Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Хаталар өстендә эшләделәр

    Шушы көннәрдә кабат хокук саклау органнары, Совет һәм башкарма комитет бүлекләре начальниклары катнашында Чистай муниципаль районы башлыгы каршындагы комиссия утырышы булды. Аны комиссия рәисе, муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов уздырды.

    Муниципаль районның коррупциягә каршы комиссия эшчәнлегендәге республика эксперт төркеме тикшерүе барышында ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча үткәрелгән эш турындагы мәгълүмат белән муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Р. Хамматов чыкты. Үз адресларына дәгъвалар яңгыраган барлык хезмәтләрнең дә хаталар өстендә эшләве һәм оператив төстә җавап бирүләре билгеләп үтелде. Утырышта шулай ук муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе М. Гобәев чыгышы да яңгырады. Соңыннан башлык барлык әйтелгәннәргә йомгак ясады һәм муниципаль район икътисадының барлык тармаклары эшчәнлегенә ай саен мониторинг уздырылачагын ассызыклап әйтте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: