Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Хезмәт хакы буенча бурычларны яшерергә ярамый

    Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне рәсмиләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышын аның рәисе, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Р. Моратов алып барды.

    Күрелә торган чараларга карамастан, хезмәт хакы буенча бурыч кимеми - 1 февральгә ул 60,3 миллион сум тәшкил итте. 4,3 мең кеше вакытында хезмәт хакы алмаган, бигрәк тә авылда бурыч зур.
    Үз хезмәткәрләренә бурычы булган төрле предприятиеләр, оешмалар арасында Чистайдан "Металлсервис" фирмасы да бар. Хезмәт хакы буенча аның бурычы 2,2 миллион сумга җиткән. "Хроник бурыч" бик күп проблемалар тудыра, республиканың 14 предприятиесендә ул бар. Алар инде аны берничә ел каплый алмыйлар. Алар арасында - Чистай районының "Колос" хуҗалыгы. Соңгы елларда "хроник бурычлылар" белән хәл яхшырмый, шулай гыйнвар аенда гына да 40тан артыграк предприятие җитәкчесенә штраф салынган, әмма тиешле нәтиҗә әлегә күренми. Кайбер җитәкчеләр төрле юллар белән хезмәт хакы буенча барлыкка килгән бурычларны яшерергә тырышалар, бу очракта, Моратов сүзләренә караганда, прокуратура тикшерәчәк, ә бозучылар закон буенча җәзага тартылачаклар. Шулай ук закон нигезендә производствода хезмәтне саклауга контроль алып барыла. Кызганычка каршы, республикада производствода үлемгә китергән очраклар саны кимеми. Шулай, гыйнварда гына да 6 кеше вафат булган, 11 кеше имгәнүләр алган. Иң куркыныч тармаклар - төзелеш, эшкәртү һәм табу сәнәгате. Чистай муниципаль районында узган ел производствода үлемгә китергән очраклар булды -"Сетевая компания" ААҖнең Чистай электр челтәре филиалында, "Татфлот" ААҖ филиалында һәм су каналында берәр хезмәткәр вафат булган, шулай ук судно ремонтлау заводы хезмәткәре зыян күргән. Производствода барлык бәхетсезлек очрак­лары буенча тикшерүләр үткәрелгән.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: