Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Хезмәттә кайнаган гомер

    Яңа Роман авылында Мәгъфирә апа һәм Исмәгыйль абыйларның алты балалы ишле гаиләсендә дөньяга аваз салган кызчыкка Маһинур дигән бик матур исем кушалар.

    1922 елның яшеллеккә төренгән май ае була бу. Әти-әнисен сөендереп, туганнары белән тәгәрәшеп уйнап үскән Маһинур апага туган авылында дүрт сыйныф белем алырга гына насыйп була. Шуннан соң укуын дәвам итә алмый, яшүсмер кыз зурлар белән беррәттән төрле эшләрдә эшли. Яшьтән үк тырышлык, күндәмлек, сабырлык кебек сыйфатларга ия була ул. Сугыш елларында ир-атлар фронтка киткәч, бар авырлык хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә төшә. Бар почмакта ачлык, ялангачлык поскан ул елларда ни генә күрми адәм баласы! Кышкы салкыннарда кияргә дә киез итекләр юк, чабата киеп азык җыярга баралар, ә кире кайтканда ул чабата дигәнең теткәләнеп беткән була... Зәмһәрир гыйнвар салкыннарында Казан артында ат белән чанага бәйләп ике бабай белән урман тарттыралар алар.
    - Бер ай буена кырык бер градус суыкта шулай эшләдек. Туңу-өшүләрне әйтеп тә торасы юк инде, хәтта салкынга чыдый алмый атларның авызларыннан кан китә иде, - дип ул михнәтле елларны искә ала Маһинур апа.
    Булганнан бар да була дигәндәй, комбайн да егәрли ул. Исләй авылыннан бер хатын белән икәү комбайнда ашлык суктыралар. Яшь кыз Маһинур бәхетсезлеккә дә очрый. Комбайн ремененә эләгеп өч бармагын өздерә.
    - Эшләгәндә бар да эләгә инде, төрлесе була, абынасың да, егыласың да, аннары тагын сикереп торып чабасың, куркып, төшенкелеккә бирелеп утырырга вакыт юк, - ди ул елмаеп. Ни сөенеч, туксан дүртенче яше белән барса да, ул көр күңелле, аек фикерле, барысын да бик яхшы хәтерли. Яшь чагында күргән авырлык-михнәтләрне дә уфтанып түгел, ә елмаеп искә ала. Нык рухлы, хезмәтне, кешеләрне ихластан яраткан кеше генә шулай эшли аладыр минемчә. Ә язмыш дигәнең сугыштан соң да аның алдына аз сынаулар куймаган ләбаса! 1948 елда күрше Иске Роман авылына Ситдыйк исемле егеткә кияүгә чыга ул. Каенатасы Нәсыйбулла, каенанасы Фәтыйха белән кырык ел бергә үзара аңлашып, матур яшиләр алар. Маһинур апа белән Ситдыйк абыйның да бер-бер артлы сигез баласы: Бибинур, Әсхәть, Фоат, Тәлгать, Нурия, Фәргать, Миңнулла, Гөлия туа.
    - Ирем дә, үзем дә, каенана- каенатам да балаларны яраттык, һәр бала үз бәхете белән туа ул, - дип шөкер итә Маһинур апа. Тик менә 1971 елның 23 июне бәхетле гаиләне кара кайгыга сала. Гаилә башлыгы Ситдыйк абый көтмәгәндә-уйламаганда вафат була.
    - Бер сыер, сигез бала белән калдым. Ярый әле ул вакытта булышырга каенана-каенатам исән иде. Бернишләп булмый, балаларны аякка бастырырга кирәк, эшләмичә генә булмый. Ирем үлгәч, ирләр урынында эшләдем. Бигрәк тә ат белән эшләргә ярата идем. Балаларым, эшем югалту ачысын басарга ярдәм итте, - ди ул.
    Шулай ук ул фермада да, орлык чыгаруда да эшли, азык чабарга да бара, тирес тә чыгара. Бер дә карышып тормый: кая кушалар - ул шунда. Сабыр холыклы, киң күңелле Маһинур апа хезмәттәшләренә дә ярдәм итә, киңәшләрен дә бирә. Яңа өй дә салып керәләр. Балалары да үзе кебек хезмәт сөючән, тырыш булып үсәләр аның. Иң сөендергәне - сигез баланың барысы да авылда төпләнә. Яшьтән үк фермада әниләренә булышып үскәнгәме, балалар бәхетне читтән эзләми, ә нәкъ менә туган авылларында таба. Кендекләре белән туган авылга, җиргә береккән кешеләр дип нәкъ менә Газизовлар турында әйтәләрдер дә инде! Алар менә дигән терлекчеләр, сыер савучылар, кыскача әйткәндә, авылның төп тоткасы. Дөресен генә әйткәндә, авылны алар нәселеннән башка күз алдына да китереп булмый. Барысы да карусызлар, теләсә нинди эшне теләсә кайсы вакытта фидакарьләрчә башкаралар. Һәрберсе гаиләләре белән дә матур яшиләр, балалар, оныклар үстерәләр Бүген Маһинур апаның унтугыз оныгы, унсигез оныкчыгы бар. Аның урыны түрдә, балаларының, оныкларының кайгыртуын тоеп, кадер-хөрмәттә яши. Ни кызганыч, төпчекләре Миңнулла берничә еллар элек каты авырудан вафат булды (урыны оҗмахта булсын). Күпне күргән, күпне кичергән ана йөрәге меңгә телгәләнсә дә, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән сабыр булырга тырыша.
    Язмам герое - тыл хезмәтчәне Маһинур Исмәгыйль кызы Газизова сугыш елларындагы һәм аннан соңгы тырыш, намуслы хезмәте өчен күп кенә медальләргә, Мактау кәгазьләренә, бүләкләргә лаек булган. Узган ел исә ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына «Сөт иле» ширкәте тарафыннан нәшер ителгән «Заветы победителей» исемле китапка да кертелгән. «Тынычлыкның кадерен белик!» дип безгә мөрәҗәгать итә тормышның ачысын-төчесен татыган ветеран. Әйе, тынычлыкның да, тор­мышның да, Маһинур апа кебек дөнья бәясе торырдай әни-апаларыбызның да, ветераннарыбызның да кадерен белик, алардан үрнәк алыйк. Эчкерсез, фидакарь хезмәтләре белән авылыбыз, илебез табынын баеткан, Бөек Җиңүне якынайтуда өлеш керткән тыл ветераны Маһинур апага исә ныклы сәламәтлек, һәрчак шундый көр күңелле булып калуын, балаларыннан, оныкларыннан куанычлы хәбәрләр генә ишетеп, алар янәшәсендә тыныч, имин гомер кичерүен телим.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: