерлек системасы җайга салынган. Тәҗрибә туплау мөмкинлеге бар, чөнки чистайлылар төрле дәрәҗәдәге барлык абруйлы ярышларда катнашалар. Өстәвенә, бу тагын да югарырак дәрәҗәгә чыгу өчен менә дигән мөмкинлек, бу турыда яшүсмер хыяллана гына ала. Биредә югары класслы белгечләр Ринат Шәйдуллин, Игорь Ионычев һәм безнең яшь әңгәмәдәшебез, Россиянең «Крылья Советов» (Мәскәү), «Крылья Советов» (Чехов), «Химик» (Воскресенск), «Авангард» (Омск) кебек танылган клубларында уйнаган профессиональ хоккейчы Антон Данилов эшлиләр.
Агымдагы уку елы башында 4нче мәктәп базасында махсус беренче сыйныф булдырыла, анда хоккей белән шөгыльләнүче 2009 елгы балалар белем ала. Тренировкаларга аларны аерым автобус йөртә. Антон Николаевич Боз сарае җитәкчелеге белән шундый сыйныф булдыруда ярдәм итү үтенече белән муниципаль район башлыгы Дмитрий Ивановка мөрәҗәгать итәләр, ул бу тәкъдимне хуплый. Остаз сүзләренә караганда, 2010 елгы балалар өчен дә шундый сыйныф ачу яхшы булыр иде, бөтен әти-әниләрнең дә балаларын тренировкага йөртергә мөмкинлеге юк. Шуны да әйтергә кирәк, бу сезонда гимнастика буенча дәресләр кертелгән, аны яшь хоккейчылар белән тренировка алдыннан чакырылып китерелгән укытучы үткәрә.
- Форсаттан файдаланып, минем потенциаль спортчыларның әти-әниләренә мөрәҗәгать итәсем килә: үз улларыгызны хоккей мәктәбенә яздырыгыз, алар чын ир-егетләр булып үссеннәр. Балаларның хоккейга кызыксынуларын хуплагыз, чөнки аларның югары дәрәҗәгә ирешү мөмкинлеге бар, - тренерның теләкләре әнә шундый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай хоккей