Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык өчен даруханәләр

Бүген без «Народная аптека» челтәренең генераль директоры Илдар Нияз улы Гыйльманов белән әңгәмә алып барабыз.

- Илдар Ниязович, ни өчен сез Чистай шәһәрендә даруханәләр челтәре ачарга уйладыгыз?
- Мин бу шәһәрдә туганнан бирле яшим, армиядән соң икмәк заводында, сәгать заводында эшләдем, 2004 елдан башлап эшмәкәрлек белән шөгыльләнәм. Безнең шәһәрдә түбән бәяле, яхшы ассортиментлы һәм югары хезмәт күрсәтү сыйфаты булган җирле даруханәләр челтәренең булмавы мине һәрвакыт гаҗәпләндерде һәм мин үземне яңа тармакта сынап карарга булдым.
- Сез нәрсәдән башладыгыз?
- Бик авыр булды, чөнки фармацевтика тармагында эшләү тәҗрибәсе юк иде, әлеге бизнесны алып бару нечкәлекләрен өйрәнергә туры килде, аның үзенчәлекле яклары бик күп, хата ясарга җиңел, ә аны төзәтү бәясе югары. Уңышлы эшмәкәрне башкалардан аерып торган сыйфат - тәвәккәллек. Эшмәкәрлек эшчәнлеге билгеле тәвәккәллек кылуга бәйле. Бу сорауга язучы И.А.Бунин сүзләре белән җавап бирергә мөмкин: «Тәвәккәллек итмәгән барысыннан да күбрәк югалткан».
2012 елда «Народная Аптека» ширкәтенә нигез салынды һәм без югары базар районында үзебезнең беренче дәваханәбезне ачтык. Шул вакытта миңа ышанган кешеләргә мин бик рәхмәтлемен, алар бүгенге көндә дә минем белән эшлиләр.
- Яхшы фармацевт нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
- Мөһим сыйфатларның берсе - кешеләр белән эшли белү, чөнки кешеләр төрле, һәр сатып алучыга якын килергә кирәк. Еш кына безнең клиентларыбыз киңәш алу өчен киләләр һәм бу планда фармацевт югары белем дәрәҗәсенә ия булырга тиеш.
- Фармацевт табибны алыштыра алмый, әмма еш кына кешеләр нәрсә белән дәваланырга кирәклегенә киңәш алу өчен даруханәгә киләләр. Потенциаль сатып алучы белән аралашканда фармацевтның компетенциясе турында сез нәрсә уйлыйсыз?
- Әйе, фармацевт табибны алыштыра алмый, әмма очракларның 80 процентында, кешеләр безгә шактый гади сораулар белән мөрәҗәгать иткәндә, без квалификацияле киңәш бирә алабыз. Еш кына реклама безгә начар хезмәт күрсәтә. Ул кешеләрне ялгыштыра. Телевизордан күрәләр, радиодан ишетәләр дә даруханәгә киләләр, ә бит дарулар кабул итү һәр пациент өчен индивидуаль. Кешеләр препаратларның зарары булырга мөмкин булуын оныталар һәм шундый очракларда фармацевтлар ни өчен табиб киңәшеннән башка дару сатып алырга ярамаганлыгын аңлатырга тырышалар. Безнең табибка күренергә кирәк дигән тәкъдимебезгә кешеләр үпкәләмәсен һәм аңласыннар өчен мәгълүматны дөрес җиткерә белергә кирәк. Безгә көн саен бик күп кешеләр килә һәм белгеч һәр килүчегә тиз арада һәм грамоталы киңәш бирергә, аны аңларга тиеш. Кешеләр еш кына ашыгалар һәм фармацевт бу хәлдән грамоталы чыга белергә, товар сайлауда ярдәм итәргә һәм килеп чыгарга мөмкин булган каршылыкларны җайлый белергә тиеш.
- Сезнең даруханәләр челтә­рен­дә даруларга бәя югары түгел. Шундый бәя сәясәтен ничек алып барасыз?
- Бездә бәягә өстәү зур түгел. Әгәр бәяне арттырсак, сатып алу­чыларыбызның кимүен без аңлыйбыз. Без кеше өстеннән акча эшләмибез, бәлки, белә торып керемне киметүгә барабыз, әмма аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тырышабыз һәм сатып алучылар безгә килсеннәр өчен барысын да эшлибез. Чөнки без үзебезне халык өчен даруханәләр дип атыйбыз. Безгә кешеләр дарулар исемлеге белән киләләр, чөнки бездә кыйммәт булмаган, үзебездә җитештерелгән препаратларның, мазьларның, төнәтмәләрнең һәрвакыт булуын беләләр, бездә дүрт меңнән артык исемдәге дару чаралары һәм препаратлары бар. Без бары эре, тикшерелгән товар куючылар белән эшлибез, алар, үз чиратында, безгә ташламалар ясыйлар. Мин даими рәвештә безнең партнерларыбыз-компанияләрнең беренче затлары белән сөйләшүләр алып барам.
- Сезнең даруханәләрдә ташламалар бармы?
- Беренче чиратта без пенсионерларга, инвалидларга, күп балалы гаиләләргә һәм башка социаль категорияле гражданнарга 3 процент күләмендә база ташламалары ясыйбыз. Шулай ук безнең челтәрдә 3 процентлы база ташламасы, әмма туплау системасы белән дисконт карталары сатып алырга мөмкин, аның буенча билгеле сандагы сатып алулардан соң ташлама 5 һәм аннан күбрәк процентка кадәр үсәчәк. Шулай ук башка даруханәләр карталары буенча да ташламалар ясыйбыз.
- Коллективыгыз турында сөй­ләгез әле.
- Безнең коллективта 20дән артык кеше эшли, һич арттыруларсыз шуны әйтә алам: алар - безнең шәһәрдә әлеге тармакта зур эш тәҗрибәсе булган иң яхшы белгечләрнең берсе. Коллектив бердәм, тату, безнең белгечләр махсус семинарларда һәм тренингларда еш булалар, мәҗбүри сертификация, медицина тикшеренүе үтәләр. Бездә шулай ук яшь, перспективалы белгечләр бар.
- Илдар Ниязович, сезнең чел­тәрдә хәзерге вакытта ничә даруханә бар? Нинди проектлар белән шөгыльләнәсез, киләчәккә планнарыгыз нинди?
- Бүгенге көндә Чистайда безнең өч даруханәбез бар: югары базар районында, «Медиклар йорты» һәм кирпеч заводы микрорайоннарында (аны без яшәүчеләр үтенече буенча һәм шәһәр хакимияте, шәхсән Д.Иванов ярдәме белән ачтык). Әлеге проект безнең өчен социаль булып тора һәм Чистай шәһәре халкын дару препаратлары белән тәэмин итүгә юнәлгән, ул табыш китерми, әмма без якташларыбыз алдында үзебезне социаль җаваплы итеп тоябыз.
Хәзер Энгельс урамында дүртен­че даруханәне төзү тәмамлана, шә­һәрлеләргә уңайлы булсын өчен яңа даруханәләр ачу буенча сөйләшүләр бара. Республиканың башка шәһәрләреннән хезмәттәшлек итү буенча тәкъдимнәр керә. Безнең даруханәләргә аена 20 меңгә кадәр кеше килә.
Сөйләшү азагында газета укучыларга ныклы сәламәтлек телисем килә! Без һәрвакыт сезгә ярдәмгә килергә әзербез!
Шамил САДЫЙКОВ
Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев