Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәл аеруча катлаулы

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе М. Гобәев шәһәр прокуроры Р. Хәкимҗанов белән берлектә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч буенча комиссиянең чираттагы утырышын уздырды.

Иң башта өлкән суд приставы А. Карповны тыңладылар, ул үзе җитәкли торган хезмәт белгечләренең торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлыларга карата нинди эш алып барылуы турында сөйләде. Күптән түгел исәп-хисап үзәгеннән суд приставларына 25 явызларча түләмәүчеләр исемлеге бирелгән, алар буенча эш алып барыла. М. Гобәев билгеләп үткәнчә, приставлар бу юнәлештә йомшак эшлиләр, ә бит бурычлары 100 меңнән артып киткән уннарча бурычлылар бар. Шунысы игътибарга лаек, әлеге бурычларны кап­лап була, ә менә суд приставлары аларга карата каты чаралар күрмиләр.
Комиссиядә "Татэнергосбыт"ның бурычлар өчен электр энергиясен өзү мәсьәләсе кабыргасы белән куелды. Муниципаль район башкарма комитетына Циолковский урамындагы йортларның берсендә яшәүчеләрдән хат килде. Алар анда счетларны, шул исәптән электр энергиясе өчен түләп барулары, ә идарәче компаниянең түләмәве ачуларын китерүе турында язалар. М. Гобәев әлеге проблеманы хәл итү өчен торакчыларга һәм энергетикларга "алтын урталык"ны табарга киңәш итте. Узган комиссиядә билгеләп үтелгәнчә, ТКХ өчен бурычларның кар өеме кебек артуына да карамастан, бурычлары булган кайбер яшәүчеләр дәүләттән субсидия төрендә ярдәм алалар. Шуңа да комиссия утырышына ТКХ өчен субсидия алучы бурычлылар белән нәрсә эшләргә икәнлеген бергәләп хәл итү өчен "Ак барс банк", социаль яклау идарәсе, почта вәкилләре дә чакырылган иде. 2010 елда ТКХ өчен барлыгы 400 миллион сумлык түләүләр исәпләнгән, ә субсидия 200 миллион сум түләнгән. Билгеле, биредә дәүләт халыкка ярдәм итә дип шатланырга кирәк, әмма...
-Көлкеле хәлләр дә була,- дип сөйли М. Гобәев.- Миңа кабул итүгә бер әби килде һәм безнең муниципаль районда ТКХ хезмәтләре өчен тарифлар зур, ә минем пенсиям кечкенә дип сөйләде. Мәсьәләнең асылын ачыклый башладым. Әби торак-коммуналь хезмәтләр өчен 2000 сум түләгән, ә 2050 сум субсидия алган. Минем субсидия турындагы сүзләремә ул, бу сезгә кагылмый, чит акча янчыгын тикшерергә кирәкми, диде. Кызганычка каршы, үз проблемаларын дәүләт хисабына хәл итәргә яратучылар җитәрлек. Социаль яклау идарәсенә исәп-хисап үзәге белән бергә якын арада торак-коммуналь хезмәт куючылар буенча күпме акча исәпләнүен һәм күпме субсидия түләнүен ачыкларга, шулай ук дәүләттән ярдәм алучы бурычлыларның исемлеген төзергә кирәк. Социаль яклау идарәсе вәкилләре аңлатканча, әгәр гражданин ТКХ өчен ике ай түләмәсә, субсидия түләү автомат рәвештә туктатыла. Моңа М.Гобәев безнең халыкның уйлап табуларга бай булуын әйтеп үтте. Бурычлылар түләүләрнең тулы суммасын түгел, ә бер өлешен генә (мәсәлән 500 сум) түлиләр һәм субсидия саклана, аны тагын ярты ел алырга мөмкин. Монда инде бурычлыларның үткенлеге һәм социаль яклау белгечләренең җитәрлек дәрәҗәдә эшләмәве күренә. Үзләрендә электр энергиясен өзгән кайбер чистайлыларның нинди хәйләгә баруларын күрсәгез икән! Октябрь аенда 150дән артык абонентны электр энергиясе белән тәэмин итүдән өзделәр, әмма берникадәр вакыттан соң алар мөстәкыйль рәвештә электр энергиясенә тоташтылар, ә моның өчен соңгы нәтиҗәдә күршеләренә түләргә туры киләчәк. Социаль яклау идарәсе вәкилләре бурычлыларның субсидия алу юлларын ничек ябарга мөмкин булуын вәгъдә иттеләр. Бу исәптән "Ак Барс банк", почта вәкилләре дә үз фикерләрен белдерделәр. Шәһәр прокуроры Р.Хәкимҗанов фикеренчә, явызларча түләмәүчеләрнең исемлеген төзергә һәм тиз арада судка җибәрергә кирәк, башка юл юк. Шулай эшләмәсәң, түләмәүләр санын киметеп булмый.
- Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны җыю белән хәл аеруча катлаулы,- диде комиссия эшенә М.Гобәев, - әмма безгә ТКХ өчен бурычларны киметү юлларын табарга кирәк һәм аларны табарбыз дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев