Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гүзәл Каюмова: «Кешеләрнең киче­­­реш­ләрен үз йөрәгебез аша үткәрәбез»

Вакыйгалар өзлексез үзгәреп торган чорда кискен социаль проблемаларны хәл итүдә социаль яклау органнарының роле әһәмиятлерәк була бара.

Аларның хезмәтенә халык­ның төрле категорияләренә социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлгән мөһим мәсьәләләр керә. Бәйрәм алдыннан без социаль яклау бүлеге начальнигы Гүзәл Каюмованың хезмәт эшчәнлеге турында сөйләвен үтендек.
- Безнең муниципаль районда социаль тармак биш социаль оешма һәм учреждение белән тәкъдим ителгән. Болар социаль яклау бүлеге, Респуб­лика матди ярдәм үзәгенең 43нче номерлы бүлекчәсе, «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар өчен йорт-интернат, психоневрология интернаты, «Балкыш» халыкка комплекс­лы социаль хезмәт күрсәтү үзәге. Соңгысының составында »Салават күпере» үзәге бетерелгәннән соң, гаиләгә һәм балаларга ярдәм итүнең яңа бүлеге барлыкка килде.
Бүгенге көндә аларда 300дән артыграк кеше хезмәт итә, шуларның 95е биредә 10 елдан артыграк эшли, 18 хезмәткәр хезмәткә 20 һәм аннан да күбрәк еллар элек килгән. Безнең эшебез турыдан-туры кешеләр белән бәйле, аларның кичерешләрен үзебез аша үт­кәрәбез. Чит кешеләрнең проб­лемаларын хәл итәргә ярдәм итү өчен иң элек аларны аңлау теләге кирәк.
- Сезгә еш мөрәҗәгать итә­ләрме?
- Көн саен белгечләр вете­ран­нарның, ин­валидларның, күп балалы гаиләләрнең - авыр тормыш хәлендә калганнарның һәм ярдәмгә мохтаҗ булганнарның проб­лемаларын хәл итәләр. Узган елда гына да социаль яклау һәм матди ярдәм бүлегенә 24700 чистайлы мөрәҗәгать итте, гомуми суммасы 333,75 миллион сум тәшкил иткән социаль яклау чарасы билгеләнгән. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре тарафыннан 2430 кешегә хезмәт күрсәтелгән.
- Хезмәт барлыкка килү тарихына күз салыйк.
- Бездә социаль эш бик күптәннән, инкыйлабка кадәрге чордан бирле гамәлдә. Ә рәсми эш буларак ул 90нчы еллар башында барлыкка килә. Аның оешуы социаль-икътисадый хәлгә - Союзның җимерелүенә, эшсезләрнең, качакларның һәм социаль яклауга мохтаҗларның барлыкка килүенә бәйле. 1991 елда авыр тормыш хәлендә калган кешеләр белән эшли белгән белгечләрне берләштергән шундый һөнәр булдыру өстендә уйланалар.
Бүгенге көндә социаль хезмәткәр - һөнәр генә түгел, ә тормыш рәвеше, күңел халәте. Катлаулы һәм шул ук вакытта кешеләргә кирәкле белгечлек белем һәм квалификацияне генә түгел, ә сизгерлек, шәфкатьлелек, игътибар, кайгыртучанлык кебек әхлакый сыйфатларга ия булуны күздә тота.
Хезмәткәрләрнең һөнәри осталык конкурсларында даими һәм уңышлы катнашулары белән горурланабыз. Быел республика конкурсында (һәрберсе үз номинациясендә) психоневрология интернаты фельдшеры Валерий Серый - беренче, ә «Балкыш» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең бүлек мөдире Резидә Хәлиуллина икенче урынны алдылар!
Һәр социаль хезмәткәр социаль яклау тагын да нәтиҗәлерәк һәм адреслы булсын өчен барысын да эшләр дип чын күңелдән ышанам.
Хөрмәтле коллегалар, сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Бәхет, ныклы сәла­мәтлек, иксез-чиксез энергия, күңел көрлеге һәм сабырлык телим. Ярдәмчел, миһербанлы социаль хезмәт­кәрләр булган җирдә безнең хезмәтләрдән файдаланучыларга һәрвакыт яхшы булачак. Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга бәхет, иминлек телим! Авыр хезмәтегез, шатлык һәм кайгыны уртаклашырга әзер булганыгыз, ярдәм итәргә ашкынганыгыз өчен рәхмәт.
Гөлнур САДЫЙКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев