СССР гражданнар оборонасы нигезләре салынуга быел 85 ел тула, ә 4 октябрь Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар оборонасы көне буларак билгеләп үтелә.
Шушы вакыт эчендә әлеге структура акрынлап үсә барды. Бүгенгесе көн турында без гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча начальник Сергей Мановның сөйләвен үтендек.
- Сергей Анатольевич, күбесе әлеге структура кирәк түгел дип уйлый, оператив хезмәтләрнең, мәсәлән, янгын сүндерүчеләрнең, Дәүләт кече күләмле суднолар инспекциясенең һәм башкаларның эше мөһимрәк дип тә әйтүчеләр бар.
- Без алар белән даими хезмәттәшлек итәбез, аларның эшен кабатламыйбыз, ә тулыландырабыз.
- Ә гражданнар оборонасы алдына нинди бурычлар куела?
- Андый бурычлар күп. Барысын да атап тормыйм, без эшләгән иң мөһимнәрен генә билгеләп үтәм. Болар - халыкны хәрби хәрәкәтләр вакытында барлыкка килә торган куркынычлардан саклану ысулларына өйрәтү, шулай ук шундый очракларда халыкка хәбәр итү; сугыш чыккан очракта яки гадәттән тыш хәлләр вакытында халыкны имин районнарга эвакуацияләү, сыеныр урын һәм индивидуаль саклану чаралары тәкъдим итү.
- Агымдагы ел гражданнар оборонасы елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан шәһәр һәм район территориясендә нинди дә булса эре чаралар үткәрү планлаштырыламы?
- Узган ел муниципаль район территориясендә команда-штаб өйрәнүләре үтте, алар предприятиеләр һәм оешмаларның, халыкның гадәттән тыш хәлләр шартларында эшләргә әзер булуын күрсәттеләр. Чистайлылар яхшы нәтиҗәгә ирештеләр.
Ә 4 октябрьдән 6 октябрьгә кадәр шәһәрдә һәм районда штаб тренировкалары үтәчәк. Нигездә, бу шундый ук команда-штаб өйрәнүләре, әмма кыскартылган вариантта. Команда-штаб өйрәнүләре биш елга бер тапкыр үткәрелә, ә штаб тренировкалары ел саен.
- Ә штаб тренировкаларының асылы нидән гыйбарәт?
- Гражданнар оборонасы буенча чаралар үтәргә әзерлекне тикшерәбез (элемтә һәм хәбәрләшү системаларын, штаттан тыш авария-коткару берләшмәләрен, радиация һәм химик күзәтү постларын, күчмә туклану пунктларын, индивидуаль саклану чараларын тапшыру пунктларын җәелдерү). Тренировка гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча практик чаралар үткәрү белән төгәлләнә. Мисал сыйфатында җылылык трассасында аварияне бетерү буенча җылылык челтәре коллективының эшен тикшерергә телибез.
-Бу өлкәдә соңгы вакытта, муниципаль районның иң зур казанышы нинди?
- Республика штаттан тыш авария-коткару берләшмәләре ярышларында икенче урын. Чистай муниципаль районны «Чистай үзәк район дәваханәсе» ГАУЗ (санитар дружина), Чистай МРУЭСы (элемтә звеносы) һәм «Сетевая компания» ААҖнең Чистай электр челтәре филиалы (разведка звеносы) командалары тәкъдим иттеләр. Безнең барлык командаларыбыз үз категорияләрендә призлы урыннар яуладылар. Гомуми зачетта Чистай муниципаль районы командасы икенче урынны алды. Командалар яхшы теоретик әзерлек дәрәҗәсе һәм билгеләнешләре буенча бурычларны үтәүдә ныклы практик күнекмәләрен күрсәттеләр. Елдан-ел әзерлек дәрәҗәсе үсә бара. Бу, әлбәттә, сөендерә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев